20 март 2025 яңалыклары
-
Фольклор ансамбле мәктәпләрдә сәнгать дәресләре үткәрә
Үзеңнән башларга! Татар филармониясенең Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар музыкасы дәүләт ансамбленең эш девизы әнә шул. Мәктәп балаларында телгә, милли үзенчәлекләргә кызыксыну уяту җәһәтеннән, әлеге коллектив республика уку йортларында сәнгать дәресләре үткәрә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне» : ата-аналар имтихан тапшырды
Бүген, 20 март, Казанның 188 нче күппрофильле лицее базасында әти-әниләр БДИ тапшырып карады. Әлеге чара «Бергә тапшырабыз. Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне» акциясе кысаларында уза.
-
«Минем Россиям: музыкаль сәяхәт» фестивале Казанда
Казанда Россиянең атказанган артисты Оксана Федорова «Минем Россия: музыкаль сәяхәт» Бөтенроссия фестивален тәкъдим итә. 19–21 мартында Казанда «Минем Россиям: музыкаль сәяхәт» Бөтенроссия фестивале уза, ул Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Оксана Федорова фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проект милли мәдәни мирасны популярлаштыруга һәм классик музыка өлкәсендә яшь талантларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
-
Казанда “Нәүрүз” бәйрәме
Казанда 22 март көнне төрки һәм иран халыкларының «Нәүрүз» республика бәйрәме була. Азәрбайҗаннар, әфганлылар, башкортлар, дагстанлылар, иранлылар, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, татарлар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр, тувалылар, бурятлар һәм башка халыклар бер мәйданчыкта үз халыкларының мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк.