Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Корбанның «Ватан» китабы тәкъдир ителде

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында шагыйрь, драматург һәм прозаик Рафис Корбанның «Ватан» исемле яңа китабын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды....

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында шагыйрь, драматург һәм прозаик Рафис Корбанның «Ватан» исемле яңа китабын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Язучының шул исемдәге әсәре каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы белән бәйле булганлыктан, кичәнең беренче өлешендә патриот шагыйрьнең язучы әсәрендә яктыртылган тормышы турында барды. Икенче өлешендә республиканың танылган артистлары башкаруында Рафис Корбанның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Кичәне Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова алып барды.
Тантанада тамашачыларга шактый ук таныш галимнәрдән Фоат Галимуллин, Искәндәр Гыйлаҗев, Рөстәм Гыйлметдинов, ерак Кавказ тауларында яшәүче кардәш халыкларыбыз вәкиле – күренекле балкар язучысы Хәсән Шаваев, шагыйрь Муса Җәлилнең Казанда яшәүче оныгы Альберт Җәлилов катнашты. Сәхнәдәге экран аша тамашачыларга Санкт-Петербургта торучы икенче бер кызы — Люция Җәлилова мөрәҗәгать итте.
- Муса Җәлилнең шагыйрь икәнлеген шигырьләреннән укып белә идек, тик нинди батырлык эшләгәнен, төрмәдә нинди шартларда яшәгәнен, тормышын белми идек, романын бик кызыксынып укыдык, - диде Рафис Корбанның «Ватан» романын балкар теленә тәрҗемә иткән аксакал язучы Хәсән Шаваев. – Без татарларны, Татарстанны бик тә хөрмәт итәбез, сезгә карап яшибез.
Үзәккә Рафис Корбан иҗаты куелган әдәби-музыкаль кичә тамашачылар күңеленә бик хуш килде. Язучы халык арасында популярлык казанган әлеге әсәре белән республиканың Тукай исемендәге премиясен дәгъвә итәргә җыена.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ