Мәктәпләрдә падел дәресе кертергә мөмкиннәр
Россия падел Федерациясе әлеге спорт төрен мәктәп программасына кертү өчен кирәкле документлар әзерләгән һәм Россия Мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта федерациянең генераль директоры Алексей хәбәр итте, дип яза РБК.
Аның сүзләренчә, эш соңгы этапка җиткән. Федерация паделне мәктәпләрдә физкультураның дүртенче, өстәмә дәресе итеп кертүне күздә тота.
Әлеге спорт турында сылтама аша укый аласыз
Фотолар «Паделтон» падел клубы шәхси архивыннан





Комментарийлар