Мамадыш төбәгенең юбиляр Акъәбие
Бар гомерен туган авылы балаларын укытуга багышлаган мөхтәрәм мөгаллимә Рәшидә апа Әүхәдиеваның бу көннәрдә зур юбилее: аңа 80 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы башланасы елда туган ...
Бар гомерен туган авылы балаларын укытуга багышлаган мөхтәрәм мөгаллимә Рәшидә апа Әүхәдиеваның бу көннәрдә зур юбилее: аңа 80 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы башланасы елда туган ул. Аның әтисен дә, бала чагын да сугыш урлаган. Сугыш турындагы кинолар караганда экраннан күренгән солдатларга да: «Әти», – дип кычкырып, әнисе янына: “Әтине күрдем!” – дип йөгереп кайтып, әнисенең үзәкләрен өзгән буын вәкиле ул. Нинди генә авырлыклар килсә дә, күңел көрлеген югалтмаган, тормышның якасына ике куллап ябышып, өскә – югарыга үрмәләгән. Ул еллар турында болай дип яза Рәшидә Хөсәен кызы: «1941елны сугыш каршы алса, ә 80 яшемне коронавирус каршылады. Гаҗәп бит! Тормыш типкелләрендә типкәләнеп: бер егылып, бер торып баса-баса, 80 ел узып та киткән! Ниләр генә кичермәде безнең җаннар, әмма без бик бәхетле, без әле яшибез. Ә күпмебез, бу яшькә җитә алмыйча, җир куенында ята. Кызганыч.
Безнең авылда 1941 елда 20 дән артык бала якты дөньяга аваз салганбыз, бүген дүртәү яшәп ятабыз. Икәвебез гомер буена «әти» сүзен әйтә алмады. Зиннур абый углы Ясәви белән бер парта артында утырдык. Ул, үзенә ашарга алып килгән ризыгының яртысын миңа бүлеп, биреп минем тамагымны туйдыра иде. Рәхмәт сиңа, яшьтәшем! Район авылларындагы яшьтәшләремне бик күрәсем килә, чөнки безнең язмышлар бик охшаш бит».
Күп еллар мәктәптә эшләү дәверендә «Мәгариф» журналы белән хезмәттәшлектә була ул. «Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән беренче елларым. «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен уздырырга кирәк. 60 нчы еллар, кулланма әсбаплар күп түгел. Тотындым иҗат итәргә. Ярыйсы гына эшкәртмә килеп чыкты бит. Мәктәптә уздырдык. Укытучыларга да, укучыларга да ошады. Төзәткәләп «Совет мәктәбе» нә җибәрдем. Элек бит кешенең хезмәте зур бәяләнә иде. Хат килде: анда шундый юллар язылган иде: «Зур рәхмәт, язмагызны ошатып кабул иттек, басылачак, тагын языгыз». Башым күккә тиде, чөнки бу –минем беренче язмам иде. Аннан соң бу темага күп эшкәртмәләр чыкты, әмма:
Безгә карагач,
Сезгә кызыктыр.
Сез нинди зур,
Ә без бик кечкенә. – дигән юлларны беркем үзгәртмәде. Күп эшкәртмәләрдә кулланылган әлеге юлларның авторы мин идем. Бүгенге көндә дә күп язам, ә орлыгын «Совет мәктәбе» журналы бирде. «Тукай айлыгын йомгаклау », рус теле буенча эшкәртмәләрем басылды. Коллегаларым Шәрипова Гөлфәридә Минһаҗевнаның күп тапкырлар кроссвордлары, физика дәресе буенча эшкәртмәләре, Ләлә Бариевнаның шигырьләре дөнья күрде әлеге басма битләрендә. Безнең шәкертләребез арасында Рузилә Батырша кызы, Гатина Наилә Әсгат кызы Фәсхетдинова, Ринат Миннегаян улы Хәйруллин әлеге абруйлы басма белән озак хезмәттәшлек иттеләр. Без башлаган эш дәвам итә. Чөнки «Мәгариф» журналы укытучы өчен дога китабы ул. Ул аннан башка яши алмый. Мин бүген дә балалар, халык арасында, аларга Ислам диненең нигезләрен, әхлагын аңлатам һәм хезмәтемнең җимешен аларның үз-үзләрен тотышында күрәм. Кеше кеше булып кала, бәхетле була шул вакытта: ике канаты тигез үссә, ягъни бер канаты дөньяви гыйлем, икенче канаты – дини гыйлем», – ди юбилярыбыз.
Рәшидә Хөсәен кызын олуг юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Бүген остазыбыз һәм авылыбызның мөхтәрәм остазбикәсе Рәшидә абыстайның юбилее уңаеннан авылыбыз мәчетендә коръән ашы уздырылды.

Комментарийлар