Гаилә турында сөйләшү — киләчәк турында уйлану
Демография саннардан гына тормый. Һәр сан артында — аерым гаилә, баланың тууы яки тумауы, яшьләрнең киләчәккә карашы, әти-әниләрнең мөмкинлеге һәм җәмгыятьнең гаиләгә мөнәсәбәте. Татарстанда гаилә һәм демография мәсьәләләрен фәнни өйрәнү белән шөгыльләнүче белгечләр дә бүген нәкъ менә шул сорауларга җавап эзли. Гаилә — җәмгыятьнең иң борынгы һәм иң мөһим институтларының берсе. Аның хәле җәмгыятьнең бүгенге тормышын гына түгел, иртәгәсен дә билгели. Шуңа күрә демография мәсьәләсе турында сөйләшкәндә, сүз коры статистика турында гына бармый. Сүз балалар турында, ата-ана турында, гаилә кыйммәтләре турында бара.
ТФ академиясенең Гаилә һәм демография үзәге дә шушы юнәлештә фәнни һәм фәнни-методик эш алып бара. Үзәкнең төп максаты — республикада гаилә социаль институтына һәм демографик үсешкә кагылышлы дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыруны фәнни яктан тәэмин итү. Бу эш фәнни тикшеренүләр, социологик хезмәтләр һәм мәгариф өлкәсендәге эшчәнлек белән бәйле.
Демография — җәмгыятьнең көзгесе
Бүген демографик вәзгыять аерым игътибар таләп итә. Үзәк белгечләре китергән мәгълүматларга караганда, XXI гасырның соңгы ике дистә елында Россиядә халык санының кимү процессы күзәтелә. 2016 елдан башлап туучылар саны даими рәвештә кими бара. 2023 елда Россиядә гомуми туучылык коэффициенты 1,41 тәшкил иткән. Татарстанда исә бу күрсәткеч 1,45 булган. Нормаль халык үсеше өчен әлеге күрсәткеч 2дән ким булмаска тиеш. Бу саннарга гына карап нәтиҗә ясау җиңел. Әмма аларның һәрберсе артында кеше язмышы тора. Ни өчен яшьләр гаилә корырга ашыкмый? Ни өчен кайбер гаиләләр бер бала белән генә чикләнә? Күпбалалы гаилә булу бүген нәрсәне аңлата? Гаиләгә икътисади шартлар ничек тәэсир итә? Җәмгыятьнең гаиләгә мөнәсәбәте үзгәрәме?
Гаилә һәм демография үзәге белгечләре нәкъ менә шундый сорауларга фәнни җавап эзли. 2024 елның Россиядә Гаилә елы итеп игълан ителүе дә бу теманың җәмгыять өчен никадәр мөһим булуын күрсәтте. 2025 елдан «Гаилә» илкүләм проекты тормышка ашырыла башлады. Димәк, гаиләне ныгыту, балалар туу өчен уңай шартлар булдыру һәм демографик үсешне тәэмин итү дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе булып кала.
Гаиләне саннар аша гына аңлап булмый
Гаилә һәм демография үзәгенең эш юнәлешләре шактый киң. Биредә гаилә социологиясе һәм демография өлкәсендә фәнни тикшеренүләр үткәрелә, республикадагы демографик процесслар даими күзәтелә, социологик тикшеренүләр һәм экспертизалар оештырыла. Белгечләр дәүләт сәясәтенең гаилә һәм демография өлкәсендәге чараларын фәнни-методик яктан тәэмин итү белән дә шөгыльләнә. Үзәкнең тагын бер мөһим юнәлеше — фәнни мәгълүматларны туплау. Социологик һәм демографик мәгълүматларның бердәм архивын булдыру киләчәктә җәмгыятьтәге үзгәрешләрне тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Бүген галимнәрне гаилә тормышының төрле яклары кызыксындыра. Икътисади һәм социаль факторларның гаилә институтына йогынтысы, демографик сәясәт чараларының нәтиҗәлелеге, ялгызлыкның гаилә үзгәрешләренә тәэсире – тикшеренүләрнең төп темалары арасында.
Татар гаиләсе нинди үзгәрешләр кичерә?
Үзәк белгечләре аеруча татар һәм мөселман гаиләләренең үзенчәлекләрен, алардагы хәзерге тенденцияләрне өйрәнә. Бу – безнең өчен аеруча кызыклы юнәлеш. Чөнки гаилә һәр җәмгыятьтә бер үк калыпта яшәми. Аның кыйммәтләре, гаилә кору традицияләре, бала тәрбияләү үзенчәлекләре мәдәният, дин, яшәү рәвеше һәм заман таләпләре белән тыгыз бәйләнгән.
Бер бала тәрбияләүче әниләрнең репродуктив тәртибе дә аерым өйрәнелә. Галимнәр мондый гаиләләрнең нинди стратегияләр сайлавын, күбрәк бала табуга нинди киртәләр булуын ачыкларга тырыша.
Күпбалалы гаилә дә үзәкнең актуаль тикшеренү темаларының берсе. Бүген күпбалалылык җәмгыятьтә мөһим социаль юнәлеш һәм стратегик ориентир буларак карала. Әмма күпбалалы гаиләнең реаль тормышын аңлау өчен статистика җитми. Аның көндәлек мәшәкатьләрен, ихтыяҗларын, балалар тәрбияләүдәге тәҗрибәсен гаиләләрнең үзләреннән ишетергә кирәк.
Шуңа күрә белгечләр фокус-төркемнәр үткәрә. 2026 елның 27 маенда Казанда, 25 июньдә Баулыда күпбалалы әниләр белән фокус-төркемнәр оештырылган. 20 майда Казанда «Замана гаиләсе: иминлек тенденциясен формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл дә узган.
Гаилә — киләчәкнең нигезе
ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгенең фәнни хезмәткәре Динара Гыймадиева тәкъдим иткән материалдан күренгәнчә, бүген гаилә мәсьәләсе - демография белән дә, социология белән дә, икътисад һәм дәүләт сәясәте белән дә бәйле.Ә иң мөһиме – гаилә турындагы сөйләшү кешенең үзеннән башлана.
Бер гаиләнең бала алып кайту турында кабул иткән карары гади шәхси сайлау кебек күренергә мөмкин. Әмма меңләгән гаиләнең шундый карарлары илнең демографик күрсәткечләрендә чагыла. Шуңа күрә демографияне өйрәнү – киләчәкне бүгеннән аңларга омтылу ул.
Гаиләнең хәле яхшы булса, җәмгыятьнең дә киләчәге өметлерәк. Ә гаиләне саклау һәм ныгыту өчен, иң элек аны тыңларга, аның проблемаларын күрергә һәм яшьләрнең нинди шартларда гаилә корырга теләвен аңларга кирәк. Гаилә турында фән сөйләгәндә дә, ахыр чиктә, сүз кеше турында бара. Ә кеше язмышы — теләсә кайсы статистикадан мөһимрәк.
Фото: ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге





Комментарийлар