Логотип Магариф уку
Цитата:

«Таян Аллаһка» республикакүләм бәйгесенең публицистика юнәлешендә 1 нче урынны Мамадыш районы мөгаллиме алды

«Таян Аллаһка» республикакүләм бәйгесенең публицистика юнәлешендә 1 нче урынны Мамадыш районы Ш.С. Мостафин исемендәге Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы Ринат Хәйруллин алды.

Исламны беләсеңме?

(Кичә-викторина)

Әлеге кичә-викторина дини агитация алып бару максатын куймый.

Төп максат: Татарстан халыкларының рухи мәдәниятенең бер элементы, дөнья диннәренең берсе булган ислам турында бер бөтен караш формалаштыру. Безнең күп милләтле Татарстан Республикасының барлык кешеләренә ислам, христиан дине турында белү мөһим. Чөнки бу үзара хезмәттәшлеккә, аңлашуга, тынычлыкка ярдәм итә.

Бурычлар:

  • бер атна алдан ислам диненә кагылышлы сораулардан викторина төзеп, укучыларны таныштыру;
  • кичә узачак классны күргәзмә материаллар белән җиһазлау: мәчет, хаҗ кылу күренеше, Кәгъбә ташы сурәтләре;
  • борынгы Коръән китапларыннан күргәзмә;
  • темага кагылышлы әдәбият белән танышу.

Җиһазланыш: ноутбук, колонкалар, азан аудиоязмасы, күргәзмә материаллар.

Кичәнең барышы

  1. Оештыру моменты.

Кичәнең темасын, максат-бурычларын ачыклау. Аудиоязмада азан тавышы ишетелә.

Укытучы. Укучылар, бу сезнең өчен танышмы? Аны кайда ишетәсез? Димәк, бүген сүзебез нәрсә турында булачак? Әйе бик дөрес, бүген ислам дине турында сөйләшәчәкбез.

  1. Төп өлеш.

Укытучының кереш әңгәмәсе:

      Укучылар! Күңел бушлыгын, эч пошу, хәсрәтләнү, тынгысызлыкны бетерә торган бердәнбер юаныч, таяныч ислам динедер. Аны белү, өйрәнү, гыйлем алу, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга тапшырылган дини тәрбия өлгеләрен саклап, балаларына, оныкларына җиткерү – бүгенге көндә гаиләнең төп бурычы булып тора.

Кемдер: «Балага дин кирәкме?» – дияргә мөмкин. Әлбәттә! Кешенең күңеленә «дин» дигән орлыкны салу өчен иң кулай вакыт – балачак, чөнки әле бу вакытта балада саф сыйфатлар өстенлек итә. Балигъ булганчы балада Аллаһыга мәхәббәт формалашкан булырга тиеш. Әгәр без кечкенәдән дөрес тәрбия бирә алсак, бала үзенең динсез вакытын хәтерләмәячәк. Дин аның өчен үзе белән бергә дөньяга килгән һәм үлгәнче алып барасы хакыйкать булып торачак, вә инде ул динсез яшәүне күз алдына да китерә алмаячак.

         Динсез кеше башы-аягы белән дөнья мәшәкатьләренә чумган, аның күңел күзе тоныкланган, фәрештә сыйфатларын хайвани һәм шайтани сыйфатлар күмеп киткән була. Ул үз тормышында нәрсәнеңдер җитмәвен тоя, җаны тыныч түгел, бәргәләнә, ул – әйтерсең лә судан яр кырыена чыгарып ташланган балык. Диннең төп бурычы – баланың югары рухи үсешен тәэмин итү. Рухи үсешнең ачкычы булып Аллаһыны тану тора. Яхшыны яманнан, хәләлне хәрамнан аерып, дөньяви тормыш белән бергә дини тормыш та алып барырлык кеше булып формалашуыгызда бүгенге кичәнең аз гына файдасы тисә дә мин бик шат булыр идем. Илдәге тәртип тә. милләтнең ныклыгы да, гаиләдәге бәрәкәт-иминлек тә кеше дигән адәми затнын әхлагына бәйләнгән. Тәрбия турында сүзнен, идеаль кеше тәрбияләрлек чаралар эзләүнең бер генә гасырда, бер генә чорда да туктап торганы юк. Элегрәк заманнарда бала тәрбиясе белән ата-ана. Нәсел-ыру шөгыльләнсә, сонрак бу гаять четерекле, шәхси эшкә жәмәгатьчелек тә тартыла башлады, аннан инде кеше тәрбияләү дәүләт дәрәжәсенә менгерелде.  Кеше тәрбиясе белән дәүләтләр, жәмгыятьләр шөгыльләнә башлаган көннән, кеше теге яки бу системаның идеология корбанына әйләнде. Шулай итеп, гасырлардан килгән нәсел тәрбиясе өзелде, нәсел тәрбиясе өзелү белән, милли тәрбия кулдан китте, милли тәрбия китү белән, Аллаһ онытылды, адәм баласы Аллаһ тәрбиясеннән китеп, үзе кебек үк тотрыксыз, үзгәрүчән бәндәләр тәрбиясенә, алар тудырган идеологияләргә мохгаж булып калды. Бүгенге көндә кеше тәрбияләү, бигрәк тә бала кешене тәрбияләү турында сүз алып барабыз  икән, алдыбызда торган ике сорауга бик ачык жавап бирергә тиешбез. Беренчесе – баланы кем тәрбияләргә тиеш? Икенчесе – ул тәрбия нинди нигездә булырга тиеш? Әлбттә, Коръән буенча да, борын-борыннан килгән милли яшәешебез буенча да. Баланы дөньяга китергән ага-анасы, гаилә тәрбияләргә тиеш.

Укучыларга тәкъдим ителгән викторина сораулары.

  1. Тарихчы К.Насыйри хәбәр иткәнчә, бу мәчет 1767 елда төзелеп, Әфәнде мәчете дип йөртелә, соңыннан үз акчасына төзеткән сәүдәгәр хөрмәтенә Юныс мәчете дип атала башлый. Аннары ул беренче мәхәллә мәчете булып китә. Бүген бу мәчет нинди исем йөртә? (Мәрҗани.)
  2. Әлмәт шәһәренең бер мәктәбендә күренекле мөселман мөфтие, педагог, укытучы, җәмәгать эшлеклесенең музее ачылган. Кем ул? (Ризаэддин Фәхреддин.)
  3. Халыкта шундый риваять йөри: Гарәбстаннан килгән динчеләр «Чулман агачы» ярдәмендә Болгар ханының чирле кызын терелткәннәр. Нинди агач турында сүз бара? (Каен.)
  4. Аллаһы Тәгалә Илчесенең (с.г.в.) туган елы? (570 (571) елның Рабигуль-әүвәл аенда.)
  5. Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.) туган ел ничек атала һәм ни сәбәпле? (Фил елы. Сәбәбе Коръәндәге «Фил» сүрәсендә аңлатыла.)
  6. Пәйгамбәребез (с.г.в.) балаларының исемнәрен атагыз. (Касыйм, Габдулла, Ибраһим, Зәйнәб, Рукыя, Фатыйма, Өммегөлсем.)
  7. Абыйсы Әбү Талиб белән Пәйгамбәребез (с.г.в.) 12 яшендә кая бара? (Шамга. (Хәзерге Сүрия җирләренә.)
  8. Яшь чагында Пәйгамбәребез (с.г.в.) нәрсә белән шөгылләнгән? (Көтү көткән, сату иткән.)
  9. 25 яшь тулгач Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышында нинди мөһим вакыйга була? (Хәдичәгә өйләнә.) 
  10. Гарәпләрнең бәхәсен чишкәндә һәм үз кулы белән Кара ташны куйганда Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ничә яшь була? (35 яшь.)
  11. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) яраткан төсләрен атагыз. (Ак һәм яшел.)
  12. Әнисе үлгәндә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) ничә яшь була? (6 яшь.)
  13. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бабасының исеме ничек? (Габдулмуталлиб.)
  14. Иң кыска һәм иң озын сүрәләрне атагыз. (Иң кыска сүрә: «Кәүсәр», иң озыны – «Бакара» сүрәсе.)
  15. Намаз кайчан фарыз була башлый? (Мигъраҗ вакытында.)
  16. Коръәни Кәримне яттан белгән кешеләрне ничек атыйлар? (Коръән-хафиз.)
  17. Коръән уку кагыйдәләрен өйрәнгән фән ничек атала? (Тәҗвид.)
  18. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Әбү Бәкер исемле сәхәбәсе белән «Сәүр» дигән тау куышлыгында булганда аларга нинди хайваннар ярдәм итте? (Үрмәкүч тау кушлыгына керә торган урында пәрәвез ясады, күгәрчен тау куышлыгы яныда күкәйләрен салды.)
  19. Тарихта иң бөек доганы нинди пәйгамбәр кылган? (Муса пәйгамбәрнең (г.с.) абыйсы Харунны пәйгамбәр итүен ялварып, Аллаһы Тәгаләгә кылган догасы.)
  20. Кешелек тарихында булган иң озын сәфәр? (Миграҗ.)
  21. Пәйгамбәребез мөәзиненең исеме нинди булган? (Билял ибн Рабах.)\
  22. Тәураттагы беренче сүз нинди булган? (Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим.)
  23. Җир йөзендә иң матур кеше кем булган? (Йосыф.) 
  24. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) һәм өммәтебез өчен фарыз булган беренче намаз. (Өйлә намазы.) 
  25. Кеше яратылган көн. (Җомга көне.) 
  26. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сәхәбәләренең кайсыннан фәрештәләр оялганнар? (Пәйгамбәребез (с.г.в.) кияве – Госман ибн Аффаннан.)
  27. Шайтан кайсы сәхәбәдән курыккан? (Гомәр ибн әл-Хаттабтан.)
  28. Нинди көннәрдә ураза тотарга ярамый? (Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә, тәшрик көннәрендә.)  
  29. Нинди очракларда сул кул белән ашарга ярый? (Суган, сарымсак ашаганда, уң кул белән ашап булмаган очракларда. Ике кул белән ашаганда.)
  30. Кайсы пәйгамбәр тимерче булган? (Давыт галәйһиссәләм.)
  31. Нинди пәйгамбәр балта остасы булган? (Зәкәрия галәйһиссәләм.) 
  32. «Коръәннең йөрәге» дип нинди сүрәне атыйлар? («Йә Син» сүрәсе.)
  33. Коръәннең нинди сүрәсен җомга көнендә укырга кирәк? («Каһф» сүрәсе.)
  34. Фарыз һәм сөннәт нәрсәне аңлата? (Тиеш һәм теләнгән гамәл. Фарыз – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була. Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше кяфер (имансыз) була. Фарыз гамәлләр: ислам диненең хаклыгына ышану, һәркөн биш вакыт намаз уку һ.б. Сөннәт – шундый гамәл, аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шәфәгатенә (яклауына) лаек булмый. Сөннәт гамәлләр: яхшы эшләрне «Бисмилләһ» белән башлау, төчкергәч «Әлхәмдүлилләһ» дип әйтү һ.б.)
  35. Кадер кичәсе нәрсә ул? Аның турында кайсы сүрәдә әйтелә? (Кадер кичәсе – Рамазан аеның изге кичәсе. Ул кичәдә Коръән иңдерелә башлаган. Аның турында «Кадр» сүрәсендә әйтелгән.)

3. Йомгак.

Укучыларның дөрес җаваплары саныннан чыгып, җиңүчеләр ачыклана, истәлек бүләкләре тапшырыла.

Кулланылган әдәбият:

  1. «Шура» дини альманахы №44, Казан, 2024: 53–59 нчы битләр.
  2. «Преподавание истории в школе», журнал, №5 2001 г.

Автор фотосы.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ