Спектакльләр уйнап йөрермен дип уйламадым

Казанның Актерлар йортында халык арасыннан артистларны барлау буенча кастинг баруы турында инде язып чыккан идек. Әлеге чара “Халык театры” дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы кысаларында оештырылды.

Ике көн дәвамында барган кастингта жюри 100 гә якын катнашучы арасыннан 3 кешене сайлап алган: Айзилә Шәймөхәммәтова (КФУның журналистика факультеты студенткасы), Рамил Хәйретдинов («Газпром Трансгаз» оешмасында инженер), Людмила Абрамова (Казандагы 23 нче лицейның татар теле укытучысы). Әлбәттә, Айзилә дә безнең өчен бик якын, чөнки ул безнең булачак коллегабыз, ә менә әлеге исемлектә Людмила Васильевна Абрамованы күрү, безнең өчен икеләтә шатлык булды. “Мәгариф” журналы игълан иткән “Мәгариф йолдызлары” дигән мәртәбәле проектның «Минем мәктәбем» номинациясендә Казандагы 23 нче лицейдан IX сыйныф укучысы Вадим Тимофеев  җиңүче дип табылган иде. Әлбәттә, укучысының җиңүендә аның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Васильевнаның да өлеше зур булды. Әлеге күңелле яңалыкны ишеткәч тә, мөгаллимә белән элемтәгә кереп, берничә сорауга җавап бирүен үтендек.

– Людмила Васильевна, “Халык театры” дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсында катнашырга нәрсә сәбәп булды?

– Милли музейда эшли торган улым миңа әйтмичә-нитмичә генә анкета тутырып җибәргән. Бәйге комиссиясеннән шалтыраткач, аңламыйча тордым, аннары көлеп җибәрдем. Каршы килмәдем инде, соңыннан улыма рәхмәт әйттем. Җиңү турында уйлаганчы, хәзерге татар милли театрының күренекле шәхесләре белән очрашу, аралашу татар теле укытучысы өчен бик зур вакыйга булды.

Мин инде, бер-ике генә шигырь сөйләп, кайтып китәрмен дигән идем, күрәсең, матур сөйләгәнмендер, кабат-кабат чакырдылар. Жырлап та күрсәтергә туры килде. Нурия Измайлова, Клара Булатова шигырьләрен сөйләдем, өч җыр җырладым, шуларның икесе халык җырлары.

– Үзегезне җиңүчеләр рәтендә күргәч, нинди хисләр кичердегез?

– Мин бит инде олы кеше, алай бик артык очынып китмәдем. Аннары, мин бит укытучы кеше, тәжрибәле. Анда күбесенчә яшьләр иде. Укытучы бит ул, үзегез беләсез,  биюче дә, жырчы да, актёр да… Миңа калса, кайсы гына мөгаллимне сәхнәгә чыгарсак та, ул профессиональ актердан ким кыланмаячак. Шулай да, үземне өч җиңүче арасында күрү бик рәхәт булды.

– Әлеге конурстан соң, укытучы булып гомерем әрәмгә узган, нигә артист булмадым микән дигән уй килмәдеме?

– Юк. Мин гомерем буе болай да артист булдым инде. Балаларга җырладым да, биедем дә, көлдем дә, еладым да…

– Людмила Васильевна, Галиәсгар Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театрының  нинди спектаклендә, кайсы рольне башкарасыгыз килә?

– Хәзер яшь кеше түгел бит инде. Берәр әби роле дә ярый инде, дидем жюрига. » Зәңгәр шәл»гә алабыз диделәр. Мин инде спектакльләр уйнап йөрермен дип уйламаган да идем… Бигрәк тә, Камал театрында. Ә шундый зур, мәртәбәле проектка эләгүемә бик шатмын. Бу конкурсны оештыручыларга, жюрига олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Еллар бер-бер артлы уза да уза, менә Театр елының да ике ае гына калып бара. 100 елдан артык тарихы булган татар театры югалмасын иде. Миллэтебезне саклап калуда анын тоткан урыны алыштыргысыз, бик ЗУР бит.

Әлеге проектта җиңүчеләрнең һәммәсенә дә зур сәхнәдә зур уңышлар теләп калабыз. Театр афишаларын күзәтеп барып, халык йолдызлары катнашкан тамашаны без дә карарбыз әле.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий