Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф өлкәсендә  ике йолдыз

Гөлназ Минеринат кызы ВӘЛИЕВА,Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел.Мәгариф өлкәсендә бөек шәхесәр... Язып куйдым да уйга калдым....

Гөлназ Минеринат кызы ВӘЛИЕВА,
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы. Педагогик стажы – 25 ел.
Мәгариф өлкәсендә бөек шәхесәр... Язып куйдым да уйга калдым. Кемнәрне бу өлкәдә бөек шәхесләр рәтенә кертәләр соң? Руссо, Коменский, Сухомленский, Макаренко – педагогик хезмәтләре белән бөтен дөньяга тынылган шәхесләр. Каюм Насыйри, Мөхетдин  Корбангалиев (якташыбыз, Әгерҗе районы Биектау авылыннан), Хәмит Мөштәри һ. б. – мәшһүр татар педагоглары. Салихов Рим Гарипович, Исмәгыйлева Сания Гатиевна,  Леонид Шәйсолтанович Арсланов, Сәлимов Хәлил Хәлимович, Сибгатуллина Әлфинә Таһировна.... Алабуга педогогия институтында безгә  татар теле укыту серләрен төшендергән хөрмәтле галим-педагогларыбыз. Капустина Татьяна Васильевна, Анисимова Татьяна Ивановна, Гыйльмуллин  Мансур Фәйзрахманович... Бу галим-педагогларыбызга мин бүгенге көндә  математика фәнен укыта алуым өчен рәхмәтле. Аларның барысы да – гомер буе Татарстан мәктәпләре өчен укытучылар әзерләгән, төрле фәнни-эзләнү эшләре алып барган, фәннәрне укыту методикасы буенча хезмәтләр язган мөхтәрәм шәхесләр. Ә гомерен балаларга белем бирүгә багышлап, югары уңышларга ирешкән гап-гади авыл укытучысын да мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр рәтенә кертергә буламы? Була, минемчә.
Сүземне дәлилләп, бүген ике шәхес турында искә төшереп узасым килә. Беренчесе – Минтимер Шәймиев әйткәнчә, «гомерлек мәгариф  министры» Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов. Ул 1926 елның 1 маенда Мордовияның Ләбәҗә авылында туган. Мирза ага мәгарифкә урау юллар аша килә. Аңа механик булып эшләргә дә, Бөек Ватан сугышында катнашырга, сугыштан соң хәрби хезмәттә калып, тәрҗемәче булырга да туры килә, чит илләрдә разведка эшендә дә катнашкан дигән мәгълүмат бар. 1956 елда Казан дәүләт университетында аспирантурада укый, гарәп телен укыта. 1958 – 1976 елларда Татарстан мәгариф министрлыгын җитәкли. Профессор Рәшит Исламшин аның турындагы язмасында шул еллардагы бер вакыйганы сурәтли. Арчада татар мәктәбендә укучы балаларның ата-аналары, өлкән классларны русча укытуга күчерүне таләп итеп, Мәскәүгә – партия Үзәк Комитетына: «Министр Мәхмүтов балаларны русча укытудан тыйды», – дип биш-алты телеграмма җибәрә. Алар Мирза Мәхмүтовны Мәскәүдә бөтен дөнья теле булачак рус теленең ролен түбәнсетүдә «гаепләмәкчеләр.
1976 – 1992 елларда Мәхмүтов СССР Педагогия фәннәре академиясенең һөнәри педагогика фәнни-тикшеренү институтын оештыра һәм 17 ел буена җитәкли. Мирза Мәхмүтов Никита Хрущев башлаган совет мәктәпләрендә һөнәри белем кертү реформасының тарафдары була.
1992 елда Казанда Татар-Америка төбәк колледжын оештыра. 1995 елга кадәр аның ректоры булып тора.
М.Мәхмүтов укытучыларның белемен күтәрү өчен бик күп эшли. Дәрес, аны оештыру һәм үткәрү проблемаларын күтәрә. Бу проблемалар бик күп фәнни хезмәтләрендә чагылыш таба. 1985 елда Мәскәүдә аның «Хәзерге дәрес» исемле монографиясе иң яхшы фәнни хезмәт булуы белән таныла. Мәхмүтовның әлеге монографиясе бөтен Россия укытучыларының кулланма китабы саналды. Шулай итеп, Татарстан, М.И.Мәхмүтов вакытында, яңа мәгариф үзәгенә әйләнә.
Икенчесе – Мәхмүтов яклаган һөнәри белем кертү реформасын турыдан-туры үзе укыткан мәктәптә  кулланган, 50 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган V класста сыйныф җитәкчем Гатина (Уразаева) Роза Зыя кызы. Ул 1925 елның 1 февралендә Актаныш районының Иске Кормаш авылында дөньяга килә. Икенче сыйныфны Иске Кормашта, III – IV сыйныфларны – Әгерҗе районы Татар Шаршадысында, ә V – VII сыйныфларны Салагыш мәктәбендә укый (укытучы әнисе Хөмәйрә Әхмәтхафиз кызы белән авылдан авылга күчеп йөрергә туры килә). 1938/1939 уку елын «5» ле билгеләренә генә тәмамлый һәм Минзәләгә кайтып, педучилищега керә. Икенче курста укыганда Ватан сугышы башлана. Көн саен 12 шәр сәгать укытып, ашыгыч рәвештә имтихан алалар. Аннан аттестат биреп, сугышка киткән укытучыларга алмашка укытырга җибәрәләр. 15 яшьлек Розаны элеккеге Калинин районына билгелиләр. Татар Мөшеге, Иске Сәфәр, Олы Имән авылларында физика-математика укыта.
1946 елда Роза апаны Красный Бор районының Барҗы авылына эшкә билгелиләр. Ул анда физика-математика укыта. Биредә Габдулла абый Гатин белән таныша, тормыш корып җибәрәләр.
Роза Зыя кызы мәктәптә Кече Тимирязовка, укучыларның производство бригадасы, 1969 елдан мәктәп урманчылыгы һәм мәктәп яны участогындагы эшләр белән җитәкчелек итә. Укучылар һәр елны 20 гектар мәйданда чөгендер, кишер үстереп, мул уңыш алалар. Казан, Мәскәү фәнни-тикшеренү институты галимнәренең биремнәре буенча тәҗрибәчелек эшләре белән шөгыльләнәләр, умартачылык һөнәренә өйрәнәләр. Мәктәп яны участогында бик күп төрле чәчәкләр үстереп, мәктәп янын гөлбакча итәләр. Биредә 1100 кв. м мәйданда 75 төрле берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр үстерәләр. 300 әр грамм авырлыктагы суганнар, җиргә сыймый үскән чөгендер һәм кишерләрне күргән кеше шакката. Мәктәп урманчылыгы активистлары 1660 гектар мәйданда урман утырталар. Кыр ышыклау полосалары, ерымнарга, комлы ташландык җирләргә агач утырту буенча күп эшләр башкаралар. Мәктәп укучылары күп еллар буе СССР Халык хуҗалыгы казанышларында катнашып, күргәзмәдә югары бәягә лаек булалар, дипломнар, бронза медале белән бүләкләнәләр. Бөтенсоюз бәйгесендә Барҗы мәктәбе урманчылыгының эшләре ВДНХда күрсәтелә. Табигатьне саклау буенча ике зур медаль белән бүләкләнә һәм Мактау китабына кертелә. Мәктәпкә ГАЗ-51 автомашинасы, ике «Беларусь» тракторы, «Дружба» пычкысы, биология һәм агрохимия кабинеты җиһазлары тапшырыла. Роза апа «ТАССРның мәгариф отличнигы» дигән исемгә лаек була. Роза Зыя кызы 47 ел буе урта мәктәптә химия, биология фәннәрен укыта, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була, СССР, РСФСР, ТАССР Авыл хуҗалыгы, Мәгариф, Урман хуҗалыгы министрлыкларының күпсанлы Мактау грамоталары белән (барысы 34) бүләкләнә. СССР Халык казанышлары күргәзмәсенең өч бронза медален һәм дипломнарын алуга ирешә. Табигатьне саклау буенча башкарган эшләре өчен дәүләт бүләгенә лаек була.
Лаеклы ялга чыккач та, ун ел эшләп, хезмәт стажын 50 елга тутыра. Пенсиягә чыккач, Иж елгасының икенче ярында урнашкан Салагыш мәктәбендә укытып йөргәне хәтердә. Берсендә, мәктәп артында асфальтка вертолет төшеп утырды (без бала-чагаларга кызык), нефтьчелләр Роза апаны Салагыштан алып кайтып куйганнар икән.
Олы ихтирам һәм хөрмәткә лаек Роза апа һәм Габдулла абыйлар өч ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары Илшат, Ринат һәм Азат яхшы укыйлар һәм укытучылык һөнәрен сайлыйлар. Өлкән уллары Илшат Казан педагогия институтын тәмамлый. Арча педагогика көллиятендә тормыш иптәше Равилә белән музыкаль белем бирәләр. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек. Уртанчы уллары Ринат Германиядә Лейпциг университетында, аннан Казанда аспирантурада укып, доцент була. Бүгенгесе көндә КФУның Алабуга филиалында, ә тормыш иптәше Зөлфия мәктәптә алман һәм инглиз телләреннән укыталар. Төпчек уллары Азат Кичкетаң урта мәктәбендә чит телләр, тормыш иптәше Минегөлдәр, химия укытып,лаеклы ялга чыгалар .
Роза Зыя кызы, аның әнисе, тормыш иптәше һәм балаларының педагогик стажы гына да 200 елдан артып китә.
Минем әнием 1967 елда Барҗы мәктәбен тәмамлаган, гомер буе фермада эшләгән, ләкин ул бүген дә һәрбер химик элемент турында нәкъ Роза апача итеп, валентлыкларны «колаклар» дип, тулысынча сөйләп бирә ала. Бакчада эшли башласаң, «Безне Роза апа болай өйрәткән иде, сезне өйрәтмәдемени?» – дип, минем эшне тәнкыйтьли, аныңча эшләргә куша. Менә бу – белем бирү! Укучылар күңелендә 53 елдан артык сакланырлык итеп  аңлата, өйрәтә алу!
Үз гомерләрен белем бирүгә багышлаган ике шәхес – Мәхмүтов  Мирза Исмәгыйль улы һәм Гатина (Уразаева) Роза Зыя кызы, алар – Татарстан мәгарифе күгендә ике якты йолдыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ