Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телендә 8 фән буенча ТДИ тапшырып була

Республикада татар телендә 8 фән буенча төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен шартлар тудырылган. Бу хакта республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр...

Республикада татар телендә 8 фән буенча төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен шартлар тудырылган. Бу хакта республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен узганда укучыларга туган тел һәм әдәбияттан имтихан тапшыру мөмкинлеге дә бирелә. Бүген республикада татар телендә 8 фән буенча төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен шартлар тудырылган. Министр август киңәшмәсендә катнашучыларга  «ТР Дәүләт телләре турында» законының тормышка ашырылуы турында сөйләде.
— Гомуми белем бирү системасының төп юнәлешләренең берсе – республикада яшәүче халыкларның милли-мәдәни үсешенә ярдәм итү, телләр төрлелеген саклау, балаларда гомумроссия гражданлык тәңгәллеге тәрбияләү. Милли мәгарифне үстерү концепциясе гамәлдә. Һәр районда аны тормышка ашыру буенча юл карталары әзерләнде, - диде Рафис Борһанов. 

Министр Татарстан мәктәпләрендә 7 тел туган тел буларак өйрәнелә, 6 телдә белем бирелә. Уку йортларының кадрлар, укыту-методик ярдәмлек белән тәэмин ителүен әйтеп узды.  Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты белән берлектә 1-9 сыйныфлар өчен «Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле», «Туган тел», «Туган телдә әдәбият» фәннәреннән үрнәк уку программалары федераль реестрга кертү өчен әзерләнде.
— Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты буенча 1- 9 сыйныфлар өчен яңа буын укыту-методик комплектлар эшләнә. Татар теле һәм әдәбияты буенча 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрнефедераль исемлеккә кертү буенча эш алып барыла. Моннан тыш төбәк нәшриятларыннан чуаш, удмурт, мари, мордва телләре буенча уку әсбапларын сатып алабыз, - дип хәбәр итте министрлык башлшыгы. 

Уку әсбаблары федераль исемлеге 2020 ел башында әзер балачак. ТР август киңәшмәсе пленар утырышы кунагы — Россия Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина әйтүенчә, иске исемлектә булган китаплар 2020 ел азагына кадәр гамәлдә булачак.
Айгөл ЮНЫСОВА 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Баланы мәктәпкә әзерләгән вакытта, иминият полисы турында онытмагыз!

Озакламый мәктәпкә барырга вакыт җитә. Һава торышы һәм кибет киштәләре бу турыда искәртеп тора кебек. Дәфтәрләр һәм китаплар белән беррәттән, җаваплы әти-әниләр балаларына бәхетсезлек очракларыннан им...

Озакламый мәктәпкә барырга вакыт җитә. Һава торышы һәм кибет киштәләре бу турыда искәртеп тора кебек. Дәфтәрләр һәм китаплар белән беррәттән, җаваплы әти-әниләр балаларына бәхетсезлек очракларыннан иминият полисын да рәсмиләштерә.
Яңа уку елы башлану белән, Ак Барс Иминият компаниясе мәктәп укучылары өчен иминият полисын озайту яки рәсмиләштерү турында хәбәр итә. Башлангыч сыйныф укучылары һәм яшүсмерләр башкаларга караганда ешрак имгәнә. Хәрәкәтчән, энергияләре ташып торган һәм аралашучан балалар барысын да сынап карарга тырыша. Шул ук вакытта, тәҗрибәсез булу сәбәпле, балалар һәрвакытта да хәлне дөрес бәяләми, шуңа күрә төрле имгәнүләр һәм җәрәхәтләр аларның үсү рәвешендә юлдаш булып тора. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкса, ата-аналарга дәвалау һәм тернәкләндерү чыгымнарын да күтерегә туры киләчәк. Әлеге вәзгыятьтә рәсмиләштергән иминият полисы гына гаилә бюджетын саклап калырга ярдәм итәчәк.
Ак Барс Иминият полисларының өстенлеге – иминият базарында арзан продуктлар арасында булуы. Иминият полисын рәсмиләштерү клиентка көтелмәгән хәлләр вакытында өмет бүләк итә: сәламәтлеккә зыян килгән очракта матди булышлык һәм квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә. Иминият очрагы буенча карар кабул ителгәннән соң, ун эш көне эчендә акча түләнә. Полисны «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ сайтына кереп рәсмиләштерергә була https://sgabs.ru/products/person/.
Башка программалардан аермалы буларак, Ак Барс Иминият полисы каникуллар һәм ял көннәре чорында, атнага җиде көн һәм тәүлегенә 24 сәгать бөтен дөнья буенча гамәлдә. Ә иң мөһиме, Ак Барс Иминият полисына спорт белән шөгельләнү дә кертелә.
«Тәүлегенә 24 сәгать буе балалар янында булып, аларны саклап торырга мөмкин түгел, - дип белдерде «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ туры сатулар Департаменты Директоры Камил Туктаров. – Иминият полисы, көтелмәгән хәлләрдә, гаиләгез һәм балагыз ярдәмсез калмаячагына ышаныч уята».
14 август көнне «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ 13 нче туган көнен билгеләп үтте. Шуңа бәйле, 18 августка кадәр, компания сайтында «absBday» промокодын кертеп, 13% ташлама белән полис рәсмиләштерү мөкинлеге бар. Ташлама бәхетсезлек очракларыннан, спортсменнарны, чит илгә чыгучыларны һәм милекне иминиятләштерү полисларына кагыла.
*Услуги предоставляются ООО «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ», лицензия ЦБ РФ СИ № 3867 от 06.06.2019, лицензия ЦБ РФ СЛ № 3867 от 06.06.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ