Инженерлык хакатоны узды
19 ноябрьдә Буа шәһәренең 2 нче лицеенда Төбәкара инженерлык хакатоны узды. Ул 2026-2027 уку елларында сәләтле балаларга ярдәм итү максатыннан оештырылучы төп чараларның федераль исемлегенә кертелгән.
Ярышта Татарстан Республикасыннан, Ульяновск шәһәреннән, Санкт-Петербургтан һәм Оренбург өлкәсеннән килгән командалар катнашты. Хакатонда катнашу өчен барлыгы 38 команда гариза биргән. Алар 114 укучыны берләштерде.
Дистанцион этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар очрашты. Анда укучылар инженерларча фикерләү, иҗадилык һәм гадәти булмаган мәсьәләләрне хәл итә белүдә көч сынаштылар.
Ярышлар өч юнәлеш буенча узды: «Гайкадан винтка кадәр», «Айны колонизацияләү — фантастикамы, әллә чынбарлыкмы?», «Биохимик патруль». Хакатон яшь инженерлар өчен тәҗрибә уртаклашу, техник күнекмәләрне үстерү һәм үз сәләтләрен күрсәтү мәйданчыгына әверелде.
Фотолар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан.





Комментарийлар