Логотип Магариф уку
Цитата:

Компетентлы булу – һәрвакыт үсешкә омтылу ул

Альбина Рәшит кызы ИБРАҺИМОВА,Актаныштагы 2 нче “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесеПедагогик эш стажы − 1 елУкытучы-тәрбияченең үз эшчәнлегендәге компетентлыгына аңа ышанып тапшырылган күпме сабый яз...

Альбина Рәшит кызы ИБРАҺИМОВА,


Актаныштагы 2 нче “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе


Педагогик эш стажы 1 ел


Укытучы-тәрбияченең үз эшчәнлегендәге компетентлыгына аңа ышанып тапшырылган күпме сабый язмышы бәйләнгән: аның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе, танып белү, коммуникатив активлыгы, шәхес буларак формалашу процессы һәм башка бик күп төрле юнәлешләрдәге үсүе, чыныгуы, ныгуы.


Мин дә балалар бакчасында тәрбияче һәм рус теле дәресләрен алып баручы буларак, үз җилкәмдә торган җаваплылыкны аңлап, үз компетентлыгым турында кайгыртып яшим, минем белем һәм осталык дәрәҗәм никадәр югары булса, балаларым да шулкадәр дәрәҗәдәге белем һәм   күнекмәләргә, осталыкка ия дигән сүз.


Кайсыбыз соң кечкенә чакта үз тәрбиячеләребезгә, укытучыларыбызга охшарга теләмәгән дә, алар кебек укытучы яки тәрбияче булырга хыялланмаган? Кечкенә чак теләк, омтылышларның чиксез, очсыз-кырыйсыз чагы бит! Шуның очен остазларга, күренекле кешеләргә охшарга теләү, алар кебек укытучы, тегүче, артист, парикмахер булырга теләү табигый хәл, була торган хәл, чөнки кешенең компетентлыгы, осталыгы, уңганлык-булганлыгы тирә-юньдәгеләрне җәлеп итүчән, кызыктыручан, сокландыручан була.


Минем дә педагог булуымда балалар бакчасындагы тәрбиячеләрем, мәктәптәге укытучыларым, гомерләре буе укытучы булып эшләгән әти-әнием сәбәпче булгандыр дип уйлыйм.


Менә хәзер үзем инде укытучы-тәрбияче ролендә тормышның мәгънәсен тоеп яшим һәм эшлим. Эшчәнлегемдә традицион һәм актив кулланылышка кереп киткән технологияләр белән генә чикләнмичә, үз технологиямне, авторлык алымнарымны, эш формаларымны уйлап табып кулланам. Балаларга ана телебез белән беррәттән рус теленә өйрәтүне нигездә чынбарлыкка бәйләп алып барам. Дәреслекләр тәкъдим иткән материалдан тыш ниндидер кызыклы мәгълүмат бирү яки балалар белән бергәләп эзләп табу аша рус телен кызыксынып өйрәнү максатына ирешәм.


Бүген көн кадагында торган мәсьәләләрне яктырта торган темалар белән эшләү − минем коралым. Балаларга әхлакый тәрбия бирү, эш сөючән итеп үстерү, әти-әниләрне, өлкәннәрне хөрмәт итү, туган ил, халык, милләт язмышы, татар халкының гореф-гадәт, йолалары белән бәйле темаларда кулланыла торган әллә никадәр матур сүзләрнең мәгънәләре, тәрҗемәләре белән танышабыз без. Һәр яңа сүз татар һәм рус халкының тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына, гореф-гадәт, йолаларына, бәйрәмнәренә бәйле рәвештә өйрәнелә – моңа, әлбәттә, укытучы-тәрбияченең компетентлыгы, булган белемен матур итеп аңлата белүе таләп ителә. Бүгенге көндә мәгариф, мәдәният өлкәсендә үткәрелгән төрле чараларда тыңлаучы һәм чыгыш ясаучы буларак катнашу, эзләнү миңа яңа үрләр яуларга, биеклеккә омтылырга ярдәм итә. “Акыл фабрикасы”, “Г.Афзал укулары”, “Милли киемле курчак”, “Конституция глазами детей”, “И туган тел, и матур тел” кебек чараларда мин коллегаларымның хезмәт алымнарын өйрәнәм, үземнеке белән уртаклашам, алардан үрнәк алам, үземдә эшчәнлегем өчен кирәк булган сыйфатларны тагын да яхшыртырга, үстерергә тырышам.


Икетеллелек шартларында рус теленә һәм татар теленә булган мөнәсәбәт, балаларның активлыгы, күп белергә омтылышы мине сокландыра. Традицион булмаган алымнар белән табып алынган белем хәзинәсендә эзләнү балаларны актив эшчәнлеккә кертеп җибәрә, балалар тыңлап утыручыдан үзләре эзләп табучыга әйләнә, аларга мондый кызыклы юллар белән белем туплау ошый, чөнки канәгатьлек, үз эзләнүләренең нәтиҗәсен күрү, сөенү чаткылары аларның һәрберсенең күзләрендә чагыла. Чын күңелдән тырышып башкарылган рус теленә өйрәнү эшчәнлеге әти-әниләрдә дә зур кызыксыну һәм канәгатьлек тудырды. “Балаларның сүзлек запасы сизелеп артты, рәхмәт сезгә!” дигән сүзләр мине канатландыра, балаларым ничек очынып йөрсәләр, мин дә алардан калышмый дәртләнеп, җиң сызганып эшкә керешәм, татар һәм рус телендәге сүзләрне җиңел, уңайлы, кызыклы итеп үзләштерүнең яңа юлларын эзлим, табам, кулланам!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ