«Сүз кыйммәтле бүген — ихлас фикер. Тик күп булса ул да — кадерсез»
Якташым Ләйсән Солтанова (ул вакытта Фәтхетдинова) белән мәктәп елларында ук төрле бәйрәмнәрдә, шигъри бәйгеләрдә еш очрашырга туры килә иде. Икебез дә Балык Бистәсендә чыгып килүче “Авыл офыкла...
Якташым Ләйсән Солтанова (ул вакытта Фәтхетдинова) белән мәктәп елларында ук төрле бәйрәмнәрдә, шигъри бәйгеләрдә еш очрашырга туры килә иде. Икебез дә Балык Бистәсендә чыгып килүче “Авыл офыклары” газетасының актив хәбәрчеләре булдык. Соңрак бергәләп КДУның журналистика факультетына укырга кердек. Ләйсәнгә Ходай талантны кызганмаган. Шуның өстенә үҗәтлек, тырышлык та чиктән ашкан аңарда. Андыйлар хакында “бар яктан да килгән”, диләр. Чыннан да, журналистик язмалары да, шигъри, чәчмә әсәрләре дә образларга бай, нечкә тоем белән язылган аның.
Гади суны, татлы, диеп,
Тәмен тоеп эчә алмасаң:
Кипмәгән әле тамагың...
Күз кысканын да күрмәгәч,
Нур сирпүче йолдызларны
Кызык өченме санадың?
Гади генә күренешләрдән дә мәгънә таба ул. Алай гына да түгел, күңелендәгене үтемле итеп башкаларга да җиткерә белә. Яхшылыкка, матурлыкка өнди аның язганнары!
Ләйсән 1990 елның 12 сентябрендә Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында дөньяга килә. Әтисе Илдар озак еллар мәктәп директоры, әнисе Рәфидә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.
“Әле мәктәпкә кергәнче, әбием шигъри формада табышмаклар әйтеп бара, мин аларны язып-ясап, китапчык ясый идем. Ничектер, шушы мизгел хәтеремдә уелып калган. Мөгаен, ритм-рифма дөньясы белән кызыксынуым шуннан башлангандыр да.
Аннары, кечкенәдән сәхнәләрдә, бәйгеләрдә шигырьләр сөйли, призлы урыннар ала идем. Халыкның гөр килеп кул чабуы, Шәүкәт Галиев шигырьләрен сөйләгән чагымда чын күңелдән көлүе, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме»ндә күз яшьләрен сөртүе әле дә күз алдымда.
Китап укырга да ярата идем. Китапханәдән җыеп алып кайтып барганда, кайта-кайта берсен укып кайтуымны, авылдашлар күреп, елмаеп китүләрен дә хәтерлим. Кирәк бит шулкадәр китапка тартылырга! Көн дә, төн дә, яктыда да, караңгыда да, хәтта спорт мәйданчыгында китап укып утыруымны хәтерлим.
Бүгенге акылым белән уйлап утырганда, менә шулар барысы бергә мине әдәбиятка тарткандыр, дип нәтиҗә чыгарам. Әти-әнием мактап-әйдәп тормаса, үземә ышанып, бу эшне дәвам иткән булыр идемме икән, төгәл генә әйтә алмыйм. Ләкин аларның рухландырып торуы миңа үсешкә, тагын да яхшырак язарга омтылыш бирә иде.
Булган шигырьләремне туплап, аларны рәсемнәр белән бизәп, кулдан китапчыклар ясый идем. Беренче укытучым Анастасия Ивановна, шигырьләремне туплап, стена газетасы да чыгарган иде әле: куануымны, шул ук вакытта оялуымны белсәгез! Шигырьләремне киң җәмәгатьчелеккә беренче тәкъдим итү шушы булгандыр, мөгаен”, - дип сөйләп китте Ләйсән. Әлеге мизгелләрдә аның күзләрендә очкыннар җемелдәде. Бары тик чын күңелдән яратып башкарган эшең турында гына шулай илһамланып сөйләргә буладыр ул.
Балык Бистәсе районында чыгучы “Авыл офыклары” һәм балалар өчен нәшер ителүче “Сабантуй” газеталары Ләйсәннең иҗатын беренче булып киң аудиториягә җиткерәләр. Бераздан “Ялкын”, “Көмеш кыңгырау”, югары сыйныфларда “Идел”, “Безнең гәҗит”, “Татарстан яшьләре”ндә кызның бер-бер артлы шигырь, хикәя, мәкалә, репортажлары дөнья күрә.
“Шигърият өлкәсендә беренче остазым – якташ шагыйрәбез Рәсимә Гарифуллина булды. Ул миңа ритм-рифманың чынлыкта ни икәнлеген, шигырь язганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк булуын өйрәтте. Эчке тоемлавы белән генә шигырьгә охшаш әсәрләр язучы мәктәп баласы өчен болар бик кыйммәтле дәресләр иде, билгеле. Икенче остазым – “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире, үзе дә шагыйрь Вазыйх Фатыйхов. Һәр яңа шигыремне укыганнан соң мактап-рухландырып торуы миңа алга таба тагын да илһамланып язарга этәргеч бирде, үз-үземә ышаныч өстәде.
Ә мэтр-остазым дип мин Равил Фәйзуллинны саныйм. Югары сыйныфларда укыган чак. Компьютерда үзем ясаган китапчыгымны Равил абыйга тапшырдым. Күпмедер вакыттан аның бүлмәсендә, озын өстәл артында шундагы шигырьләрне укып тикшереп утыра идек инде.
Максималистларча фикер йөрткән чак, шигырьнең бер юлына мең символ, йөз образ сыйдырырга маташкан вакытлар.
Равил абый китапчыкның бер битен ача да, шигырьдән ике юл укып куя. Күзлек астыннан миңа карый да:
-Син моның белән нәрсә әйтергә телисең?-дип сорый.
Мин, оялып кына, фикеремне аңлатып бирәм.
-Соң, алайса шулай дип яз! – ди остазым… Бу – минем өчен ниндидер бер ачыш та, әле аңлашылып бетмәгән киңәш тә була…
Аннары инде башка остазларым да булды, район һәм республика матбугаты белән хезмәттәшлек, бәйгеләр... өер булып мине әдәбият-журналистика дөньясына алып кереп китте!” – ди Ләйсән, ул чакларны хәтерендә барлап.
Нинди генә конкурсларда катнашмый ул. Иҗади ярышлар, татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларыннан алып, хәтта биология буенча бәйгеләрдә дә.
“Бер сыйныфташымның: «Нәрсә җитми соң сиңа? Гел конкурсларда катнашасың. Нишләп һәрвакыт син җиңәсең соң ул?» - дигән самими соравы хәтердә калган. Кызык иде миңа! Бу бит үзеңнең көчеңне сынау, үсешкә омтылыш дигән сүз. Тырышлыгы да күп куелды инде - төнге дүртләргә кадәр газета ясап утыруымны хәтерлим. Кырыйдан караучыларга гына җиңел бит ул: катнашты да бүләк алды, дип уйлыйлар. Нигездә никадәр көч һәм үҗәтлек кирәклеген үзең генә беләсең”, - ди Ләйсән, елмаеп.
Чыннан да, куйган тырышлыгы юкка китми аның. Мәктәп елларында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында I урыннарга лаек була. «Алтын каләм»дә Гран-при алып, КДУның журналистика факультетына укырга керә. Яшь язучыларның «Иделем акчарлагы» бәйгесендә Гран-при алу кызга әдәбият мәйданына ныклап аяк басарга ярдәм итә.
Соңгы моментка кадәр Ләйсән журналистика һәм татар филологиясе факультутлары арасыннан кайсын сайларга белмичә аптырап бетә. Шуның өчен хәтта өстәмә БДИ да тапшыра. Икесе дә якын бит: журналистика да, тел-әдәбият та! Сайлавына “Алтын каләм” соңгы нәтиҗәне ясый.
Уянып,
Дөньяны
Күрергә –
Бер мизгел...
Туктаусыз чабышта
Бер минут тәнәфес –
Күп түгел...
Кызганыч, кеше гомер буе яшәргә ашыга. Дөнья куып, тормышның матурлыгын күрми дә. Ә хәле бетеп артына караса, заяга узган гомердән кала берни дә юк. Юкса, бары тик бер минутка гына булса да хәл алып, як-ягыңа гына карарга кирәк. Бәхет – сиңа Ходай биргән шушы тормыш ул. Ләйсән бәхетле! Каләме, үз дөньясы булу, матурлыкны үзе генә күреп калмыйча, башкаларга да җиткерә алуы белән бәхетле.
Студент елларында ул «Тылсым» бию түгәрәгенә йөрде, тулай торак өчен газета чыгарды, “Шәрык”, “Фикер” клубларының оештыру эшендә катнашты, мөселман яшьләре өчен «Алтын урта» клубын ачып җибәрде, анда мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр үткәрде, “ТНВ” (хәзерге “Болгар”) радиосына “Яшь буын” тапшыруының проектын тәкъдим итеп, аны бер ел дәвамында алып барды, төрле газета-журналлар, «Азатлык» радиосы белән актив хезмәттәшлек итте, “Матбугат.ру” сайтында яшь яки киң танылу алмаган язучы-шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштыруны максат итеп куйган “Яшьти” сәхифәсен алып барды. Тик беркайчан да әдәбиятка, шигърияткә хыянәт итмәде! 2009 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек булды, "Таян Аллага" бәйгесендә (2010) шигърият буенча беренче, проза буенча өченче урынны алды. 2012 елда Ләйсәннең “Тере тынлык” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Университетны тәмамлагач, Ләйсән Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтенең яшьләр бүлегендә, соңрак “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире булып эшләде. Бүгенге көндә Арча егете Айнур белән тормыш корып, мәхәббәт җимешләре – нәни кызларын тәрбиялиләр.
Мең кат нечкә хәзер күңелләр дә,
Мең кат көчле йөрәк тибеше.
Бу шигырем – сиңа тәүге җырым,
Сабыем, кошчыгым, кояшым,
Кадерлем, алтыным, җимешем!..
Әлеге юллар Ләйсәннең яңа гына иҗат ителгән “Сабыема...” шигыреннән китерелде. Тагын бер шатлыклы хәбәр – күптән түгел генә аның “Файдалы тундырма” дип исемләнгән балалар өчен китабы басылып чыкты.
“Шигърият – минем өчен күңел авазы ул. Ул уйлап чыгарылмый, күңелдә һәм күңелдән туа. Бәлки, монда Аллаһ белән бәйләнеш, югарыдан килгән фикерләргә дә урын бардыр. Башыма рифмалы яхшы фикер килә икән – мин аны язып куям. Тигезлим, туган фикерне дәвам итәм яки төгәллим. Соңгы арада буш вакытым юк диярлек. Аның каравы, элек тә шигырь язарга кирәк әле дип утыруымны хәтерләмим. Үз вакыты белән туа иделәр”, - ди Ләйсән, шигърият хакында сөйләгәндә.
Мин иҗатка кайтам...
Әмма хәзер
кыйммәте дә башка сүзләрнең.
Мин, мөгаен, күп әйтергә теләп,
Мөмкин кадәр азрак сөйләрмен...
Сүз кыйммәтле бүген - ихлас фикер.
Тик күп булса ул да - кадерсез.
Кешеләрнең соңгы йорты - зират,
Ә гомерсез сүзләр - каберсез...
Мин иҗатка кайтам...
Әмма хәзер
кирәге дә аз бит сүзләрнең.
Мин, мөгаен, кайчак, дәшми генә,
Чиксез фикерләрне сөйләрмен...
Сүзләрдән такыя үреп, матур итеп сөйләүчеләр күп бүген, әмма кыска гына җөмләгә дә тирән мәгънә салып, ихлас фикер әйтүчеләр сирәк. Ә Ләйсән әйтә, күңелендәгесен башкаларга курыкмыйча җиткерә. Бу – шигърияттә алтын бәһасенә тиң сыйфат.
Комментарийлар