Менделеевскида Шүрәлегә багышланган күргәзмә ачылды
16 декабрьгә кадәр Менделеевск шәһәренең Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Кытыклы-мытыклы, яки Шүрәлене сурәтләүнең кыскача тарихы» күргәзмәсе эшләячәк. Керү бушлай.
Экспозициядә Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасына багышланган 12 рәссамның хезмәте тәкъдим ителә. Алар аша тамашачылар XX гасырда әдәби образның сәнгатьтә ничек үзгәрүен һәм төрле авторларның Шүрәлене ничек күзаллавын күрә алачак.
Күргәзмәдә Бакый Урманче, Фәйзрахман Әминов, Байназар Әлменов, Рөстәм Килдебәков, Надир Әлмиев, Михаил Ромадин, Константин Васильев һәм башка рәссамнарның эшләре урын алган. Шулай ук «Шүрәле» поэмасын беренче иллюстрацияләүчеләрнең берсе булган, «Б.Э.» монограммасы белән билгеле рәссамның хезмәте дә тәкъдим ителә.
Проект Тукай әсәрен бизәү тарихы аша Россия китап графикасының үсешен күрсәтә. Экспозиция рус авангарды чорыннан алып «Хрущёв җепшеклеге» дәвере сәнгатенә кадәрге чорны колачлый.
«Кытыклы-мытыклы» күргәзмәсе 2026 ел дәвамында Татарстан буйлап сәяхәт итә. Элегрәк аны Милли китапханәдә, Казан аэропортында, Галиәсгар Камал исемендәге театрда, Чаллыдагы «КАМАЗ» мәдәният сараенда, Әлмәттәге «Алмет» җәмәгать үзәгендә һәм Түбән Каманың яшь тамашачы театрында күрсәттеләр.
Проект Габдулла Тукай әдәби музее, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә, ТР Милли музее, ТР Сынлы сәнгать музее һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә әзерләнгән.
Фото: ТР «Алдынгылар хәрәкәте» матбугат хезмәте





Комментарийлар