Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар кызына кыйммәтле бүләк әзерләгәннәр

12 сентябрьдә Казанда Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалы узачак. Биредә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 12 кыз кат...

12 сентябрьдә Казанда Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалы узачак. Биредә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 12 кыз катнашачак.
Республикакүләм бәйге «Татар кызы» халыкара бәйгесе кысаларында өченче ел уздырыла. 2017 елны – Гөлназ Гатина, 2018 елны Гүзәл Габдрахманова җиңүче итеп танылдылар. Республикакүләм бәйгесенең җиңүчесе 27 сентябрьдә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә узачак «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесенең финалында Татарстан данын яклаячак.
«Татар кызы» халыкара бәйгесенең тарихы: 2015 елны «Татар кызы» бәйгесе беренче тапкыр Рәсәй күләмендә уздырылды. 2016 елны бәйге халыкара дәрәҗәне алды, финал Чиләбе шәһәренең төп мәйданчыгы – «Трактор» Спорт аренасында узды. 2017 елны Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендә «Татар кызы-2017» исеменә Татарстан Республикасы кызы – Гөлназ Гатина, ә 2018 елны Удмуртия Республикасының Ижау кызы – Диләрә Гыйлметдинова лаек булды.
Бәйге өч этаптан тора – беренчесе Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза. 13-15 сентябрьдә проектның ярымфиналы узачак. Татарстан башкаласында берничә сынау булачак: интеллектуаль, аш-су, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен тикшерү бәйгеләре, кызлар калфак тегәчәк һәм, Болгар шәһәренә барып, милләтебезнең борынгы тарихы белән танышачак. Казан этабыннан соң жюри финалга чыккан 12 кызны билгеләячәк.
«Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесендә финалга чыккан кызлар:
1. Галимова Әдилә Илдар кызы (Яңа Чишмә районы);
2. Кадыйрова Резедә Фаил кызы (Лаеш районы);
3. Хөсәенова Рания Рәис кызы (Кукмара районы);
4. Галиәкбәрова Резедә Рәис кызы (Яшел Үзән шәһәре);
5. Шакирҗанова Гөлназ Рамил кызы (Арча шәһәре);
6. Әюпова Азилә Илшат кызы (Яр Чаллы шәһәре);
7. Билалова Энҗе Илһам кызы (Саба районы);
8. Шәфигуллина Айсылу Камил кызы (Саба районы);
9. Хәсәнова Эльвира Илшат кызы (Мамадыш районы);
10. Габдрахманова Регина Рузил кызы (Актаныш районы);
11. Сайфуллина Руфия Рәлиф кызы (Алабуга шәһәре);
12. Әхмәтова Алия Марсель кызы (Казан шәһәре)
Финалга кадәр ике атна дәвамында 12 кыз бәйгеләргә әзерләнде, иң яхшы хореограф, вокал, сәхнә сөйләме осталары белән эшләде, экскурсия һәм мәдәни чараларга йөрде.
«Татар кызы-2019» республикакүләм бәйгесе финалында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән һәм ярымфиналга узган кызлар да катнашачак. Төп бүләк – дизайнер Луиза Фәсхетдинова бизәгән калфак һәм 50 000 сумлык сертификат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ