Россия мәктәп укучылары быел 91 медаль яулады
2026 ел башыннан Россия мәктәп укучылары халыкара фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләр күрсәтә. Быел Россия командалары илгә 91 медаль алып килде. Аларның 64 е – алтын, 26 сы – көмеш, 1се – бронза медаль. Бүләкләрнең 31е иң җитди интеллектуаль ярышларда яуланган.
«Бу – дөньякүләм дәрәҗәдәге биеклекләр. Нәкъ менә укучыларның тырыш хезмәте, педагогларның профессиональлеге һәм ата-аналарның ярдәме фәнгә кызыксынудан якты җиңүләргә, ачышларга һәм чын алгарышка юл салырга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Россия җыелма командаларын интеллектуаль ярышларга әзерләү Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, 2026 елда Россия мәктәп укучылары алты төп һәм сигез арадаш интеллектуаль ярышта катнашкан.
Ярышларда катнашкан Россия командалары составына Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Новосибирск, Волгоград, Самара, Чиләбе, Калининград, Түбән Новгород һәм Липецк өлкәләреннән, Татарстаннан, Удмуртиядән, Мордовиядән, «Сириус» территориясеннән һәм Краснодар өлкәсе укучылар кергән. 2026 елгы олимпиада сезоны декабрь аенда Россия җыелма командасының 23 нче Халыкара яшүсмерләр табигать фәннәре олимпиадасында катнашуы белән тәмамланачак.
Фото – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты.





Комментарийлар