Татар балалар лидер мәктәбе “Асыл” көзге каникул көннәрендә Татарстанда һәм чит төбәкләрдә яшәүче татар балаларын үзенә җыя. Чараны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, “Идел” яшьләр үзәге оештыра. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова журналистлар алдында чыгыш ясап, әлеге хәрәкәтнең 10 ел элек башлануын хәбәр итте. “Чараның төп максаты татар балалары арасыннан иң активларын барлау, аларны һәряклап үстерү”, – диде ул.
Татар балалар лидер мәктәбе бер атна дәвамында эшләячәк. Анда Әстерхан, Иваново, Новосибирск, Пенза, Самара, Сарытау өлкәләреннән, Мәскәү шәһәре, Татарстан һәм Удмуртия Республикаларыннан VII-XI сыйныф укучылары килә. Барлыгы 170 бала көтелә. Чарада катнашу өчен бары тик анкета гына тутырырга кирәк булган.Бу турыда «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сөйләде.
“Мәгариф” журналы корреспондентының: “Смена барышында чараларның күпмесе татарча узачак, татар язучылары, шагыйрьләре белән очрашулар планлаштырыламы?” – дигән сорауларына да Ләйсән Сафина җавап бирде.
“Башта балаларның күпмесе ни дәрәҗәдә татарча сөйләшкәнен ачыклаячакбыз, – диде ул. – Төрле лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар үткәрергә килгән спикерлар чараларын нинди телдә үткәрсәләр дә, үз ихтыярларында. Ә татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашуларга килгәндә, төрле премияләргә лаек булган яшь язучылар һәм шагыйрьләрне чакырырга уйлыйбыз. Ә инде урта һәм өлкән буын иҗат вәкилләре килеп, осталык дәресләре уздырабыз дисәләр, без шатланып риза булачакбыз.”