Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы булып тусаң...

Резеда Яхъя кызы ИКСАНОВА, Мөслим районы Михайловка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагогик стажы 22 ел Укытучы! Кем генә аны хөрмәт белән телгә алмый икән?! Һәркайсыбызның иң...

Резеда Яхъя кызы ИКСАНОВА,
Мөслим районы Михайловка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стажы 22 ел
 
Укытучы! Кем генә аны хөрмәт белән телгә алмый икән?! Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре,беренче дулкынланулары,  шатлык-борчулары, нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала янәшәсендә аның укытучысы атлый. Бүген табиб та, галим дә, иген үстерүче дә аның исеме алдында баш ия, чөнки һәр һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте аша салына.
Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. “Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Әлбәттә, бу сүзләрдә хаклык бар. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, пөхтәлек, вакытны дөрес бүлә белү, балаларны ярату, гомер буе  үрнәк булып яшәү һәм тагын бик күп сыйфат-ларга ия булу кирәк укытучы кешегә. Күп эзләнү, һәр эштә осталык, белемгә омтылу да укытучы өчен бик әһәмиятле, минемчә.Укытучы сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
Нинди генә  заманда эшләмәсен–укытучы алдына зур бурычлар, яңадан-яңа таләпләр куела. Заманалар үзгәрү белән, мәгариф өлкәсе дә зур үзгәрешләр кичерә. Ләкин укытучы шәхесе үзгәрешсез кала, ул  үз фәнен “су кебек эчүче”, түземле, намуслы, балалар күңеленә юл таба белүче, гадел һәм риясыз, таләпчән, әдәпле, үз һөнәренең остасы һәм балаларны яратучы шәхес булырга тиеш.
Туган мәктәбемдә, беренче мәктәп ачылган көннән алып, югарыда әйтелгән сыйфатларга ия булган, үзе сайлаган һөнәргә тугры укытучылар эшләгән. Мәктәп тарихында гына түгел, авыл тарихында да билгеле шәхес – Гомәров Мәхмүт Гомәр улы турында сөйлисем килә. 1918 елда Ташлыяр авылында укытучы гаиләсендә туган малайны әти-әнисе укытучы булыр дип үстерсә дә, алдынгы мәктәп директоры,бик күп мактаулы исемнәргә лаек шәхес булыр дип  уйламагандыр. Бала чактан ук үзенең тапкырлыгы, җитезлеге, шаян булуы белән аерылып торган малай, мәктәптә укыганда да  актив булуы, яхшы укуы, һәр эштә башлап йөрүе белән  иптәшләреннән аерылып тора. Мәктәптә пионер оешмасы барлыкка килгәч тә, иң беренчеләрдән булып, пионер сафларына, аннан соң комсомол оешмасына кабул ителә. Алабугаукытучылар институтын тәмамлап туган авылында тарих укытучысы булып эшли башлый. Белемле, сәләтле, инициативалы, үз эшенә җаваплы караучы егетне тиз күреп алалар, озак та үтми, аны  мәктәп директоры итеп билгелиләр.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ул үзе теләп сугышка китә. Монда да егет  сынатмый:коры җир гаскәрләрендә укчы– минометчы булып хезмәт итә. Көнбатыш фронтта, Литва, Сталинград, Мәскәү шәһәрләре янында барган сугышларда катнаша. 1945 елның ноябрендә туган авылына әйләнеп кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”  һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң да үзенең яраткан хезмәтен дәвам итә. Ә ул чорларда авыл укытучысының эше  тавык чүпләп тә бетерә алмас дәрәҗәдә күп була. Стена газеталары чыгару, агитбригадалар оештырып чыгышлар ясау,авылда ялгыз яшәүче өлкәннәргә булышу, укучылар белән фермага күмер, чикләвек, кычыткан җыеп тапшыру, агач утырту, кичке якта авыл клубындатөрле бәйрәм чаралары үткәрү дисеңме  – болар барысы да авыл укытучысы җилкәсенә төшә.Ләкин егет бернәрсә алдында да югалып калмый.Моның өчен аның белеме дә, теләге дә җитәрлек була. Мәктәп директоры  бу эшләрне үзе башлап йөри. Ул җитәкчелек иткән елларда мәктәп сигезьеллык статусын ала, районда мактаулы мәктәпләр рәтендә була. Алдынгы карашлы җитәкче  Советлар Союзы Коммунистлар партиясе сафларына керә.   Ташлыяр авылы башлангыч партия оешмасының секретаре итеп билгеләнә. Мәктәптә эшләү дәверендә РСФСР һәм ТАССРның бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә, Халык мәгарифе отличнигы, Хезмәт ветераны исемнәренә лаек була.
Укытучы һәм 20 елга якын җитәкче булып эшләвенә, башка бик күп вазифалар башкаруына карамастан, Мәхмүт Гомәр улы авылда музей булдыра, авыл һәм мәктәп тарихын язуда, материаллар туплауда зур эш башкара. Аның тынгысызлыгы, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бик күп экспонатлар, материаллар һәм язма мәгълүматлар туплана. Аның төрле темаларга ясаган альбомнары, стендлары, нәсел шәҗәрәләре, авыл тарихы турында район газетасында басылып чыккан мәкаләләре -  музейдагы иң кадерле ядкәрләр. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызны барлау, алар турындагы мәгълүматны туплауда күрсәткән хезмәте аның чын укытучы, үз авылын, халкын яраткан җитәкче булуын раслый. Авыл халкы, бигрәк тә без–укытучылар өчен мондый бай музей булу бәяләп бетермәслек зур хәзинә. Безгә шул хәзинәне өйрәнергә, сакларга һәм Мәхмүт аганың эшен дәвам итәргә кирәк!
Күргәнебезчә, Гомәров Мәхмүт Гомәр улы нинди генә эш башкарма-сын, һәрвакыт җиренә җиткереп, күңел биреп эшләгән. Ә иң мөһиме – сайлаган һәнәренә тугры калып, гомере буена халыкка хезмәт иткән.
1978 елда Мәхмүт Гомәр улына “Ташлыяр авылының мактаулы гражданины” дигән исем бирелә. Һәм ул,хаклы рәвештә,  әлеге исемгә лаек шәхес.
Авылдашларым арасында менә шундый  шәхесләр булуы белән чын күңелдән горурланам. Укытучы һәнәрен сайлап, аларның хезмәтен дәвам итә алуым белән мин бәхетле. Без дә үзебездән соң якты эз калдыра алсак иде!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ