Казан укучылары робототехника буенча дөнья чемпионатында призлы урын яулады
6–9 августта Кытай башкаласы Пекинда робототехника буенча дөньяның иң дәрәҗәле ярышларының берсе — Robot-Challenge чемпионаты узды. Анда дистәләгән илдән яшь инженерлар катнашты. Татарстанны Казанның «Мейкерлык лабораториясе» (MakerLab) робототехника һәм технология иҗаты клубында шөгыльләнүче укучылар тәкъдим итте.
Казан делегациясе составында – 10 яшь инженер.
Беренче дәрәҗәдәге призерлар: «Тимер сандугач» проекты (авторы – Муса Яхин), «МеталлИнспектор» эшләнмәсе (авторлары – Владислав Озерин белән Александр Романов.)
Икенче дәрәҗәдәге призерлар: AirPorter (Станислав Парамонов, Илья Карякин һәм Артур Сабирҗанов), RoboGuide (Данияр Акчурин, Данияр Әхмәдов һәм Мурад Мингазов ), DeltaLab проекты (Аскар Багавеев).
Чемпионатта Татарстан башкаласының алты мәгариф учреждениесеннән укучылар катнашкан. Алар арасында Лицей — инженер үзәге, 5 нче лицей, КНИТУ-КАИның инженер лицее-интернаты, КФУның IT-лицее, Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназия һәм «СОлНЦе» махсус олимпиада мәктәбе-интернаты да бар.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар