Арча татар теле укытучылары үрнәге
Арчада район педагогларының август конференциясе кысаларында «Заман укытучысына – заманча таләпләр» дип аталган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы узды. Район мәгариф идарәсенең мил...
Арчада район педагогларының август конференциясе кысаларында «Заман укытучысына – заманча таләпләр» дип аталган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының секция утырышы узды.

Район мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Энҗе Мостафина узган ел нәтиҗәләре белән таныштырды, 2019-2020нче уку елына методик берләшмә эшен планлаштыру белән таныштырды. Шулай ук районның алдынгы туган телчеләре тәҗрибә белән уртаклашты. «Туган тел» бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучыларының мастер-класслар бәйгесендә «Туган телләрне укытуда заманча технологияләрне эффектив куллану» номинациясе җиңүчесе Гөлназ Йосыпова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2019» бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Рәдиф Исмәгыйлев үз дәресләрендә эшләү алымнары белән таныштырды.

Ландыш НӘСЫЙХОВА
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Казан театрлары сезонны иртәрәк ача
Татарстан башкаласының алты театры иҗади сезонын гадәттәгедән алдарак башлап җибәрәчәк. Артистлар Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатының катнашучылары һәм кунаклары игътибарына премьера спектакльләр...

Татарстан башкаласының алты театры иҗади сезонын гадәттәгедән алдарак башлап җибәрәчәк. Артистлар Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатының катнашучылары һәм кунаклары игътибарына премьера спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Г.Камал ис. Татар дәүләт драма академия театры, К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры, В.Качалов ис. Рус дәүләт зур драма академия театры, Г.Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры Worldskills Kazan кунакларына иң кызыклы спектакльләрен күрсәтәчәк.
Чемпионатта катнашучылар Казанга килә башладылар инде. Дөнья чемпионаты 22 августта старт алачак. Worldskills стандартлары буенча ярышта 63 илдән 1360 кеше катнаша. Искәртеп үтәбез, Россия җыелма командасында 8 казанлы чыгыш ясар дип көтелә.
Традиция буларак күләмле чемпионат кызыклы мәдәни чаралар белән үрелеп барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар