Логотип Магариф уку
Цитата:

Камчатка – утлы таулар иле

Кавказ, Байкал, Алтай, инде, ниһаять, Камчатка. Психологлар «урта яшь кризисы» дияр, бәлки. Без моны «эштән чыкканчы» ял итү дип атыйбыз. Җәйге ялның атна-ун көнен тау-кыялар, шарлап аккан елгалар, вулканнар янында уздырмасак, ял да итмәгән кебек. Алай гына микән? «Кыргый» шартларда ял итү – елга бер булса да эш, йорт, бала-чага мәшәкатьләреннән арынып, яшь парлар кебек бер-береңне генә кайгыртып яшәү, яңадан ачу, тагын бер кат гашыйк булу мөмкинлеге дә икән әле.

Балалар да ияләште инде. Без быел диңгезгә бармыйбызмыни дип тормыйлар, бездән башка аулакта яшәргә план коралар. Безне ял иттерү – елга бер тапкыр аларның да җаваплылыгы. Йортка күз-колак булып, үз- үзләрен кайгыртып, сеңелләрен тәрбияләп, безне борчымаска тырышып яшәп карау чоры.

Сүз башым Камчатка иде бит. Дөресен генә әйткәндә, мин монда барырга бөтенләй хыялланмадым. Безнең дусларыбызның хыялы иде ул. 

Өстәвенә, иремнең ике тапкыр Камчаткага барып, Сабан туенда батыр калып кайтканы да бар. Узган ел тагын икенче дусларыбыз барып, бу якларга гашыйк булып кайтты. Алтайның Ак-Туру тавына үрмәләгән чагыбыз иде безнең дә. Алты чакрым тауга менгәннән соң, мин инде бернидән курыкмас хәлгә җиткән идем. Әллә нинди көчләр бар икән бит миндә! Ярый ла, киләсе елга Камчаткага барырбыз без дә! Кызган баштан әйтеп салган сүзләр алай тиз тормышка ашар дип кем уйлаган. Дусларыбыз ул чакта Камчаткадан чак очып китте. 7–8 баллык җир тетрәве булды анда, алар киткәч, бер-бер артлы вулканнар атты. Өч балаңны калдырып, нинди йөрәк белән Камчаткага чыгып китәргә кирәк? Кавказ тауларын да «алдык», Байкал бозында да шудык, Алтай табигатендә дә сыналдык. Әмма Камчаткага... Алга китеп шуны әйтим: беренче тапкыр балаларга бездән башка ничек яшәргә туры киләчәген аңлатып, барлык түләүләрне күрсәтеп киттек. Дөнья хәлен белеп булмый...

Яңа ел бәйрәмнәре узуга, безнең белән барасы гаилә – Нәфисә белән Рөстәм – билет сагалый башладылар. Мин әле дә, билетлар булмаса ярар иде, дип теләдем. Камчаткага бару өчен иң кулай вакыт  – июль ахыры, август башы. Мәскәүдән очар өчен билетлар февраль башында сатуга чыкты. Иң арзан бәягә – бару-кайтуга бер кешегә 35 мең сумга – билет алып куйдык. Багажы да кергән, әлбәттә. Җир читенә барганда, үзең белән шактый кием дә җыясы әле.

Билетлар алып бераз вакыт узгач, апрель аенда яшәр урынын эзләр вакыт җитте. Сәяхәтне әнә шулай бүлгәләп түләсәң, җайлырак та, кыйммәт тә түгел кебек тоела. Кунакханәләр эзләп тормадык, экскурсияләргә йөргәндә, шәһәрдән чыгып-кайтып йөрергә уңайлы булсын дип, фатир табып, берникадәр бәясен түләп куйдык. Майда, узган ел барган дуслар киңәше буенча, маршрутны планлаштырып, аңа да акчаның бер өлешен күчердек.  

Чемодан җәй башында ук җыела башлады. Камчаткада, гомумән, таулы җирдә йөрергә треккинг өчен аяк киеме кирәк. Аларга акча кызганмагыз! Буыннарны, тезләрне саклый алар. Тагын чыланмый, җил үткәрми торган ветровкалар, шундый ук чалбар, дождевиклар, черкиләрдән саклый торган челтәр, СПФ-крем, «термо» эчке кием дә чемоданга кереп кунаклады. Һәм әләм! Кайда барсак та үзебез белән Татарстан әләмен йөртәбез.

Мәскәү сәгате белән аерма – тугыз сәгать! Аның каравы башкаладан Петропавловск-Камчатский шәһәренә оча торган рейс төнлә китә, Камчаткага килеп җиткәндә инде кич була. Аэропорттан чыгып бераз гына бардык та беренче фотозонага тукталдык. «Здесь начинается Камчатка» монументы янында фотога төшмәсәк, Камчаткада булганга ышанмаслар да! Елмаегыз!

 

Ап-ак томан эчләреннән...

Фатирга барып урнашканчы йоклар вакыт та җитте. Иртә белән уянганда, без инде җирле вакытка ияләнеп диярлек тордык. Тик... Шәһәр безне томан белән каршы алды. Ун метрдан ары кешене дә танымыйсың, машина номерын да күрмисең. Безнең белән 7 көнен уздырырга тиешле гид Андрей тынычландырырга ашыкты.

– Сезнең алда озатып йөргән туристларга көн саен яңгыр яуды! Ике көн сабыр итсәгез, аязачак. Елгага һәм океанга балык тотарга чыгасы көннәрегез искиткеч булачак, – ди.

Борчылмыйбыз! Ял итәргә килгәнсең икән, үз кәефеңне үзең күтәреп йөрергә кирәк. Бу хакыйкатькә күптән төшендек инде без. Барысы да синең мөнәсәбәттән тора. Бүген безне «Авачинская» бухтасындагы Маячный борыны, «Өч бертуган» кыялары һәм Тын океан көтә! Күреп кенә булса ярар иде...

Маячныйда сөт түккән кебек ап-ак томан. Каядыр томан эченнән акчарлаклар кычкырыша. Бала чыгару чорлары. Томан булмаса, без аларның ояларын да, үзләрен дә, бухтаның каршы як ярын да, борынгы маякны да күрергә тиеш идек. Инде «буш кесә» белән кире борылып киткәндә генә ни арада томан тарала да башлады. Әнә маяк, әнә җилгә ияреп каз кадәр эре акчарлаклар һавага күтәрелә, әнә океан дулкыннары ялап бетергән текә ярлар ачыла! Томан артында качып калган «Өч бертуган» кыялары да калкып чыкты. Өч бертуган егет, океанның ярсу дулкыннарыннан җирне саклар өчен, аларга каршы чыгып баскан, дип сөйли җирле легенда. Әмма явыз көчләр сихер салып, егетләрне таш кыяга әйләндергән. Өч бертуган барыбер үз вазифаларын башкарудан туктамаган. Таш кыя булып та әле дә эре дулкыннарны яралар, океанга каршы торалар.

 

Яңа биеклек

Алтайдагы җиңүләрдән соң безне тауга менү белән аптыратам димә инде. Алай да Верблюд тавына менгәндә, хисләр башка. Аны тау дип тә атап булмый. Ике вулкан арасында кысылып барлыкка килгән экструзия ул. Ә менә өстенә менгәч, берьюлы ике вулкан күренергә тиеш. Тик... Тагын таныш сценарий. Томан. Авырсынмый гына менеп җитсәк тә, Верблюд безгә ачык йөз күрсәтмәде. Андрейның элеккеге фотоларын карап, кайда нәрсә күрергә тиешлегебезне чамаладык. Бәлки ачылыр әле, дип, көтеп тә карадык. Кичә бухтада һава торышының никадәр үзгәрүчән икәнлеген күрдек бит югыйсә. Бу юлы томан таралырга уйламады да.

Аның каравы икенче көнне Горелый вулканы безгә хәерхаһлы булырга маташа бит әле. Көн ап-аяз! Ике кулга ике таяк тотып, кардан атлап, вулканга менеп киттек. Без барган вакытта Камчаткада 6 вулкан атып утыра иде. Әмма берсе дә кешегә зыян китерерлек дәрәҗәдә түгел. Әнә безнең Горелыйга менгәнне Мутновский вулканы күзәтеп тора. Ул да хәзерге вакытта эшләп утыручылардан. Бөтен эше – пар чыгару. Тик кәефе китсә, бөтен парын Горелыйга җибәрә дә, анда менгәч тә, берни күрмәвең бар. Туктап, Андрей ясаган чәйне эчеп, кесәдәге конфетларны капкалап, менүне дәвам итәбез. Куллар, битләр кызып тора. СПФ-кремга рәхмәт, ярыйсы гына саклады безне. Әмма минем кулларның бу кадәр каралганы юк иде әле.

Вулкан итәгеннән безнең белән бергә кузгалган туристларның барысы да өскә кадәр менеп җитә алмады. Һәркем үз хәлен үзе чамалый. Бездән соң ике көн узгач, бер турист шушы Горелыйга менгәндә җан биргән...

Ә без Алтай мәктәбен узган кешеләр! Альпинистлар кебек вак-вак атлап менәбез. Ашыгып хәлдән таюның кирәге юк. Әкрен булса да, максатыңа ирешәсеңне беләсең. Фаяз мине көтеп тора, мин – аны. Тормыш юлы кебек икән. Бер-береңә ышанасың һәм бергәләп максатыңа ирешәсеңне беләсең. Инде көч-хәл белән, унар адым ясаган саен ял итеп, вулканның иң текә урыннарыннан үрмәлисең. Һәм менә, ниһаять, синең хозурга Горелый вулканының кратеры ачыла! Кар сулары эреп, уртасында ук зәңгәрсу күл барлыкка килгән! Мәктәптә география дәресләрендә генә өйрәнгән, берәр вакыт үз күзләрең белән күрерсең дип уйлап та карамаган утлы тауның өстендә үк басып торасың! Шундый җиңүләрдән соң Фаяз белән уртак видеолар яздырабыз. Күңелдәге хисләрдән, шул халәттән туган сүзләр соңыннан, еллар узгач та, шул мизгелләрне яңадан татырга ярдәм иткән кебек була.

 

Аерылганны аю ашар

Вулканнар белән танышкач, Камчатканың хуҗаларын да күрәсе килә башлады. Монда килгән туристларның өч хыялы инде ул: вулканнар, аюлар, косаткалар. Андрей безне Толмачёв һәм «Медвежья чаша» күлләренә алып бара бүген. Анда аюлар җиләк ашарга килә икән. Аюлар очратуның аерым бер урыны да, кагыйдәсе дә юк инде, билгеле. Алар монда хуҗа. Кайда теләсәләр, шунда килеп чыгалар. Елга аша узганда да бер аю балык тотып басып торучы туристлар янына чыкты да зур балык эләктереп агачлар арасына кереп югалды.

Хәзер Камчаткада 24 мең тирәсе аю яши, дип сөйли Андрей. Соңгы вакытта саннары арткан. Нигәдер рәхәттә яши башлаган алар. Әллә һава шартлары килешә инде. Әллә аучылар җитеп бетми. Чыннан да аю аулый белүче аучыларның күбесе МХОга киткән. Шуңа иркенгә чыккан инде алар. Шәһәргә килгән, кешеләргә ташланган аюларны шундук табып юк итәләр. Бер ана аю да баласын кеше ауларга өйрәтеп үстерми. Әмма куркып калган, кеше белән кисәк очрашкан җанвар ташланырга да мөмкин. Кешенең җиңел табыш икәнен аңлап алган аю безнең ишеләрне аулый башларга да мөмкин. Акрын йөгерәбез, теш-тырнагыбыз юк диярлек, каршы торырга көчебез чамалы... Аюлар белән бәйле барлык фаҗигалы очракларда да кеше үзе гаепле, ди безнең гид.

– Бу җирлекне белмәгән гидлар чит шәһәрдән төркемнәр җыеп килә, теләсә кайда тукталып балык тоталар, палатка коралар. Узган ел бер аю яшәгән тау янында ук тукталганнар, аюны да, үзләрен дә видеога төшергәннәр. Бер хатын палаткада үзе генә калган, калган туристлар гейзерларга су коенырга киткән. Аю, палаткага кереп, теге хатынның баш сөяген салдырып алган... – дип, коточкыч хәлләр сөйли.

Без Камчаткада чакта 7 аю күрдек. Барысын да ерактан йә машинадан күзәттек. Иң якыны – 20 метр ераклыкта җиләк ашап йөрүче үсмер аю иде. Иң зурысы – 5 яшьлек җитлеккән, зур аю. Кече гейзерлар үзәнендә ана аю белән ике баласын да күзәттек. Аюларның берсенең дә безгә исе китмәде. Ияләшкән инде алар туристларга. Тамагы тук булса, аңа безнең кирәк юк инде.

 

Балыкчы маҗаралары

Косаткалар белән танышуны соңгы көнгә калдырдык. Дөрес эшләгәнбез! Ачык океанга чыккач күргәннәрдән соң нәрсә генә гаҗәпләндерә алыр икән? 9 сәгатьне суда уздырдык ул көнне. Фаяз да, дуслар да мине сынарга алып чыга. Кичә генә елгага балык тотарга, аюлар карарга барган идек. Үз гомеремдә бер тапкыр да кармак белән балык тоткан кеше түгел мин үзе. Ә монда! Беренче салуда ук балык эләкте. Ул шатлыгымны басып, балыкны элмәктән ычкындырып, яңадан кармакны атуым булды... Тагын берәү! Минекеләр генә түгел, безнең белән бер каекта йөзүче кытайлылар да сөенеште. Телефонда тәрҗемә итә торган кушымтага үз телләрендә нидер сөйлиләр дә тәрҗемәсен миңа күрсәтәләр. «Без сезнең өчен сөенәбез!», «Сезнең белән бер каекта йөзү безнең өчен дәрәҗә» дигән була икән кытай дусларыбыз. Җанашларым.

Инде бүген безне океанда балык тоттырып сыныйлар. Кичәге дәрәҗәне төшерәсе килми, билгеле. Кармакны катердагы 10 кеше берьюлы салдык. Беренче балык тагын минем кармакка чиртә! Беләк кадәрле тәрәч балыгын чак тартып чыгардым. Капитан ярдәм итмәсә, колак кагасы булганмындыр, мөгаен. Аннары тагын тәрәч, камбала балыклары, тагын тәрәч... Мин сөенәм, миннән дә ныграк ирем сөенә. Горурлана! Әстерханга балык тотарга алып барам сине, дип тә ычкындырды әле. Авызыңа бал да май!

Катерның «төп браконьеры» исеме бирделәр миңа, кыскасы. Балык тотарга чыкканда һәр туристка лицензия алалар монда, шунсыз ярамый. Тоткан балыкларның да берничәсен генә кыздырып ашаттылар, калганын кире суга җибәрдек.

Краб-стригун, кызыл балыклардан пешкән уха белән сыйланып океан гизәбез. Безне косаткалар гаиләсе озата. Гаилә башлыгы – карчык косатка, аның кызы, кияве, үсмер һәм бәләкәй оныклары. Гаилә традицияләре шулайрак икән аларның. Бераз ерактарак океанда яшәүче иң зур терлек иясе – кит та фонтан аттыра, койрык болгап суга кереп югала. Анысын күрү чын могҗиза инде! Хәзер кыяларга якынрак килеп сивуч исемле, тюленьгә охшаган җан ияләрен күрсәк, кайтыр юлга кузгалырга да була. Әнә кояшта кызынып, тәгәрәшеп яталар. Катерның борынында ук утырып йөзәбез. Биткә әллә тозлы су чәчри, әллә сирәк күз яшьләре тәгәри.... Кодрәтең киң, дөньяң иркен, мөмкинлекләрең чиксез, Аллам!

Инде күчтәнәчкә кызыл балык, икра, балаларга хикмәт өчен вулкан комыннан беләзекләр алып, юлга кузгалабыз. Тагын килергә насыйп булса, Курил утрауларына җитеп, сөләйман балыгын тотарга, гейзерларның зур үзәнен дә күрербез, бәлки. Гаилә чемоданы яңа истәлекләр белән байый: безне уртак тәэсирләр, яңа серләр, ачышлар берләштерә. Бер-беребезне башкача күрдек, яңача сынадык. Һәм, әлбәттә, яңа хыяллар белән яши башладык. Нәфисә киләсе елга план корып ята инде анда. Насыйп булсын!

Алсу Шакирова

Фотолар авторның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ