Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлшат Әгъзамова: ПП-марафонга кушылдым

Зәйнең «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлшат Әгъзамова – редакциянең күптәнге дусты. Үзизоляция көннәрен ничек уздырганы хакында сорауга ул менә ниек җавап бирде: «Мәгариф» һәм «Г...

Зәйнең «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлшат Әгъзамова – редакциянең күптәнге дусты. Үзизоляция көннәрен ничек уздырганы хакында сорауга ул менә ниек җавап бирде: «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларын өйгә алдырам. Тик көне-төне эштә булганда, аларны энәсеннән җебенә кадәр укып чыгарга җитешә алмый идем. Рәхмәт төшкере, килде ул көн. Рәхәтләнеп, тәмләп, журналларның һәр битен укыдым. «Гаилә һәм мәктәп»тә әти-әниләр белән эшләгәндә кулланырлык файдалы язмалар күп, балалар белән редакция оештырган бәйгеләрдә дә бик теләп катнашабыз. «Мәгариф»тә дә файдалы, эштә кулланырлык материаллар, хезмәттәшләрем тәҗрибәсе шактый. Һәр санда үземә кирәкле материалларны билгеләп куйдым.
Шуның өстенә дус кызымнан күреп хәзер бик популяр булган дөрес туклану буенча ПП-марафонга кушылдым. 1 айга сузылган әлеге марафонны оештыручы Казан кызы диетолог Ләйсән безгә (барлыгы 47 кеше катнаша) һәр атнага меню төзи. Шуның буенча пешерәм, көненә 2,6 литр су эчәм. Билгеле, уңай нәтиҗә булсын нык ихтыяр көче һәм вакыт кирәк. Миңа бик ошый.
Сезгә дә бер рецепт тәкъдим итәм:
Солы белене
2 аш кашыгы солы көрпәсе, 1 йомырка, 2 аш кашыгы сөт һәм тәменчә тозның барысын бергә кушып болгатабыз һәм табада ике ягын да кыздырып алабыз. Өстәлгә бер ягына эремчекле сыр сылап, урталай бөкләп чыгарабыз.

Тәмле булсын! Өйдә утыруның рәхәт ягын күреп калыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ