Татарстан мөгаллимәсе Алия Шаһаева проекты «Евразия» халыкара премиясендә өченче урын алды
Мәскәүдәге «Россия» милли үзәгендә «Евразия» халыкара премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
«А. С. Пушкин педагогикасы социаль һәм мәдәни үзгәрешләр шартларында: шагыйрь мирасыннан мәгарифкә һәм фәнгә» проекты «Тынычлык теле» номинациясендә өченче урынга лаек булды.
Проектның авторы һәм җитәкчесе – педагогика фәннәре кандидаты, доцент, «А. С. Пушкин исемендәге мәгариф оешмалары һәм педагоглар бердәмлеге» халыкара ассоциациясе җитәкчесе, Казан федераль университетының Үзбәкстан Җиззах шәһәрендәге филиалы директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Алия Шаһаева.
Форумда Россия, Үзбәкстан һәм башка илләрдән педагоглар, галимнәр, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм партнерлар катнашты. Алия Шаһаева җитәкләгән ассоциация Россия, Беларусь, Казахстан, Төркия, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Әрмәнстан һәм башка дәүләтләрдән 67 мәгариф оешмасын җыйган. Алия Шаһаева фотолары.





Комментарийлар