Логотип Магариф уку
Цитата:

Мирас булып калган һөнәр

Чулпан Индус кызы СИТДЫЙКОВА, Мөслим районы Мөслим лицееның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик стажы – 29 елҮзем дә мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга килгәнгәме, у...

Чулпан Индус кызы СИТДЫЙКОВА, Мөслим районы Мөслим лицееның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы – 29 ел
Үзем дә мөгаллимнәр гаиләсендә дөньяга килгәнгәме, укытучы һөнәре – минем өчен бик якын һәм бик изге. Нәселебездә укытучы булып эшләгән шәхесләр күп безнең. Аларның һәрберсе –үзенчәлекле язмышка ия шәхес, укытучы дигән мактаулы исемне горур йөртүче. Сүземне әнием белән әтиемнән башлыйм әле. Аларның икесе дә – искиткеч талантлы педагог булган, милләтебезгә, халкыбызга белем һәм тәрбия биреп, балаларны олы юлга чыгарган бөек шәхесләр.
Әнием –Зиннурова Әминә Зиннур кыз – 1964 – 1989 елларда Мөслим районы Олы Чакмак мәктәбе директоры, математика укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Ул, тирән белемле, оста җитәкче буларак, мәктәп һәм районыбыз тарихында аерым урын алып тора.
Әнием 1931 елның 20 сентябрендә Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Аның балачагы һәм яшьлек еллары илебез тарихында иң авыр вакытка – Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ач-ялангач, аягында чабата булса да, белем алырга омтыла. «Керосин булмагач, төннәрен чыра яндырып, ә айлы төннәрдә ай яктысында китап укый, дәрес әзерли идем», – дип искә ала иде ул.
Олы Чакмак җидееллык мәктәбен, аннан соң Мөслим урта мәктәбен гел «5»ле билгеләренә генә тәмамлап, Бөгелмә укытучылар әзерләү институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. Хезмәт юлы 1952 елда Мөслим районы Күбәк урта мәктәбендә башлана. Биредә ул булачак Татарстанның халык артисты Наил Әюпов, профессор Флүн Мусин кебек күренекле шәхесләргә математика фәненнән белем биргән. 1957 – 1959 елларда Мөслим районы мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. 1960 – 1963 елларда Азнакай районы Чалпы урта мәктәбендә математика укыта. Әтием Индус белән кавышалар. Яшь пар Олы Чакмак авылына кайтып төпләнә, әниемне мәктәп директоры итеп куялар.
Олы Чакмак мәктәбе XVIII гасырда төзелгән таш мәдрәсә һәм байларның өйләрен сүтеп салынган иске агач биналарда урнашкан була, класс саен 30 – 35 укучы белем ала. Әминә Зиннурова тырышлыгы нәтиҗәсендә 1981 елда ике катлы яңа мәктәп бинасы сафка баса. Әнием ярдәмчел һәм әйбәт холыклы, искиткеч көчле рухлы  кеше, чын мәгънәсендә Бөек шәхес иде. Мәктәп директоры буларак, һәр гаиләне яхшы белгән, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышкан.Ул – районыбызда, республикабызда хөрмәт казанган шәхес.
Әтием Ситдыйков Индус Гыйззәт улы гомере буена Олы Чакмак мәктәбендә тарих, сызым, хезмәт укытучысы булып эшләде. Район мәгариф бүлегенең, Татарстан мәгариф министрлыгының күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек булды.
Ул 1937 елда Азнакай районы Тымытык авылында җиде балалы гаиләдә дөньяга килгән. Михнәтле сугыш елларын, фәкыйрьлек, ачлык кичергән. Әтиләре Ситдыйков Гыйззәт– Бөек Ватан сугышы ветераны. Әтием Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Алтын куллы кеше. Ул – оста рәссам, баянчы, балта остасы.
Әти-әнием бакый дөньяда юк инде, тик алардан мирас булып, безгә – балаларына мөгаллимлек һөнәре калды. Гаиләдә дүрт бала үстек. Альбина апам һәм мин укытучы һөнәрен сайладык.
КДУның татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлагач, туган ягыма эшкә кайттым. 29 ел Мөслим лицеенда татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам. Күңел җылысын бирсәң, хезмәтеннән  тәм, ләззәт алып, аны файдалы, кешеләр күңеленә хуш килерлек башкарсаң, нәтиҗәләр дә озак көттерми. Россиякүләм өстенлекле “Мәгариф” милли проекты “Иң яхшы укытучы-2011” конкурсы җиңүчесе, 3 ел рәттән Татарстан Республикасы “Безнең иң яхшы укытучы”, “Укытучы-остаз 2019”  гранты иясе булдым. Укучыларым халыкара, Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы, район күләмендә үткәрелгән төрле чараларда яратып катнашалар һәм зур уңышларга ирешәләр. Соңгы биш ел эчендә генә  Республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты фәненнән олимпиадада 2 җиңүче, 9 призер укучым булды. 2 укучым -татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада җиңүчесе.
Педагогик осталыкка ирешү өчен көн дә үз белемеңне арттыру, камилләштерү өстендә  даими эшләргә кирәк. Нәтиҗәләргә ирешү өчен, укытучы заман белән бергә атларга тиеш.
Укытучы – җир йөзендә иң олы йөрәкле кеше. Укытучылар нәселенең бер вәкиле буларак, мин бу сүзләрне зур ышаныч белән әйтәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ