Логотип Магариф уку
Цитата:

Журналистлар «ТАТМЕДИА» турында

Октябрь башында республикабызның күп кенә матбугат чараларын – район газеталары, журналлар, телевидение һәм радио редакцияләрен берләштергән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте оешуга ун ел тулды. Бер кар...

Октябрь башында республикабызның күп кенә матбугат чараларын – район газеталары, журналлар, телевидение һәм радио редакцияләрен берләштергән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте оешуга ун ел тулды. Бер караганда, күп ара түгел кебек. Икенче яктан, эшләнгән эшкә, туплаган тәҗрибәгә нәтиҗә ясап, киләчәккә  планнар корыр өчен менә дигән вакыт. Иҗатташларыбыз «ТАТМЕДИА» җәмгыяте белән бәйле истәлекле вакыйгаларын барлый.


Х.Хасанович
Хөсәен Вәлиәхмәтов, 1998–2013 елларда «Гаилә һәм мәктәп» журналының чишмә башы булган «Мәгърифәт» газетасының баш мөхәррире:


– Редакция минем өчен  икенче гаиләм иде. Газета чыгарып кына калмадык без, татарлар яшәгән  төбәкләр- гә бардык, укучылар өчен төрле конференцияләр, «Мөстәкыймовлар олимпиадасы», «Татфак» кебек бәйгеләр  оештырдык.


Укучылар  белән  үзара аралашып яши идек. «Гаилә һәм мәктәп» журналының безнең юнәлешне дәвам итүен күреп, күңелдә канәгатьлек туа. Тагын шунысы да бар: акционерлык җәмгыятенең «Мәгариф» филиалы ветераннарны онытмый. Менә быел да Өлкәннәр көненә алардан күчтәнәчләр алу күңелле булды.


Гөлүсә


Гөлүсә Закирова, «Гаилә һәм мәктәп» журналының 2013–2017 еллардагы баш мөхәррире:


– Иң истә калган вакыйгалар баш мөхәррирләрнең кая да булса җыенып чыгып  китүе  белән  бәйле.  Берсендә  шулай, Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов белән очрашырга дип, генераль директор урынбасары җитәкчелегендәге делегация, таң атканчы ук автобусларга төялеп, юлга кузгалды. Вахит Имамовның тарихи гыйбарәләрен, Мөхәммәт  Мирзаның  робагыйларын  тыңлый-тыңлый барып җиткәнебез сизелмәгән дә. Губернатор татарларга карата хәерхаһлы икән. Эшлекле очрашу булды ул. Ленин мемориаль музеенда йөргәндә, Владимир Ульяновның гаҗәеп гыйлем иясе булган ата-анасы өстәлендә узган гасырда чыккан «Семья и школа» журналын күреп, фотога да төшердек әле.


Ә берсендә Балык Бистәсенә юл тоттык. Район китап ханәсендә китап укучылар белән очрашу билгеләгәннәр. Баш мөхәррирләр иртәнге сәгать тугызда анда булырга тиеш. Булмыйбызмы соң! Чакырган җиргә соңга калган     юк. Әмма җәйге матур иртәдә балык тотасы иде дигән фикер яңгырады. Һәм хупланды да! Һәммәбез дә татлы йокыларны мендәрдә калдырып, төнге икедә машинала рын иярләде. Беренче тапкыр кулга кармак алып, ярты чиләк кәрәкә тоткан шатлыгымны уртаклашырга, ярый әле, янәшәмдә дуслар бар иде! Ә очрашуга без соңга калмадык, билгеле.


Журналга язылу буенча да җир җимертеп эшли идек. Күңелле яшәдек! Бердәмлек дигән көч берләштерде  безне.


_DSC9802-1Фидаил Мәҗитов, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире:


– Моннан 15 ел элек Яр Чаллы шәһәре хакимияте ярдәме белән «Мәйдан» дип аталган журналның беренче саны дөнья күрде. Татарның рухи башкаласыннан читтә булуына карамастан, ул Яр Чаллы һәм республикабызның Кама аръягында яшәүче иҗат әһелләрен берләштерә алган матбага булып җитеште.


Авылларда китап кибете юк бит, шуңа да журналның балалар  өчен  әзерләнә  торган  «Мәйданчык»  кушымтасын укытучылар бик яратып кабул итте. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә рәхәтләнеп кулланырга була дип рәхмәтләрен белдерә алар безгә. Хәзер журналны Татарстанда гына түгел, ә күрше Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез  дә  яратып укый.


Инде менә ун ел дәвамында без «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең ышанычлы канаты астында эшлибез. Журналның беренче баш мөхәррире булган, бүгенге көндә «Мәдәни җомга» газетасын җитәкләүче Вахит ага Имамовның ярдәмен хәзер дә тоябыз.


Ике ел элек «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән журналга ребрендинг үткәрдек, укучыларыбыз арасында популярлашып киткән сайт булдырдык. «ТАТМЕДИА» оештырган чараларда да актив катнашабыз.image


Сиринә Мөхәммәтҗанова, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррир урынбасары:


Мин хезмәт юлымны 2013 елда Балык Бистәсенең «Авыл офыклары» газетасында башлап җибәрдем. «Бәллүр каләм» конкурсының «Дебют» номинациясендә җиңү яулаганнан соң, мине «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең корпоратив үсеш бүлегенә эшкә чакырдылар. Шул чорда без җитәкчем, хәзер «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Нурислам кызы Таишева белән бик күп кызыклы чаралар оештырдык. Беренче эш итеп төрки телле әдәби журналлар форумын  уздырдык. Казанга дөньяның


14 иленнән һәм Россия төбәкләреннән төрки әдәби журналларның җитәкчеләре килде. Тугандаш халыклар белән өч көнгә сузылган аралашу күңелдә гомергә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.


Хәзерге «Ногай» кунакханәсендә урнашкан һәм реставрациядән соң ачылган Тукай клубында Гаяз Исхакый, Аяз Гыйләҗев, Илдар Әбүзәров, Салават Юзиев кебек бөек милләттәшләребез – язучылар һәм шагыйрьләр иҗатына багышланган конференцияләр, заманыбыз язучылары, журналларның даими укучылары белән очрашулар, бәйрәм кичәләре күңелле уза иде.


Бауман урамында яңартылган Тукай клубын иҗат әһелләренә тәкъдим иткәндә язучылар, галимнәрнең XX гасырда бу бинада кайнап торган тормыш вакыйларын искә төшерүләре хәтергә аеруча тирән уелып калды. Әйтерсең лә 80 еллык диварлар саклаган тарих безнең арабыздан киткән аксакалларыбыз авазыннан яңгырап торды, мәрмәр баскычларда Зәки Нури, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Рафаэль Мостафин, Альберт Яхиннарның гына түгел, фашистлар кулында әсирлекне җиңеп үлгән Муса Җәлил, Абдулла Алиш, яу кырында ятып калган Фатих Кәрим, Гадел Кутуйның аяк эзләрен күргәндәй булдык. Без – яшь буын вәкилләре – беразга гына булса да биредә әдәби мохит хөкем сөргән заманга кайтып килдек.


Радик фотоРадик Сабиров, «Идел» журналының баш мөхәррире:


Бер ел «Мәгариф» журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшләп алгач, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары тәкъдиме белән мине «Идел» журналына мөхәррир итеп билгеләделәр. Нәкъ шул чорда күп кенә татар журналларының дизайны һәм эчтәлеге үзгәртелде, яшь җитәкчеләр һәм авторлар килде. Фәрит Шаһиәхмәтов җәмгыятьнең җитәкчесе булган вакытта журналларның сайтлары һәм электрон вариантлары булдырылды. Эшли башлаган чорда, әлбәттә, авыр чаклар да шактый булды. Шул чакта хезмәттәшләрем, җитәкчеләр нык ярдәм итте.


«Идел»гә килгәч тә, төрле бәйге-конкурсларда  катнашу бурычын билгеләдем. «Үзебезне күрсәтергә!» дигән максат куйгач, ел саен ике-өч бәйгедә җиңү яулый башладык.


«Многоликая Россия» конкурсында, Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне, иҗтимагый  оешмалар  эшчәнлеген яктырту кебек дәрәҗәле бәйгеләрдә  җиңеп, редакциягә өстәмә акча да эшли алдык. Журнал тарихында икенче тапкыр «Бәллүр каләм»не оттык. Узган ел исә финанс күрсәткечләрен арттырган коллектив буларак җәмгыятьнең махсус бүләгенә лаек булдык. Үз алдыбызда 2017 ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткечне икеләтү максатын куеп, анысын да уңышлы гына үтәп киләбез.


«ТАТМЕДИА» оешмасында эшләү – кызыклы вакыйгаларга, иҗади сәфәрләргә, истә калган мизгелләргә  бай чор.


DSC_5550Ләбиб Лерон, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире:


Төрки телле журнал мөхәррирләренең чират тагы корылтае 2014 елның августында Казанда «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчелегенең, аерым алганда, генераль директор урынбасары Сөмбел Таишеваның һәм Татарстан халык депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тырышлыгы белән узган иде. Тиешенчә каршылау һәм озатып йөрүне күз алдында тотып, һәр баш мөхәрриргә кунаклар билгеләнде. Шәхсән минем өлешкә ут-күршебез Башкортстаннан килүче хезмәттәшләрем туры килде. Бик эшлекле, шул ук вакытта үтә күңелле булып истә калды ул корылтай...


Быел шундый ук чарага Казахстанның Төркестан шәһәренә биш баш мөхәррир бардык. Бөтен төрки дөньяга атаклы Әхмәт Ясәви исемен йөрткән университетта узган корылтайда барыбыз да үз журналларыбыз турында сөйләде. Казахстанның күренекле галиме, драматургы һәм тәнкыйтьчесе Күлбәк Ергобәкнең «Безнең мирас» журналы турында әйткән җылы сүзләре күңелемә сары май булып ятты. Баксаң, Күлбәк әкә безнең басманы өенә алдырып укый икән!


Өч мең татар яшәгән Киңтау шәһәрендә милләтәшләребез белән очрашып, үзебезгә яңа дуслар таптык.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ