ВИЧ турында яшүсмерләр белән сөйләшү
Татарстан Республикасының балаларны савыктыру лагерьларында яшүсмерләр өчен ВИЧ-инфекциясен профилактикалау максаты белән махсус тренинглар узды.
Очрашуларны «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУның медицина психологы, «НЕСТРАШНО» («Куркыныч түгел») хәйрия фондына нигез салучы Светлана Изамбаева уздырды.
Тренингларда барлыгы 198 яшүсмер катнашты.
Белгечләр катнашучыларга гади һәм аңлаешлы телдә ВИЧ турында сөйләде.
Мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынды.





Комментарийлар