Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәкүровлар-Якуповлар педагогик династиясе

Укытучы һөнәрен үзләштерүчеләр байтак, ә менә, җанын-тәнен биреп, сайлаган һөнәрен чын-чынлап яратып эшләгән мөгаллимнәр күпме икән? Андыйлар бит үзләре генә укытучы булып калмыйча, балалары күңелендә...

Укытучы һөнәрен үзләштерүчеләр байтак, ә менә, җанын-тәнен биреп, сайлаган һөнәрен чын-чынлап яратып эшләгән мөгаллимнәр күпме икән? Андыйлар бит үзләре генә укытучы булып калмыйча, балалары күңелендә дә әлеге һөнәргә карата мәхәббәт уятуга ирешә. Шөкер, бүгенге көндә гомуми стажлары берничә гасырга сузылган педагоглар нәселе турында еш ишетергә туры килә. Шәкүровлар-Якуповлар педагогик династиясе шундыйлардан. Алар турында әлеге династиянең бер әгъзасы булган Лилия Фәнис кызы Гыйльметдинова сөйли.


- Безнең укытучылар династиясенең чишмә башы XIX гасырга барып тоташа. Карт бабам Хәсәншәех хәзрәт Халиков 1870 елда Актаныш районы Апач авылында дөньяга килә. Уналты ел дәвамында Азнакай районы Тымытык авылында югары рухани мәктәбендә укый, бик белемле кеше була. Соңыннан ул Актаныш районы Солтангол авылында мәдрәсә ачып җибәрә һәм анда балалар укыта. Бу мәдрәсәдә малайлар гына укый, әмма Хәсәншәех бабам анда яшерен рәвештә кызы Сәкинәне (минем әбием) дә йөртә. 1930 елда карт бабамны репрессиялиләр һәм Мурманскига сөргенгә сөрәләр.Ул 1931 елда 61 яшендә ГУЛАГта каты авырудан вафат була. Аны бары тик 1980-1990 елларда гына аклыйлар.


Хәсәншәех бабамның кызы Сәкинә һәрвакыт үз балаларының белемле булуын теләгән, чөнки үзе дә, аның ир һәм кыз туганнары да, «халык дошманы» балалары булганлыктан, яхшылап укый алмаган. Шунлыктан әбием Сәкинә һәм бабам Борһан гомер буе балалары яхшы, төпле белем алсын дип тырышкан.


Аларның олы кызлары Якупова Дания Борһан кызы колхозда Алабуга педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлаган иң беренче хатын-кыз була. Ул 35 ел гомерен Актаныш районы Иске Богады авылы урта мәктәбендә балаларга физика, математика һәм информатика фәннәре буенча белем бирүгә багышлады.


Икенче апам – Якупова Сәлимә Борһан кызы да Алабуга педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 1972-1980 елларда ул Актаныш районы Байсар авылы урта мәктәбендә физика укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Аннары кияүгә чыга һәм Яр Чаллы шәһәренә күченә. Биредә ундүрт ел дәвамында Укыту-җитештерү комбинатында директор урынбасары булып эшли. 1995 елда аның катнашында Елгачылар лицее ачылгач, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә һәм шул ук вакытта физика, математика һәм астрономия фәннәрен укыта. Югары квалификацион категорияле укытучы булган Сәлимә апабыз шулай ук Балалар диңгез үзәгендә бүлек мөдире булып та эшләде. Уңышлары да күп аның. Аерым алганда, ул Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары һәм Мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде.


Сәлимә Борһан кызы шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнаша. Ул – чаңгы һәм спорт ориентлашуы буенча беренче, җиңел атлетика буенча икенче разрядлы спортчы, чаңгы буенча 7 мәртәбә район чемпионы булган кеше. Бер генә спорт чарасы да аның катнашыннан башка үтми. Ул еш кына шәһәр буенча педагоглар арасында үткәрелгән спорт ярышларында призлы урыннар яулый. Аның педагогик стажы 38 ел тәшкил итә. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда.


Әнием Әнисә – әбием Сәкинә һәм бабам Борһанның төпчек кызлары. Ул 1978 елда Алабуга педагогика институтының филология факультетын тәмамлый. 1979 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының гомумтехник факультетын тәмамлаган Шәкүров Фәнис Фатыйх улына кияүгә чыга. Алар 7 ел Актаныш районы Байсар авылында укытучы булып эшлиләр. 1987 елда Яр Чаллы шәһәренә күченәләр.


Рисунок1                       Әнисә, Дания, Сәлимә Борһан кызлары беренче укытучылары белән

Педагогик эшчәнлеген татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укытып башлаган әнием Әнисә Борһан кызы югары квалификацион категорияле директор булып җитеште. Бүгенге көндә ул Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыкларының һәм Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе советы башкарма комитетының Мактау грамоталары иясе. Әнием– 32 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллим. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.


Байсар авылында укытучылык хезмәтен башлаган әтием Фәнис Фатыйх улы егерме ел дәвамында Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә технология укытучысы булып эшли. Аның педагогик стажы 27 ел тәшкил итә, ул – беренче квалификацион категорияле укытучы. Кызганыч, хәзер ул арабызда юк инде.


Рисунок2


Әти ягыннан да укытучылар бар. Аның апасы Мөсаллия (1909 елда туган) Алабуга педагогика техникумын тәмамлый һәм Актаныш районы Мачти авылы (хәзер бу авыл юк инде) мәктәбендә укытучы булып эшли. Аның ире шул ук районның Пучы авылы мәктәбе директоры була.


Үзем турында да әйтим инде. Лилия Фәнис кызы булам. 2002 елда Яр Чаллы педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамладым. Икенче курстан институтта уку белән бергә 84 нче лицейда рәсем һәм сызым дәресләре укытучысы булып эшли башладым.


Рисунок3


Хәзерге вакытта мин 13 нче мәктәптә һәм Гали Акыш исемендәге 84 нче лицейда рәсем һәм сәнгать дәресләрен укытам, мөгаллимлек стажым 12 ел тәшкил итә. Шәһәр һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә бик яратып катнашам. Уңышларым да бар.


Башка ир һәм кыз туганнарым арасында да шулай ук укытучы һөнәрен сайлаучылар бар. Нәфис Шәкүров физкультура, Артур Якупов математика, Гөлназ Якупова физика һәм математика, Лениза Фәрхетдинова хореография, Румия Ибраһимова инглиз теле укытучысы булып эшли.


Шул рәвешле, Шәкүровлар-Якуповлар династиясенең гомуми педагогик стажы - 249 ел.


Лилия Фәнис кызыннан ни өчен укытучы һөнәрен сайлавы турында да сораштык.


- Мин балачактан ук рәсем ясарга яраттым, - ди ул. - Шулай ук укытучы буласы килү теләге дә бар иде. Кечкенәдән укытучылы уйнап үстек. Шуңа күрә дә мин Яр Чаллы педагогика институтының сәнгать-графика факультетын сайладым.


Шушындый ике гасыр ярым вакыт аралыгына сузылган укытучылар династиясенә сокланмый мөмкин түгел. Аның тагы да дәвамлы буласында, әлбәттә инде, шигебез юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ