Логотип Магариф уку
Цитата:

2027 елның гыйнварыннан ясалма фәһем буенча укытачаклар

2026/27 уку елының икенче чирегеннән үк пилот мәктәпләрнең 5–11 сыйныф укучылары өчен «Ясалма интеллект һәм мәгълүмати куркынычсызлык» программасы буенча дәрестән тыш шөгыльләр үткәрә башлаячаклар.

Гыйнвардан исә әлеге курсны илнең барлык мәктәпләренә таратырга ниятлиләр. Дәресләр мәҗбүри булачак һәм, «Мөһим нәрсәне сөйләшү» («Разговоры о важном») дәресләре кебек үк, мәктәп расписаниесенә кертеләчәк.

 

Программа укучыларга ясалма фәһемнең эш принциплары, шулай ук аның фән, экология, медицина, мәгариф һәм сәнәгатьтә кулланылышы турында тулы караш бирергә тиеш. Моннан тыш, балаларны ясалма интеллект технологияләреннән куркынычсыз файдаланырга өйрәтәчәкләр. Укытучыларны яңа предметны укытырга әзерләү инде башланган. «Укытучы эшендә ясалма интеллект» дигән квалификацияне күтәрү программасын 250 мең укытучы узачак.
Фото һәм чыганак – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ