Укытучым  

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбе укытучысы. Педагогик стажы – 13 ел.

Ачар өчен белем ишекләрен

Түккәнсездер күпме йөрәк көчен

Сездән алган белем ачкычлары

Иң кадерле бүләк безнең өчен

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Мәктәп еллары сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Укытучы тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла. Рәисә Әхәт кызы Мохитова – шундыйланың берсе иде. 1935 елнын май аенда Украинаның Ветка шәһәрендә дөньяга килсә дә, аның балачагы Әгерҗе районы Яңа Эсләк авылында уза. Кызы туу шатлыгын әти-әнисе белән уртаклашырга кайткан әтисе Әхәткә Яңа Эсләк авылында директор булып эшләргә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, яшь гаилә авылда төпләнеп кала. Әнисе –Вафа, Ветка шәһәрендә типографиядә эшләгән була, авылда да китапка булган мәхәббәтен югалтмый, китапханәче эшен башлап җибәрә һәм шулай ук элемтә бүлекчәсендә дә хезмәт куя. Сугыш башлана. 1944 елда Әхәт Ибраһим улы сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый. 1951 елда Рәисә Әхәт кызы, җидееллык мәктәпне бары тик «5»ле билгеләренә тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. 1955елда юллама белән Кече Тархан мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп эшкә җибәрелә һәм 44 ел гомерен  балалар укытуга багышлый. Укучылары, эшләгән мәктәбе турында сораганда аның тавышы көрәеп, йөзе җанланып, яктырып китә иде. «Мин укучыларыма беркайчан да «2»ле куймадым. Сабый бит бүген булдыра алмаса, иртәгә өйрәнер, – дидем. – Сабый күңеле бик нечкә, һәр яхшы сүзең – алар өчен шифа. Укуларында аз гына яхшы якка үзгәреш сизсәм дә, билгене сиңа зуррак итеп куям дия идем. Шуңа да сөенеп, канатланып кайтып китәрләр иде. Һәрберсе турында сөйли алам, ышанычымны акладылар, Кеше булдылар», – дип яратып искә ала иде мәктәптә эшләргән елларын Рәисә Әхәт кызы. Укучылары өчен ул – чын Кеше, остаз, икенче әниләре булды, укучылары да Рәисә апа лаеклы ялга чыккач та, хәлен белергә, рәхмәт әйтергә, киңәш сорарга килеп йөрделәр, ташламадылар. Кече Тархан авылының Ак әбисе булып яшәде ул, бер дини мәҗлес тә аннан башка узмады. Тормыш юлы гел сикәлтәсез булмаган кебек, Рәисә апаның да тормышы гел ак полосалардан гына тормаган. Башта 25 яшьлек улын җир куенына салса, аннары тормыш иптәшен җирләргә туры килә аңа. Сабырлыгы, җор телелеге, тормышны, хезмәтен ярату, Аллаһка ышану аңа бу авыр сынауларны үтеп чыгарга, яшәргә көч биргәндер. Әлбәттә аның хезмәте җитәкчеләре тарафыннан да югары бәяләнде, эшләү дәверендә бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнде һәм 1977 елда аңа Мәгариф отличнигы исеме бирелде.

Әгәр миннән: «Башлангыч сыйныф укытучысы нинди булырга тиеш?» – дип сорасалар, мин һич икеләнмичә: «Рәисә апа кебек!» – дияр идем.

Рәисә Әхәт кызы Мохитова – бик күп буыннарга җитәрлек тәрбия орлыклары салган, көчле укучылар тәрбияләгән,Татарстан тарихында, кече Ватаны – Тарханында эз калдырган шәхес. Авыр туфрагың җиңел булсын! Тар каберең киң булып, тыныч йокла, Рәисә апа! Синең ачык йөзең, йомшак телең, төпле киңәшләрең безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

 

Добавить комментарий