Логотип Магариф уку
Цитата:

Апас районында педагоглар өчен республикакүләм семинар узды

Апас районында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары республика семинары узды. Чара ике телле мохиттә мәктәпкәчә белем бирү федераль программасын (ФОП ДО) гамәлгә ашыруга багышланды.

Теоретик блокта билингваль белем бирү системасының заманча методлары каралды. Р.В.Абдуллина (ТР Мәгарифне үстерү институты) ике телдә укыту методикасы турында сөйләде, ә цифрлы дидактика буенча эксперт Д.А. Камалетдинова цифрлы инструментларны һәм традицион иҗади биремнәрне берләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашты — шул исәптән Cosmosea һәм «Трафаретик»УМК мисалында.

Практикада педагоглар берьюлы берничә эш коралы белән танышты: мастер-класслар һәм «Игелек», «һөнәрләр», «Гаилә» һәм «патриотлык» темалары буенча белем бирү эшчәнлеге фрагментлары. 

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ