Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан колледжларына 50 меңнән артык абитуриент гариза тапшырган

Татарстанның урта һөнәри белем бирү йортларында кабул итү кампаниясе дәвам итә. Абитуриентлардан инде 50 меңнән артык гариза килгән.

Документларны 15 августка кадәр, ә иҗади яки һөнәри юнәлешләр буенча өстәмә имтиханнар каралган белгечлекләргә — 10 августка кадәр тапшырырга мөмкин.

2026/2027 уку елына 17 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Иң популяр юнәлешләр:

  • медицина;
  • хезмәт күрсәтү өлкәсе;
  • төзелеш;
  • машина төзелеше;
  • педагогика;
  • нефть химиясе.

Гаризаны түбәндәге ысуллар белән тапшырырга мөмкин:

  • кабул итү комиссиясенә шәхсән килеп;
  • «Дәүләт хезмәтләре» төбәк порталлары аша;
  • «Колледжга онлайн укырга керү» федераль суперсервисы аша.

Әдилә Борһанова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ