Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңүнең 75 еллыгына фотокүргәзмә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үткән көннәрдә, фотограф Фәрит Гобәевның «Татмедиа» галереесында «Победа. Одна на всех» дип аталган күргәзмәсе ачылды.«Фәрит Гобәев — республиканың иң танылган һәм сәлә...

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үткән көннәрдә, фотограф Фәрит Гобәевның «Татмедиа» галереесында «Победа. Одна на всех» дип аталган күргәзмәсе ачылды.
«Фәрит Гобәев — республиканың иң танылган һәм сәләтле фотографларының берсе, – диде күргәзмәне ачканда «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. – Аның фотосурәтләре күңелгә үтеп керә, образлары шәп».

Әлеге проектны тормышка ашыру биш ел элек – Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан башланган. Шул вакыт эчендә фотограф республиканың 43 районында булып, анда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен сурәткә төшергән. «Һәрберсен таныйм, алар миңа инде туганнарым кебек якын, – ди фотограф үзе дә. – 5 ел эчендә кайберәүләр инде вафат та булгандыр. Бу күргәзмә аларның гомерен, батырлык гомерен озайтучы бер чара булып тора».
Оста һәрбер төшергән сурәтен аклы-каралы форматта тәкъдим итә. «Шул рәвешле геройлар тормышының көчен, рухын күрсәтәсем килде», – ди ул.
Фәрит әфәнде «Логос» нәшрият йорты ярдәме белән шул ук исемдә китап та бастырып чыгарган. Анда 150 дән артык сугышта катнашучы һәм 6 Советлар Союзы герое фотосурәтләре, шулай ук Үлемсез полктан күренешләр урын алган. Әлегә тираж кечкенә – нибары 200 нөсхә басма дөнья күргән. Алар районнарга таратылачак. Әмма Фәрит әфәнденең хыялы бар – әлеге китап һәр өйдә булырга тиеш. Район хакимиятләре күтәреп алса, бу чынга ашмаслык хыял түгел.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ