Логотип Магариф уку
Цитата:

Утырып уйлар уйладым...

Гүзәлия Гаптелнур кызы ХӘСӘНОВА,Кукмарадагы 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысыПедагог буларак эш стажы   21ел     Каләмемне алам да куям... Фикеремне башлыйм да югалтам... Язмам яз...

Гүзәлия Гаптелнур кызы ХӘСӘНОВА,


Кукмарадагы 3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Педагог буларак эш стажы   21ел


     Каләмемне алам да куям... Фикеремне башлыйм да югалтам... Язмам языла да сызыла. 43 еллык тормышымны, 21 еллык хезмәт юлымны, бу еллардагы кичерешләремне ак битләргә сыйдыру бик җиңел түгел икән! Урамдагы май кояшы хәйләкәр генә күз кыса. “Уңышлар сиңа, укытучы сеңлем”,– ди сыман. Календарьга күзем төште. 27 нче май! Бәйрәм икән бит! Тарихи көн!ТАССР төзелүнең 100 еллыгы. Шушы 100 еллыкка минем дә гомер юлым язылган, төрле вакыйгалар баштан  үткән.


      Бәхетле кеше мин! Шушы чорда яшәвем, бөек татар халкының гап-гади  татар теле һәм әдәбияты укытучысы  булуым белән бәхетле! Нинди генә авырлыклар, проблемалар кичерсәк тә, бер генә тапкыр да: ”Нишләп башка һөнәр, башка юнәлеш сайламадым икән?” – дип уйлаган минутларым булмады, чөнки бу – мин сайлаган язмыш!


     Авырлыкларга бирешмәскә, зарланмаска, һәрвакыт эзләнүдә булырга мине тарих, аның атаклы шәхесләре һәм укытучылырым  өйрәтте. К. Насыйрины чиксез хөрмәт итәм. Илһам чишмәсе саегып китсә, өмет-хыял канатлары салына башласа, аның тормыш юлын, үҗәтлеген, тырышлыгын, хезмәтләрен искә алам, эчемнән генә: “Татар теле урам теле түгел”, – дип, башымны горур күтәреп алга барам. Г. Ибраһимов, Ш. Мәрҗани, Г. Аппаров, Җ. Вәлидиләр күзалдыма килә. Аларга җиңел булганмы?! Тел, тарих сагында тору җиңел эш булмаган һәм бервакытта да җиңел булмаячак!


    “Татар теле урам теле түгел” дия-дия еллар үтә, проблемалар чишелә, чишелмәгәне кала бирә. К. Насыйри заманыннан алып, хәзерге көнгә кадәр күп нәрсәләр үзгәрде. Дәреслекләр бар, мәктәпләр эшли, укытучылар да җитә, диләр. Бар да бар, ләкин телгә карата кызыксыну, хөрмәт, ярату кими бара. Башка фәннәр белән чагыштырганда санап үтелгән дәреслеклекләр дә, методик кулланмалар да югары дәрәҗәдә түгел. Минемчә, икътисады  алга киткән Татарстаныбызның  финансы, игътибары һәм  Хөрмәте(!!!)  башта үз дәүләт  теленә, милли мәктәпләренә, милли югары уку йортларына, кадрларына юнәлтелергә тиеш. Профессор Г. Саттаров бер әңгәмәсендә болай дип билгеләп үтә: “Хәзер безгә рус телен генә түгел, иңглизчәсен дә, кытайчасын да белергә кирәк. Ләкин бу хәл татарчабызга хилафлык китерергә тиеш түгел”. Бик дөрес фикер. Туган телебезнең кирәклеген сабый бала гаиләдән башлап, олы тормыш юлына аяк басканчы аңына сеңдерергә тиеш. Монда ата-ананың, укытучы һәм тәрбияченең, дәүләт эшлеклеләренең тәэсире көчле булу мөһим.


        Дистанцион уку барышында иң кыен хәлдә татар теле укытучысы калды. Татар телен укытуга көйләнгән платформаларның бөтенләй диярлек булмавы ачыкланды. Әйе, заманында татар теленә бирелгән сәгатьләрнең, чыгарылган китапларның һәм башка бик күп нәрсәләрнең бәрәкәтен белмәдек. Ә хәзер булганын бәрәкәтле итеп укытасы килә. Татар теленнән имтиханга әзерләнү өчен мәктәп укучысына һәм укытучысына сайтлар, электрон ресурслар җитми. Башка фән укытучылары әзер платформалар, сайтлар белән эшләгәндә,   күп вакыт кәгазь эше белән утырыла.Укытучының вакыты үз өстендә эшләргә калмый да диярлек.


        Шул чакта укытучымның: “Эзлән, көрәш, телеңне, тарихыңны ярат, укыт, хөрмәт ит, укыткан балаларыңны ярат, үз өстеңдә эшлә!”,-дигән сүзләре искә төшә. Татар теленә, әдәбиятына, тарихына мәхәббәт уяткан, күпьеллар Кукмара районының Зур Сәрдек мәктәбендә татар теле, әдәбияты укыткан, “Татарстан Республикасының  Атказанган укытучысы” Ризванова Фирдәүсә Газиз кызы сүзләре. Укытучыбызның киеменнән алып, авызыннан чыккан һәр сүзенә гашыйк идек! 90 нчы еллар башында Г. Исхакыйның  татар халкының язмышын, тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдырган  әсәрләрен иң элек укытучыбыз белән  анализладык, йөрәк түребезгә тел, милли рух, хәтер, моң төшенчәләрен мәңгегә җуелмаслык итеп язып  куйдык. Иң мөһиме шунда: безне укытучыбыз  җиңелмәскә өйрәтте!


     Кукмара районы гына түгел, Татарстан Республикасы мәгарифе өчен күп көч куйган, Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы,  Зур Сәрдек мәктәбе директоры Сабитов Закирҗан Ибраһим улын кемнәр генә белми икән! Авыл мәктәбе бөтен республиканы гөрләтте, укытучыларының уңышы барлык республика укытучылыры өчен үрнәк  булды. Т Миңнуллин юкка гына “Үзебез сайлаган язмыш” драмасын сәхнәгә куюны  иң элек шушы мәктәп укытучыларына ышанып тапшырмагандыр. Төп рольне дә Закирҗан абый үзе уйнаган! Ирексездән Закирҗан абыйның дәресләре, аның илһамланып төрле чаралар уздырып йөрүе, ул үстергән чәчәк бакчалары күзалдымнан үтә. Үз-үзеңә таләпчәнлек, авыл укытучысына хас тыйнаклык, хыялыйлык, гадилек, кешелеклелек, сабырлык орлыкларын нәкъ менә укытучыларым күңелебезгә салган икән! Авылда һәр укытучының тормышы уч төбендә кебек. Аларның  шундый тормышы авылны әхлакый яктан да, рухи яктан да җаваплырак һәм чистарак итеп яшәргә мәҗбүр итә. Мин бу сүзләр белән шәһәр укытучысын һич үпкәләтергә теләмим, чөнки мин беләм: аларның күбесе авыл укытучысы тәрбиясен алган һәм шул тәрбия орлыкларын үз укучыларына өләшүче авыл балалары. Татарстаныбызның 100 еллык тарихында мәгариф үсеше өчен зур өлеш керткән авыл мәктәпләре, укытучылары бик күп. Аларны онытырга ярамый.  Бөек шәхесләребез гап-гади авыл мәктәпләреннән чыккан, нәкъ менә алар Татарстаныбыз үсешенә зур өлеш керткән, аның данын яклаган.


        Каләмем артыннан  калырга тырышмыйча ашыга - ашыга язам... Минемчә, укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше йөртә алмый. Аның өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Мәктәптә вакытын бушка уздырыр өчен  генә килгән кеше укытучы булып эшли алмый, чөнки укытучы заман белән атлап барырга тиеш. Хәзерге көндә укытучыга исә атлап кына түгел, ә йөгереп барырга туры килә...


       Кулымда каләм... Башымда иксез - чиксез уйлар... Үткәннәргә борылып карыйм да туктап калам. Хәтирәләрне  барлап, әле моңаям, әле сөенәм. Гап - гади тоелган әлеге язма күңелдә шулкадәр өермәләр куптарыр дип кем уйлаган?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ