Йөз баллы нәтиҗә
Быел Татарстанда БДИда йөз баллы 470 нәтиҗә теркәлгән. Аларның 240 ы Казандагы мәктәп укучыларыныкы.
БДИны барлыгы 23 меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Рус теленнән уртача балл 66,76 га кадәр үскән, профильле математикадан күрсәткеч 71,8 гә кадәр арткан, база математикасыннан уртача билге 4,32 тәшкил итте.





Комментарийлар