Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәниләр күңеленә ачкыч таба белү – һич кенә дә гади эш түгел

Рәйхана СТЕПАНОВА,Кукмара районының җиденче номерлы “Кыңгырау”  мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбияче. Педагог буларак эш стажы 24 елНәниләрне, гүзәллекне сөюКечкенәдән ахры, кабынаКеше балачакк...

Рәйхана СТЕПАНОВА,


Кукмара районының җиденче номерлы “Кыңгырау”  мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбияче.


 Педагог буларак эш стажы 24 ел


Нәниләрне, гүзәллекне сөю


Кечкенәдән ахры, кабына


Кеше балачакка тугрылыкка


Гомерендә шуңа табына.


Һәрбер кеше балачакны уза. Аның балачагы нинди булган, бу барлык башлангычларның башлангычы, безнең бүгенге тормышыбызны билгели. Гаиләдән бала балалар бакчасына килә. Монда баланың якын дусты, киңәшчесе, әлбәттә - тәрбияче. Әйе, күңелемнең һич рыясыз сабыйларны яратуы, миңа әлеге һөнәрне сайларга ярдәм иткәндер дә. Кеше өчен әти-әни, һава, эчәр су никадәр кирәк булган кебек, сине дөньяны танып-белергә өйрәтүче, мәгърифәтле, белемле итәр өчен бар тырышлыгын куючы олы затлар - тәрбиячеләрнең дә кеше тормышында зур урын алып торуларын билгеләп үтәргә кирәк.


Татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен, рус телендә сөйләшүче балаларга ана телебезне фән нигезендә укыту – төп мәсьәләләрнең берсе. Ул әлбәттә балалар бакчасыннан башлана. Кече яшьтән үк уз телемне ихтирам итеп, аның белән горурланып яшәдем. Нәкъ 24 ел элек мин әкияти дөньяга аяк бастым. Кукмара бистәсенең Үзәк урамында урнашкан “Кыңгырау” балалар бакчасында, балаларны татар  һәм ана телләренә өйрәтүче тәрбияче булып эшли башладым. Үз туган телебезнең матур яңгырашлы аһәңен, затлы сөйләм телен, аның бары тәрбиялеккә генә өнди торган күркәм гадәт-йолаларын балалар күңеленә җиткерү өчен, мин барысын да эшләргә тырышам.


“Балаларның тормыштан ямь табып яшәве, шат күңелле, таза булуы – акыл үсешенең, рухи сәламәтлекнең төп нигезе”, дип яза Ризаэтдин Фахретдин. Аның акыллы фикерләре минем эшемдә девиз, ә “Белем турындагы закон”, “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары” – минем эшчәнлегемнең нигезләре.


Мин, балаларның сөйләм телен үстерү юнәлешендәге эшчәнлегемдә заманча технологияләр кулланып, дидактик уеннар аша эш итүне бурычым итеп куйдым. Максатым: “Дидактик уеннар аша балаларның сөйләм телен үстерү, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү”.


Һәр бала – кабатланмас олы шәхес. Шуны истә тотып, балаларның танып белү активлыгын үстерү, аларның сәламәт булып үсүләренә ирешү, халкыбызның бай мирасын күңелләренә җиткерү юнәлешендә эзлекле эш алып барырга омтылам.


Матурлыкны сеңдерәмен балалар күңеленә.


Мин ышанам бит аларның битараф тугеленә,


Үземнең  Кукмарамда, “Кыңгырау” бакчасында


Туган якның гүзәллеген, өйрәтәм барчасына.


Әти-әниләрдән рәхмәт сүзләре ишетү – минем өчен зур куаныч та. Нәниләребезне төрледән-төрле кызыклы мәгълүматлар белән таныштыруны эшемнең нәтиҗәсе дип уйлыйм мин. Табигатькә, кошларга, тереклеккә игътибарлы булырга һәрдаим өйрәтә киләм. Әлеге тәрбия балаларда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелеккә өнди торган матур сыйфатлар формалаштыра. Шулай ук иҗади сәләтне үстерүгә дә нык игътибар итәргә тырышам. Нәниләр күңеленә ачкыч таба белү – һич кенә дә гади эш түгел. Әммә мин бөтен тырышлыгымны шушы юнәлешкә багышлавым белән чиксез бәхетле.


Ана телем – татар телем минем,


Чын күңелдән аны яратам.


Бакчабызда сабый балаларга


Үз телемдә белем таратам.


Күпмилләтле безнең бакчабызда


Татары бар, удмурт, урысы


Мин уздырган татар дәресләрен


Бик яратып тыңлый барысы.


Минем сезнең белән тәҗрибә савытымдагы тупланмалар турындагы уйларымны да бүлешәсем килә. Үз эшемдә укыту методик кулланмаларга таянып, балаларның сөйләм телендәге кимчелекләрен бетерү максатыннан эшләнгән, республика тәрбиячеләре куллана алырдай методик ярдәмлегем Алабуга шәһәрендә уткән региональ бәйгедә җиңү яулады. Яшь буынга дәүләт телләрен тиешле дәрәҗәдә өйрәтүдәге хезмәтләребез Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан югары бәяләнде. “Татарстан мәдәният чишмәләре” бәйгесендә, безнең туган төбәгебез Кукмараның данын еракларга тарату максатыннан оештырылган “Рәсәйләрдә дан тота, Кукмара итекләре...” дигән шөгыль эшләнмәмә югары бәя бирелде. Район, республика күләмендә балалар өчен уздырылучы бәйгеләр, үткәрелгән аралашу эшчәнлегенең нәтиҗәсен күреп күңел сөенә.


Нинди генә эшкә тотынсам да, аны яратып, шатланып, үз-үземә ышанып башкарам. Шуңа күрә мин балалар бакчасында балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче дә, апа да, әни дә ролен үтәргә тырышам. Мин үз эшемне яратам, балалар белән бергә куанам, кайгырам, аларның һәр уңышын вакытында бәяли дә беләм.


Балалар бакчабыз милли белем учагын сүндермичә саклап килүче бакчаларның берсе. Балаларга үз ана телебезнең бөеклеген һәм көчен өйрәтеп, телебез һәм милләтебезгә олы мәхәббәт, ярату хисләре тәрбияләп, үз эшемнән ямь, тәм табып эшләп, яшәп ятышым.  Киләчәктә дә үз эшемне, заман белән бергә атлап, яңа үрләр яулап дәвам итәргә телим.


Халкым минем элек-электән ук,


Уен-көлке, җыр-моң яраткан


Ә мин сабыйларның күңеленә,


Шул мираска күңел уятам.


Һәр көн алар белән аралашу


Шундый рәхәт, шундый күңелле.


Җәмгыятьтә үз урыным, юлым,


Ә бу үзе бәхет түгелме

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ