Көзге каникул графигы билгеле
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына бердәм каникул графигын раслады.
Быелгы уку елында көзге ял 29 октябрьдән алып 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ял вакытында балалар өчен 324 мәктәп базасы лагерьлары оештырылачак. Аларда 13 307 укучы (шул исәптән махсус хәрби операция катнашучылары балалары) ял итәчәк дип көтелә.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар