Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә карантин игълан ителә

Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта бара. Бүгенге көндә  башкаланың биш мәктәбендә  респиратор-вирус инфекциясе аркасында 13 сыйныф карантинга ябылган.Вахитов районының 18 нче номерлы мә...

Казанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта бара. Бүгенге көндә  башкаланың биш мәктәбендә  респиратор-вирус инфекциясе аркасында 13 сыйныф карантинга ябылган.
Вахитов районының 18 нче номерлы мәктәбенең дүрт сыйныфында, Яңа Савин районының 49 нчы номерлы мәктәбендә ике сыйныфында, Совет районының Инженер үзәгенең биш сыйныфында уку процессы вакытлыча туктатылган. Моннан тыш, берәр сыйныф Яңа Савин районының 31 һәм 143 номерлы мәктәпләрендә вакытлыча ябылган.
Карантин озакка сузылмаячак. Шәһәр мәгариф идарәсендә укучылар бер атна эчендә дәресләргә  әйләнеп кайтачаклар, дип белдерделәр.
Россия буенча статистик мәгълүматларга күз салсак, бүгенге көндә илдә 4 меңгә якын мәктәп карантинга ябылган. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерүенчә, грипп белән гадәттә 3-6 һәм 7-14 яшьләрдәге балалар авырый.  Татарстанда  грипп һәм ОРВИга кагылышлы сораулар буенча кайнар линия эшләп килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ