Әдәплелек иленә сәяхәт

(Зурлар төркеме өчен сөйләм телен үстерү шөгыле)

Равилә ХӘМЗИНА,

Саба районы Шәмәрдән авылындагы 3 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: Р.Фәхреддиннең «Балаларга үгет-нәсыйхәть» хезмәте ярдәмендә балаларга әхлак тәрбиясе бирү.

Бурычлар: әдәплелек төшенчәсе белән таныштыру; сөйләмдә әдәплелекне күрсәтщ торган сүзләрне куллану; балаларның сөйләм телен, кызыксынучанлыкларын һәм күзаллауларын үстерү; аралашу культурасын, кешеләргә карата игелеклелек, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук, күпер төзү өчен биремнәр язылган «такталар», мендәрләр (бала саны буенча), магнитофон (салмак көй).

Алдан башкарылган эш: балаларны Р.Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, шөгылебезне башлыйбыз. Бер-беребезгә хәерле иртә теләп алыйк әле.

Балалар.

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Тәрбияче. Без бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

Балалар. Хәерле иртә.

Тәрбияче. Хәерле иртә сүзләрен нинди сүзләр алыштыра ала?

Балалар. Исәнмесез, әссәламәгаләйкем, кайнар сәлам, исән-имин яшисезме? Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

Тәрбияче. Нәрсә ул исәнләшү?

Балалар. Исәнләшү ул – кешегә сәламәтлек теләү. Исәнләшү ул – игътибарлылык билгесе.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. «Бик зур гыйлемгә ия булып та, кешенең әхлагы түбән дәрәҗәдә булса, ул кеше, алга барудан бигрәк, артка таба бара» – дип язып калдырган Ризаэддин Фәхреддин үзенең «Тәрбияле бала» китабында. Исәнләшү – ул әхлак, әдәплелек билгесе. Ә нәрсә соң ул әдәплелек? Сез ничек аңлыйсыз? (Балалар фикерләре тыңланыла.)

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Әдәпле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дусларын кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.

Бүгенге шөгыльдә мин сезне Әдәплелек иленә сәяхәт итәргә чакырам. Әлеге илдә нидер булган. Бар халык та дорфа, тупас итеп сөйләшә, үзләрен тәртипсез итеп тота башлаганнар. Аларга безнең ярдәм кирәк. Булышабызмы? Нәрсә белән барыйк икән? Мин сезгә ак болытларга утырып сәяхәт итәргә тәкъдим итәм. (Балалар кечкенә мендәрләргә утыралар. Салмак көй яңгырый.)

         Тәрбияче. Күзләрегезне йомыгыз. Тирән итеп сулыш алыгыз. Үзегезне йомшак-йомшак ак болытта утырган кебек хис итегез. Менә сезнең болыт әкренләп кенә күккә күтәрелә. Битегезне йомшак кына җил иркәләп уза. Әкренләп кенә кояш нурлары астыннан узасыз. Нурлар сезнең борын очларын, колакларны, иреннәрне кытыклап иркәли. Әкрен генә болытлар безне җиргә төшерә. Күзләрне ачтык. Каршыбызда – Сәлам елгасы. Балалар, ни өчен бу елганы шулай дип атадылар икән?

Балалар. Бу елга белән бөтен кеше дә исәнләшеп китәдер.

Тәрбияче. Бәлки, шулайдыр. Онытмагыз: безнең сәяхәтебез серле урыннан башлана. Бәлки, бу елганың суы тылсымга иядер. Исәнләшергә яратмаган, исәнләшә белмәгән кеше, аның суын эчеп, исәнләшә башлый торгандыр. Сез ничек уйлыйсыз? Безгә елганың икенче ярына чыгарга кирәк. Ничек чыгарбыз икән? (Балалар фикерләре тыңланыла.)

Балалар. Көймә белән, йөзеп, күпер төзеп чыгарга була.

Тәрбияче. Бик дөрес. Карагыз әле, яр буенда ниндидер такталар ята. Аларга нәрсәдер язылган. «Әгәр дә сорауларга дөрес җавап бирсәгез, Ягымлылык күпере төзеп, елганың икенче ярына чыга алачаксыз», – диеп язылган. Төзибезме? Сез әзерме?

Балалар. Әйе, без әзер.

Тәрбияче.

1 нче сорау. Дустың белән ничек ягымлы итеп хушлашырга була?

2 нче сорау. Нинди кешене әдәпле кеше дип әйтәбез?

3 нче сорау. Кеше елмайсын өчен нәрсә эшләргә була?

4 нче сорау. Бер-беребезне үпкәләткән вакытта нишләргә кирәк?

5 нче сорау. Нәрсәне дә булса алып бирүләрен сораганда, нинди тылсымлы сүз белән мөрәҗәгать итәләр?

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, Ягымлылык күпере әзер. Елганың икенче ярына – болынлыкка чыктык. Әйдәгез, ямьле болында бераз ял итеп алабыз.

Физкультминут.

Син барасың, мин барам, (урында атлау)

Син чабасың, мин чабам, (йөгерү)

Син йөзәсең, мин йөзәм, (йөзү хәрәкәтләре ясау)

Син эчәсең, мин эчәм, (эчү)

Син ашыйсың, мин ашыйм, (ашау хәрәкәтләре ясау)

Син уйныйсың, мин уйныйм, (уйныйлар)

Син җырлыйсың, мин җырлыйм, (җырлаган рәвеш ясау)

Син биисең, мин биим, (бииләр)

Без бергә – тату дуслар, (чәбәклиләр)

Аермаслар дошманнар. (Чәбәклиләр.)

Балалар урыннарга утыралар.

Тәрбияче. Менә без сезнең белән Әдәплелек иленә килеп тә җиттек. (Экранда – үпкәләшкән, ачуланышкан, елаган, өстәл янында пычранып, ямьсезләнеп утырган балалар рәсемнәре.) Аларга нәрсә булды икән? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)

Тәрбияче. Алар бит элек андый булмаганнар. Әдәплелекне бөтенләй онытканнар. Ничек ярдәм итәбез соң аларга?

Балалар. Ничек тәртипле, әдәпле булу турында сөйләргә кирәк.

Тәрбияче. Ә безгә ярдәмгә Р.Фәхреддиннең «Балаларга үгет нәсыйхәт» хезмәте ярдәмгә килер. Мин сезгә бу китапка кергән җөмләләрне укырмын. Һәм әлеге ил балаларына аңлатып үтәрбез.

– Үзегездән буй һәм акыл ягыннан кечеләрне түбән күрмәгез, гакылыгыз вә байлыгыгыз белән мактанмагыз.

– Кешеләр турында күркәм фикердә булыгыз, яхшы эшләрен сөйләгез, яман эшләрен яшерегез, әмма үткәннәрне изгелектән башка нәрсә белән искә алмагыз.

– Кем генә булсагыз да, адәм балалары белән әдәпле мөгамәлә кылыгыз.

– Кешеләргә йомшак вә мөлаем сүзле, ихласлы булыгыз.

– Ата-аналарыгызга, әби-бабайларыгызга игелек кылыгыз.

– Тәрбияле бала үзенә хәзерләнеп бирелгән чәйне яхшы гына утырып эчәр һәм икмәкне кадерләп кенә ашар.

– Тәрбияле бала, ашаганда, һич ашыкмас. Икмәк валчыкларын читкә төшермәс. Ашны ашъяулыгына вә үзенә киемнәренә түкмәс. (Балалар белән бергә фикер алышу.)

Тәрбиче. Булдырдыгыз. Әлеге балаларга карагыз әле: алар бик шат, йөзләрендә елмаю. Бу нәрсәне аңлата икән?

Балалар. Алар дуслашканнар. Бер-берсенә матур сүзләр белән генә эндәшәләр. Ашау өстәле янында тәртипле утыралар.

Тәрбияче. Менә Әдәплелек илендә тәртип унашты. Без моның өчен нәрсәләр эшләдек? (Балаларның җаваплары тыңланыла.) Ә хәзер балалар бакчасына кайтырга кирәк.

(Салмак көй яңгырый.)

Тәрбияче. Ак болытларга утырдык. Менә сезнең болыт әкренләп кенә күккә күтәрелә. Битегезне йомшак кына җил иркәләп уза. Әкренләп кенә кояш нурлары астыннан узасыз. Нурлар сезнең борын очларын, колакларны, иреннәрне кытыклап иркәли. Әкрен генә болытлар безне җиргә төшерә. Күзләрне ачтык.

– Без сезнең белән кайда сәяхәт иттек?

– Сезгә ошадымы?

– Авырлыкларга очрадыгызмы?

– Бүгенге сәяхәтебез сезне нәрсәгә өйрәтте?

– Алган белемнәрегез турында кемнәргә сөйләрсез?

 

Добавить комментарий