Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәмгыять белеме дәресләренең кыскартылуы бар

Мәгълүм ки, чыгарылыш сыйныф укучылары арасында бердәм дәүләт имтиханнарында җәмгыять белеме фәнен сайлаучылар, төп имтиханнар булган – математика һәм рус теленнән БДИ тапшыручылардан кала, елның-елында иң күбесе була килә.

Әйтик, узган ел Татарстанда 5986 кеше җәмгыять белеменнән БДИ тапшырды. Чагыштыру өчен: тарихтан имтихан тапшыручылар – 1664, ә информатикадан 3289 укучы гына иде. Шулай булмыйча?! Кайсы гына вузга керим дисәң дә, җәмгыять белеменнән БДИ тапшырган булуың сорала.

Тик киләчәктә җәмгыять белеме фәненә караш үзгәрер төсле. Чөнки моннан соң 6 – 8 нче сыйныфларда укучыларны җәмгыять белеме дәресләреннән азат итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Россия мәгариф министрлыгы закон проекты әзерләгән. Анда әөтелгәнчә, төп гомуми белем бирүдәге укыту планы буенча җәмгыять белеме фәне 9 нчы сыйныфтан укытыла башларга тиеш. Әлеге документта бу сыйныфта атнасына бер дәрес исәбеннән уку елындагы 34 атна эчендә 34 сәгать җәмгыять белеме дәресе укытырга тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта җәмгыять белеме дәресләре 6 нчы сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр укытыла. Һәр сыйныфта атнасына берәр сәгать исәбеннән дүрт сыйныф дәвамында укучылар 134 дәрес җәмгыять белеме үзләштерәләр.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ