Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбияле бала – йөз аклыгы

Сафиуллина Фәнисә Мотавал кызы,Мөслим районы  Мөслим авылы “Миләшкәй ” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеИстә, барысы да истә... Әле кайчан гына әнкәй белән җитәкләшеп, мәктәп бу...

Сафиуллина Фәнисә Мотавал кызы,

Мөслим районы  Мөслим авылы “Миләшкәй ” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе


Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әнкәй белән җитәкләшеп, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә өр-яңа форма күлмәге, очып китәргә торган күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, баш очында зур ак бантик, ә күңелдә ап-ак хыяллар...


Беренче сентябрь – Белем бәйрәменең дулкынландыргыч тантанасы –шул чакта ук мәңгелеккә күңелдә уелып калды. Ул вакыттан соң күпме еллар, күпме сулар акты. Ә беренче сентябрь көне минем өчен һаман да иң кадерле бәйрәм көне. Ул көнне бакча балаларының да үзләреннән дә зуррак чәчәк букетлары күтәреп килүләре йөзләрдә елмаю, сөенеч хисләре уята, хезмәткә дәрт, илһам бирә. Шул көн балаларны ныклап бакчага җыя; шул көн тантаналы, истәлекле булып истә кала. Ул көнне күңелләр тула, күздә шатлыклы да, моңсу да яшь бөртекләре җемелди, чөнки инде биш-алты ел бакчада тәрбияләнгән, үскән, ныгыган, үз балаң кебек якынайган балалар бүген мәктәпкә киткән, ә яңалары әле кечкенә, кайберләре әниләре кочагында, я балалар арбасына утырып бакчага килеп ята. Тагын биш-алты ел сизелми дә үтеп китәр, бу балаларның да мәктәпкә китәр вакыты җитәр. Ләкин шул еллар эчендә балаларны тәртипле, акыллы, сәламәт итеп тәрбияләргә, бик күп күнекмәләргә өйрәтергә кирәк. Бу бик җиңел эш түгел.


Хезмәт юлым, сайлаган һөнәрем – балаларга  мәктәпкәчә тәрбия бирү. Бу һөнәр – мәктәп белән тыгыз бәйләнгән һөнәр. Шуңа күрә балалар бакчадан мәктәпкә киткәч тә, алар белән очрашып, күрешеп торам. Балалар үзләре бер-ике ел мәктәптән кайтышлый ук бакчага, минем янга кереп, чишенеп, балалар тәрбияләшеп, карашып, бакчада, группада нәрсә үзгәргән, нәрсә үзгәрмәгән шулар белән танышып йөриләр, уенчыклар белән уйныйлар. Үзләре турында сөйлиләр, ничек укулары белән таныштыралар. Алар яхшы укысалар – сөенәсең, уртача, начаррак укысалар көенәсең, бу бала белән аерымрак шөгыльләнәсе калган икән, дип уйлап куясың, чөнки бала тәрбияләүдә тәрбиячегә аеруча зур бурыч йөкләнә. Ул бүген тәрбия һәм белем нигезләре бирү белән бергә, баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үз сүзен, үз фикерен курыкмыйча, ачык, аңлаешлы итеп әйтә белергә өйрәтергә, баланы һәртөрле тискәре күренешләрдән дә коткарып калырга тиеш. Шуңа бәйле тәрбиячегә аеруча зур таләпләр куела. Яңа федераль таләпләр буенча без, тәрбиячеләр, баланың индивидуаль үзенчәлекләрен искә алып, анда кызыксынучанлык тәрбияләргә, хисси, иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, балага күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш.


Баланы кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү бүгенге көннең иң мөһим бурычы булып тора. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү, әхлак кагыйдәләренә өйрәтү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Балаларга “алай ярамый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп тору уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак, әдәплелек тәрбиясе өзлексез, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынганнар, балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Халык педагогикасын куллану балаларда әдәплелек, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. Әгәр әти-әниләр дә балаларына кечкенәдән үк халкыбызның әкиятләрен, шигырь-такмакларын өйрәтәләр икән, балаларда үз туган телебезгә, ана теленә мәхәббәт тәрбиялиләр. Татар телендә чыга торган газета-журналларга язылып, аларны балалар белән бергәләп укып бару, нәниләр өчен чыгарылган китаплар белән танышу, телевизордан татарча балалар тапшыруларын бергәләп карау балада үз ана теле белән горурлану, аны ярату сыйфатлары тәрбияли.


Балалар бакчасында дөньяны танып-белү, аралашу күнекмәләре, физик чыныгулар – барсы да уен аша алып барыла. Кечкенә вакытта алынган күнекмәләр нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Уен аша бала белемне дә җиңелрәк үзләштерә, мөстәкыйльлеге дә арта, иҗат мөмкинлекләре ачыла, кыюлыгы да арта. Мин үз эшчәнлегемдә белем бирү бурычының уен формасына зур өстенлек бирәм, чөнки уен барышында яңа белемнәр истә ныграк кала, балаларның кызыксынучанлыгы үсә. Уен – балаларның төрле яклап үсүен тәэмин итә, фикер активлыгын үстерә.


Чын тәрбияче – балаларны үзенә җәлеп итә белә, үзендә җаваплылык тоя, үз-үзен аямыйча эшли, культураны тирәнтен һәм нигезле белә торган намуслы шәхес. Тәрбияче балаларның үзен яратуына, ихтирам итүенә ирешергә тиеш. Моның өчен кирәкле шартлар берничә: ачык күңеллелек, гаделлек, җитдилек, эчкерсезлек, һәрнәрсә белән кызыксынучанлык. Шушы сыйфатларга ия тәрбияче, һичшиксез, балаларда хезмәткә җитди мөнәсәбәт, һәр эшне тырышып башкарырга, яңалыкка  омтылыш  тәрбияли ала.


Яз көне яңа гына җирдән борын төртеп, шытып килгән уҗым басуын күргәнегез бармы? Язгы җылы кояш нурлары, ләйсән яңгырлары, игенченең оста куллары бу уҗым басуын җиренә җиткереп эшкәртүе, тәрбияләве нәтиҗәсендә басу калкына, нәзек кенә шытымнар ныгая, буйга үсә башлый. Җәйге җылы җилләр искәндә, шушы уҗым басуына карап тору күңелдә канәгатьлек, матурлыкны тою хисләре уята. Ә инде көз җитә башлап, иген басуе алтын төскә кергәндә, күңелдә горурлык хисләре уяна, игенченең тир түгеп, армый-талмый куйган хезмәте алдында баш иясе килә.


Тәрбияче хезмәтен дә мин игенче хезмәте белән тиңләр идем. Әнә шул шытымнар, балаларның – киләчәк буынны дәвам итүчеләрнең – тәүфыйклы, ныклы, сәламәт, авырлыкларга бирешмәүчән, белемле, спорт һәм җыр-бию белән дә кызыксынучан булып үсүе өчен җирлек буларак, балалар бакчасында ук салына. Балаларда бу сыйфатларны тәрбияче күреп алып, аларны үстерә, ныгыта бара. Балалар һәр яклап үсеш алган шәхес буларак формалаштыруда армый-талмый хезмәт куя.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ