Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 проценты БДИ нәтиҗәләрен яхшырткан
Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларының 70 проценты, бер фәннән БДИны кабат тапшырып, нәтиҗәләрен яхшырткан. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында җиткерде.
Быел республикада 3 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнарның берсен кабат тапшырган. Аларның 13 проценты элеккеге нәтиҗәсен саклап калган, ә 17 процентының баллары кимегән.
Быелгы уку елында Татарстанда 416 укучы БДИда югары нәтиҗә күрсәткән. 364 чыгарылыш сыйныф укучысы 100 әр балл туплаган, 50 укучы исә ике фәннән 200 балл алган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар