Ренат Харисның 85 еллык юбилее конференция кысаларында узды
16 нчы октябрь көнне КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» дип аталган фәнни-гамәли конференциянең тантаналы ачылышы үтте. Ул Татарстанның Халык шагыйре Ренат Харисның 85 еллык юбилеена багышланган иде.
Чара Ренат Харисның «Шигырь язган каләм белән…» дип исемләнгән графика күргәзмәсеннән башланды. Конференциянең тантаналы өлешен актлар залында дәвам иттеләр. Иң беренче кунакларны институт директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләде, шагыйрьгә котлау сүзләрен белдреде.
«Ренат Магсумович – Татарстанның халык шагыйре, тәрҗемәче, драматург. Ул Россия күләмендә югары теләкләргә лаек булган шәхесләребезнең берсе», — дип искәртте.
Мәдәният үсешенә керткән кыйммәтле өлешенә, күпкырлы эшчәнлегенә игътибар итеп, шагыйрьгә рәхмәт сүзләрен ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да әйтте: «Ренат Харис – җыр, моңга гашыйк кеше. 150 дән артык җыр, контаталар, романслар ораторияләр авторы. Аның поэмалары буенча опералар языла, балет куела, телефильмнар экранлаштырыла».
Шагыйрьгә җылы котлау сүзләрен ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова да җиткерде. Ул юбилярга «Тел, мәдәният, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» дигән күкрәк билгесен тапшырды: «Сезнең шигырьләрегез әле генә туган балалар күңеленә дә, олы яше җиткән әни- әтиләребез күңеленә дә килеп керә торган серле бер ачкыч. Күңел чыганагыгыз һәрвакыт бай һәм киң булсын, сезгә бик зур рәхмәтлебез».
Шулай ук Ренат Харисны Чуваш Республикасының халык шагыйре һәм якын дусты Валерий Воробьёв (Валерий Тургай), ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ильгиз Халиков, ТР Халыклар Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат котлады.
Конференциянең беренче көне пленар утырыш белән дәвам итте. Ренат Харисның иҗаты буенча төп доклад белән татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина чыгыш ясады. Шулай ук, Мәскәүдән, Чебоксардан, Йошкар-Оладан килгән әдәбият белгечләре үз темаларын тәкъдим иттеләр.
Чара офлайн һәм онлай форматта үтте. Конференция халыкара статуска ия, анда Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән галимнәр катнашты.
17 нче октябрь көнне 2 секция эшләде: «Заманча сәнгать-эстетик стратегияләр һәм милли әдәбият: проблемалар, алымнар,интерпретацияләр», «Туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүдә заманча алымнар». Шул ук көнне конференциянең ябылышы үтте. Текст – Айзилә Мөхәрләмова. Фото – Татар-информ.





Комментарийлар