Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар йортында Авыл укытучыларын котлаячаклар

2 октябрьдә Казан шәһәренең яңа ачылган Укытучылар йорты бинасында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәчәк. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырачак.

2 октябрьдә Казан шәһәренең яңа ачылган Укытучылар йорты бинасында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтәчәк. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырачак.

Бу көннәрдә Укытучылар атналыгы бара. Укытучы көне уңаеннан төрле чаралар үтә. «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2026» бәйгесе – шундый чараларның берсе. Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә быел 13 нче тапкыр оештырылды. Узган елгы җиңүче Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман мәктәбе укытучысы Алмаз Җиһаншин иде. Йомгаклау туры да традицияләрне дәвам итеп, Кошман төп мәктәбендә үтте. Анда өченче турга узган мөгаллимнәр жюри алдында көч сынашты.
 
Белешмә: Быел бәйгедә катнашу өчен Татарстанның төрле районнарыннан 265 гариза кабул ителде.

Беренче этапта катнашучылар тәкъдим ителгән темаларның берсе буенча иҗади эш әзерләп җибәрде. Аларга «Авыл мәктәбе: кичә, бүген, иртәгә», «Минем дәрес»: авыл укытучысы язмалары, «Минем сыйныф»: сыйныф җитәкчесе тормышы кебек темалар тәкъдим ителде.

Икенче этапта катнашучылар жюри игътибарына үзләренең педагогик эш тәҗрибәсен чагылдырган видеороликлар тәкъдим итте.

Шушы сынау нәтиҗәләре буенча Апас, Питрәч, Сарман, Балтач, Әлки, Азнакай, Актаныш һәм Кукмара районнарыннан 8 укытучы һәм 4 тәрбияче финалга чыкты. Конкурста катнашучыларның ачык дәресләрен, мастер-классларын өч төркемгә бүленеп эшләүче жюри бәяләде. Аларны Татарстанның халык укытучылары – жюри рәисе, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Рәсимә Шәмсетдинова һәм Казан шәһәренең Мактаулы гражданы Камәрия Хәмидуллина, ә тәрбиячеләр төркемен шул ук институттан өлкән укытучы Рузилә Абдуллина җитәкләде.

«Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе» республика һөнәри осталык бәйгесе мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларның иҗади активлыгын үстерү, алдынгы һәм инновацион алымнарны куллануга омтылышын арттыру, укыту һәм тәрбия бирү нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан үткәрелә.
 

Җинүчеләрне бүләкләү тантанасы сәгать 12.00дә Казан шәһәренең Подлужная урамы, 49А адресы буенча урнашкан яңа Укытучылар йортында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ