Логотип Магариф уку
Цитата:

«Укытучым сукмагы» буйлап сәяхәт

«Әтием биштәре» проектын кулланып төзелгән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе.

 Ленар Хәбибуллин,

Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең

I квалификация категорияле география һәм биология укытучысы

Максаты: укучыларда ватанпәрвәрлек, туган җиребезгә, мәктәпкә мәхәббәт тойгылары уятып, укытучыларның хезмәтен тагын да тирәнрәк өйрәнеп, рухи яктан бай, интеллектуаль үсешкә ия булган, үзен һәм ватанын  яклый ала торган, сәламәт, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.
Бурычы:
– әти-әниләр белән хезмәттәшлекне ныгыту;
– туган якның тарихына, гореф-гадәтләренә, укытучыларга  мәхәббәт тәрбияләү;
– укучыларның иҗади сәләтләрен файдаланып, фикерләү осталыкларын үстерү.
Эш барышы
Укытучы.
Хәерле көн, укучылар. Сез авыл буенча ясалган «Экологик сукмак»ның маршрутын бик әйбәт беләсез. Ә бүген без «Укытучым сукмагы» буйлап сәяхәт итәрбез. Безнең мөгаллим һәм мөгаллимәләребез туган төбәгебездә нинди эз калдырдылар икән? Юлыбызны «Әтием биштәре» белән бергә атларбыз. Биштәр – диалекталь сүз, юл сумкасы дигән сүз. Без укучылар һәм укытучылар ярдәмендә «Әтием биштәре» исемле иҗади эш башкардык.  Ул гади эш кенә булып калмады, ә зур күләмле проектка әверелде. Берничә җөмлә белән «Әтиемнең биштәре»нә аңлатма биреп үтик. «Әбием сандыгы» барыбызга да яхшы таныш. Ә әтиемнең эш тартмасы яки чемоданы турында ишеткәнегез бармы? Мөгаен, юктыр. Менә бу бушлыкны бетерү өчен, мәктәп һәм әти-әниләр белән эшләү тәҗрибәсен берләштереп проект эшләдек, аны «Әтием биштәре» дип атадык. (Проект турында тулырак итеп эшебезнең ахырында тукталырбыз.) «Әтием биштәре»н тулыландыруда укучыларыбызның өлеше дә зур булды. Ул безгә бүгенге сәяхәтебездә һәм киләчәктә дәресләр, дәрестән тыш чаралар үткәргәндә зур ярдәм күрсәтер дип ышанып калабыз. 

Беренче укучы. «Укытучы сукмагы»ның беренче тукталышы – укытучы йорты. Юлыбыз мәктәптән ерак түгел урнашкан матур гына флюгерлы өй яныннан башлана. Гадәттә, сәяхәт иткәндә, юлчы үзе белән кызыклы китап, йә кроссвордлар журналы ала. Ә без бу сәяхәткә үзебез белән укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз ярдәмендә әзерләнгән журнал алырга уйлыйбыз. (Безнең андый журнал-китапчыклар әзерләү тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, «Мөслим авылы географиясе», «Якташыбыз – Советлар Союзы герое Касыйм Хәсән улы Ситдыйков» һ.б.) Журналның бу чыгарылышын бай тарихка ия булган мәктәпкә, балаларга белем бирүче мөгаллимнәргә багышларга, туган як темасына багышланган шигырьләр, кроссвордлар белән тулыландырырга уйлыйбыз. 

Икенче укучы. Эшебезне биштәрдәге китап белән дәвам итәбез. Хикәянең исеме «Балачак хатирәсе» дип атала.

...Балачактан иң истә калган хатирәләр күп вакыт эмоциональ кичерешләр белән бәйле. Хәзерге кебек тау-тау уенчыклар арасында үсмәдек без. Безгә кызык булган уенчыклар, әти-әни, әби-бабайлар тарафыннан, кул астындагы материаллардан ясап биргән әйберләр иде. Иң истә калганнарының берсе, күрше укытучы апаларның капка башына беркетелгән, бик матур итеп эшләнгән, самолёт рәвешендәге флюгер иде. Балалар бакчасына, мәктәпкә барганда, мин гел шул өй яныннан үтә, әлеге өй яныннан үткәндә, бу самолётка кызыгып, байтак кына вакытымның узганын да сизмичә кала идем. Флюгер чын самолётка охшатып эшләнгән, пропеллеры, аз гына җил булса да, зырылдап әйләнеп тора, үзе җил искән якка борылып урнаша иде. Ә иң мөһиме, әлеге матур самолётлы өйдә география укытучысы Асылбикә апа яши иде. Минем, бик кызыгып, әлеге самолётны күзәткәнемне, укытучы апа әтигә җиткергәндер, мөгаен, бервакыт әти, эштән кайткач, миңа үзенең сумкасын (әти аны биштәр дип атый иде) тоттырды. Биштәрне ачу  минем иң шатлыклы көннәремнең берсе булып хәтергә сеңеп калды, анда күрше укытучы апаларның капка башындагы шикелле флюгер самолёт урнашкан иде... 

Укытучы. «Әтиемнең биштәре»нең килеп чыгышы да әлеге флюгер самолётка бәйле дип саныйм. Ә сигез дистәне тутырган ветеран укытучым Гайфуллина Асылбикә Гариф кызы белән мин тыгыз элемтәдә. Ул әле бүген дә, үзенең төпле киңәшләрен биреп, тормыш сикәлтәләрен үтәргә ярдәм итә.
«Укытучы сукмагы»ның икенче тукталышы авыл уртасында урнашкан парк аша үтә. Бер гасырга якын тарихы булган парк соңгы елларда зур үзгәрешләр аша үтеп, яңа гына тернәкләнеп килә. Әлеге парк күп кенә күренекле шәхесләргә бәйле булуы белән кызыклы. Шуларның берсе – Г. Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров. Биштәрдә Шамил Зиннур улының кадерле истәлеге – китабы урын алды.

Беренче укучы. Шамил абыйның истәлек китабындагы сүзләрне укып китик әле. «Мөслим күгендә иң якты йолдызлар балкый иде... Язларын Мөслим паркында иң хуш исле сиреньнәр бөреләнә иде... Яшьлектә без яккан учаклар нинди җылы һәм якты иде... Хәзер дә шулай микән? Мәңге шулай булсын!»
Икенче укучы. Укытучыбыз Шамил абыйны еш искә ала. Ул мәктәп укучыларының уңышлары турында гел кызыксынып, кирәк вакытта гел ярдәм итеп торган. Без аның исемен саклау максатыннан, яраткан эскәмиясен яңарту идеясе белән чыктык. Биләр урманчылыгы бу тәкъдимне бик теләп хуплады. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Шамил Зиннур улы, КХТИны тәмамлагач, бер ел Чуваш Ялтаны авылында укытучы булып эшли, ә ул укыткан укучылар арасында булачак профессор Емекеев Александр исемле тырыш малай да укый. Соңрак ул озак еллар Әлмәт нефть институты ректоры булып эшли.

Беренче укучы. Паркның иң матур җирендә ветераннар аллеясы булдырылды, биредә берничә дистә чыршы тернәкләнеп килә. Алар –  моннан 20 еллар элек ветераннарыбызның үзләре тарафыннан утыртылган агачлар. Шулай ук биредә авылдашыбыз, сугыш алдыннан күрше Дүртөйле авылы мәктәбендә директор булып эшләгән Советлар Союзы Герое Ситдыйков Касыйм Хәсән улы истәлегенә утыртылган чыршылар да бар.

Паркның торышы бик күпләрне борчый. Авылдашыбыз, танылган журналист, Татарстан Республикасының атказанган культура хезмәткәре Заһид Шәфигый парк-
ның язмышы турында борчылып, болай дип язды (биштәрдән тагын бер экспонат – хат алына). Соңгы елларда парк авылдашларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә елдан-ел матурая: ял итү урыннары булдырылды, үзәктә матур чәчәк түтәле барлыкка килде.

Укытучы. Өченче тукталыш паркның түр өлешендә урнашкан мәчет янында. Парк уртасында беренче мәртәбә 1871 елда нигез салынган, иман нурын бөркеп торучы мәчет бинасы урнашкан. ХIХ гасырда ук мәчет каршындагы мәхәллә мәдрәсәсенә балалар сабак укырга йөргәннәр. Дөрес, ХХ гасырның күп өлешендә ул үз вазифасын башкара алмый, шулай да игелекле эш башкара, чит авылдан килеп, Мөслим мәктәбендә укучылар өчен интернат буларак хезмәт итә. Инде ХХI гасырда, иганәчеләр хисабына зур ремонт ясалып, мәһабәт манара куела.

Икенче укучы. Паркның көньягында урнашкан өлеше географиядән практик эшләр алып бару өчен бик уңайлы. Без бирегә «План һәм карта» темасын өйрәнгәндә, урынның планын төшерү өчен киләбез. Планда истәлекле урыннарны (мәчет озак еллар интернат вазифасын да үти, истәлекле эскәмияләр, Заһид Шәфигый истәлегенә утыр-
тылган каеннар, Шамил Закиров истәлекләрендә аталган шомыртлар) аерым шартлы билгеләр белән билгелибез.

Бу эшләрне башкару өчен уңайлы планшетлар, ераклыкларны үлчәү өчен күптөрле җиһазлар «Әтием биштәре» проекты нигезендә булдырылды.

Сәяхәтнең чираттагы дүртенче тукталышы парк янәшәсендә урнашкан Мәдәният йортында дәвам итә. Мәдәният йорты моннан бер гасырдан артык ел элек төзелгән тарихи бинада урнашкан. Бу тукталышка күрше Гаделша мәктәбе  укучылары, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, әти-әниләр дә чакырыла. Әти-әниләр «Әтиемнең биштәре» проекты кысаларында әби-бабайлардан калган истәлекләре белән уртаклашалар.
 

Салават Камалетдинов, "Татар-информ" архивы

 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ