Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия мәгърифәт министрына сорау

Бөтенроссия ата-аналар җыелышы алдыннан «МАКС» милли мессенджерында «Министрга ата-аналар соравы» («Родительский вопрос министру») чат-боты эшли башлады.

Россия төбәкләреннән ата-аналар Россия Федерациясе мәгърифәт министры Сергей Кравцовка балаларны укыту һәм тәрбияләү, мәгариф системасын үстерү һәм гаиләләр өчен башка актуаль темалар буенча сорауларын юллый ала.

Бу сораулар Бөтенроссия ата-аналар җыелышында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы белән ачык әңгәмәнең нигезе булачак. Җыелыш 8 сентябрьдә сәгать 11:00 дә II Бөтенроссия ата-аналар комитетлары һәм берләшмәләре съезды кысаларында уза һәм бөтен илдән ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерәчәк.

Сергей Кравцовка сорауны «МАКС» мессенджерындагы «Министрга ата-аналар соравы» чат-боты аша бирергә мөмкин.

Ата-аналар үзләрен борчыган темалар турында сөйли, тәкъдимнәре белән уртаклаша һәм турыдан-туры ведомство башлыгы белән фикер алышырга теләгән сорауларны билгели ала.

Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ