Казан остаз-мәгърифәтчеләрне берләштерде
3–5 август көннәрендә Казанда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе форумы уза.
3–5 август көннәрендә Казанда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе форумы уза. Россиянең 55 төбәгеннән килгән 100 укытучы-блогер белем бирү өлкәсендә цифрлы киңлек мөмкинлекләре, педагогның җәмгыятьтәге һәм медиамохиттәге роле турында фикер алыша.
Быелгы форум Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Аның төп максаты – цифрлы киңлектә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм алдынгы педагогик тәҗрибәне киң тарату, төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, шулай ук яңа уку елы алдыннан остаз-мәгърифәтчеләрнең һөнәри осталыгын үстерү.
Бүген Казанның 146 нчы «Ресурс» лицеенда «Цифрлы мохиттә дәүләт мәгариф сәясәтен гамәлгә ашыруда уртак алымнар булдыру» темасына семинар оештырылды.
Форумда катнашучыларга Россия Мәгариф министрлыгының Тышкы коммуникацияләр һәм референтура департаменты директоры урынбасары Анастасия Савченко мөрәҗәгать итте. Ул бүгенге көндә укытучының белем бирүче генә түгел, ә җәмәгать фикерен формалаштыручы, интернет киңлегендә ышанычлы мәгълүмат таратучы лидер булуын ассызыклады.
– Сез җәмгыятькә файдалы контент булдырасыз, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга өлеш кертәсез һәм дөрес булмаган мәгълүматка каршы торасыз. Бу – бүгенге көндә безнең иң мөһим бурычларның берсе, – диде ул.
Үзәк федераль округының федераль координаторы Андрей Чернецков та укытучы-блогерларның әһәмиятенә тукталды. Аның фикеренчә, алар Россия Мәгариф министрлыгы яңалыкларын укучыларга, ата-аналарга һәм киң җәмәгатьчелеккә дөрес итеп җиткерә, педагог һөнәренең абруен күтәрә һәм хезмәттәшләренә дә практик киңәшләр бирә.
146 нчы «Ресурс» лицее директоры, остаз-мәгърифәтчеләр берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Диләрә Кәримова быел форумның тәүге тапкыр Татарстанда узуын билгеләп үтте.
– Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән форумны нәкъ менә Казанда үткәрү тәкъдиме хуплау тапты. Бу безнең республика өчен зур ышаныч һәм җаваплылык, – диде ул.
Аның сүзләренчә, укытучы-блогер бүген педагогик осталык белән беррәттән медиакомпетенцияләргә дә ия булырга тиеш. Социаль челтәрләрдә сыйфатлы, файдалы һәм ышанычлы контент булдыру өчен махсус белем һәм күнекмәләр кирәк. Соңгы елларда бу юнәлештә «Машук», «Сенеж» һәм башка белем бирү үзәкләрендә системалы укулар үткәрелә.
Бүген Татарстанда якынча 300 укытучы-блогер эшләп килә. Форум аларга Россиянең төрле төбәкләреннән килгән хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу, уңышлы проектлар белән танышу һәм яңа идеяләр туплау мөмкинлеге бирә. Татарстаннан иң актив ун остаз-мәгърифәтче форумның төп катнашучылары исемлегенә кергән.
Форумның өченче көнендә катнашучылар Казанның яңа мәктәпләре белән танышачак, 107 нче «Ачыш» гимназиясендә булачак, остаханәләрдә катнашачак һәм мәдәни-агарту программасы кысаларында Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәт кылачак.
Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе берничә ел элек Россия Мәгариф министрлыгы каршында оештырылган. Аның составына социаль челтәрләрдә мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып баручы, педагогик тәҗрибәсе белән уртаклашучы һәм Россия мәгарифенең уңай тәҗрибәләрен популярлаштыручы укытучы-блогерлар керә.





Комментарийлар