Бәйге җиңүчеләрен билгеләделәр
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия тәрбиячеләре» XIV Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова 11 номинациядә җиңүчеләрне бүләкләде.
«Уңышлы тәрбияче» – Гөлчирә Шәйхетдинова (Мамадыш шәһәренең 10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасы).
«Яшь профессионаллар» – Елена Ибраһимова (Әлмәт шәһәренең 2 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасы – Баланың сәләтен үстерү үзәге).
«Мәгариф оешмасының иң яхшы профессионалы» – Алиса Самойлова (Казан шәһәренең 355 нче балалар бакчасы) һәм Гүзәл Вәлиуллина (Яр Чаллы шәһәренең 98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасы – Баланы үстерү үзәге).
«Уңышлы җитәкче» — Эльвира Газизова (Яр Чаллы шәһәренең 129 нчы «Карсылу» балалар бакчасы).
«Остазлык» – Эльвира Шагалиева (Яр Чаллы шәһәренең 82 нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы) һәм Люция Миңнуллина (Казан шәһәренең 113 нче балалар бакчасы).
«Инклюзив мәктәпкәчә белем бирүне гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәсе» – Ландыш Аглиева һәм Гөлнара Гыйләҗева (Яр Чаллы шәһәренең 96 нчы «Зирәккәй» балалар бакчасы).
«Россия халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуның иң яхшы тәҗрибәсе» – Эльвира Даутова (Яр Чаллы шәһәренең 109 нчы «Курай» балалар бакчасы).
«Иҗади педагог – иҗади балалар» – Роза Муллагалиева (Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы «Незабудка» балалар бакчасы).
Фотолар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.





Комментарийлар