Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тарих ачкычы» олимпиада сменасы тәмамланды

«Байтик» комплексында тарих фәненнән «Тарих ачкычы» республика уку сменасы узды. 24 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дәвам иткән чарада Татарстанның 25 муниципаль районыннан укучылар катнашты.

Сменаның төп максаты – мәктәп укучыларын Бөтенроссия олимпиадасының тарих буенча муниципаль этабына әзерләү. Катнашучылар тарихи чыганаклар һәм карталар белән эшләде, эссе язды, үз фикерен җиткерде һәм тикшеренү проектларын яклауда катнашты.

Дәресләрне тәҗрибәле педагоглар, тарих буенча олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары үткәрде. Алар арасында Юрий Лазарев, Софья Боргоякова, Максим Акульчев, шулай ук Югары икътисад мәктәбе, Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Казан федераль университеты студентлары бар иде.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ