Логотип Магариф уку
Цитата:

15 киңәш. Балалар суда корбан булмасын дисәк...

Кызганыч, җәй хәвеф-хәтәрләрдән дә азат түгел шул. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, июнь аенда гына да 22 кеше су корбаны булган. А...

Кызганыч, җәй хәвеф-хәтәрләрдән дә азат түгел шул. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, июнь аенда гына да 22 кеше су корбаны булган. Алар арасында өч бала да бар. Бу хәвефләрнең төп сәбәбе – җиһазландырылмаган урыннарда, айнык булмаган килеш су коену һәм балаларны тиешле дәрәҗәдә карамау. Күпме генә кисәтүләр булса да, кызганыч, һәркем дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми шул.


WhatsApp Image 2018-07-04 at 09.10.28


Су коенганда үзеңне ничек тотарга? Балаларны ничек хәвеф-хәтәрдән сакларга? Бу очракта йөзә белү бик әһәмиятле роль уйный. Әмма кайчак бу да кешене коткарып кала алмый. Шуңа күрә үзегез һәм балаларыгызны бик яхшы йөзә дип санасагыз да, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:



  1. Махсус су коену өчен җиһазландырылган урыннарда гына су керегез.

  2. Исерткеч эчемлекләр эчкән килеш су коенмагыз.

  3. Ашауга ук суга керергә киңәш ителми. 1-1,5 сәгать сабыр итәргә кирәк.

  4. Суга әкренләп, тәнне салкын температурага күнектерә-күнектерә генә керергә кирәк. Эсседән кинәт салкынга керү хәтта сулышны да туктатырга мөмкин.

  5. Авыру билгеләре (авырту, югары температура, күңел болгану һ.б.) булган очракта, суга керү тыела.

  6. Кечкенә балалар катгый рәвештә олылар күзәтүе астында гына су коенырга тиеш, аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз.

  7. Күп кешеле пляжда булганда, балаларыгызны күздән югалтмас өчен, аларга ачык төстәге су коену киеме кидертегез.

  8. Кечкенә балаларны суның температурасы 22 градустан түбән булмаганда гына суга кертергә киңәш ителә.

  9. Йөзә белмәүче балалар һәрвакыт саклык боҗралары һәм җилетларыннан файдаланырга тиеш. Саклык җиһазлары булса да, ярдан еракка китәргә ярамый.

  10. Коену өчен махсус билгеләнгән урыннардагы чикләгеч билгеләрне узып чыгу тыела.

  11. Йөзеп баручы судно, сал һәм башка объектларга якын килергә ярамый.

  12. Ярлардан, күперләрдән һәм башка шундый биек урыннардан суга сикерү катгый тыела. Махсус шуның өчен ясалган урыннарда гына су астына чуму рөхсәт ителә.

  13. Әгәр суда вакытта көчле агым башланса, агымга каршы йөзәргә киңәш ителми. Мондый очракта максималь дәрәҗәдә ярга якынлашырга тырышып, агым буенча йөзәргә кирәк.

  14. Әгәр аякны көзән җыера башласа, паникага бирелергә ярамый. Тынычланып, аркага ятарга һәм аякны ышкый-ышкый ярга таба йөзәргә кирәк.

  15. Суда булганда каты итеп кычкырырга һәм ялган ярдәмгә чакыру сигналлары бирергә ярамый. Югыйсә, чын куркыныч килеп чыккан очракта, моны ялган сигнал дип уйлап, ярдәмгә килмәскә дә мөмкиннәр.


Җәйге ялларыгыз күңелле һәм тыныч үтсен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ