Ясалма фәһем һәм ислам
Ясалма интелектның һәр өлкәдә кулланылыш даирәсе киңәя бара. Хәтта дини соравы булганнар да җавапны китаптан түгел, виртуаль дустыннан сорый икән. Динебез моңа ничек карый?
Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН,
«Туган авылым» мәчете имамы
Ясалма интеллект «акыл» дип аталса да, дин буенча аны акыл дип кабул итә алмыйбыз. Кешенең акылы җанында бит. Ә ясалма фәһем кешенең эшчәнлеге продукты бит: билгеле бер системага, мантыйкка нигезләнгән программа. Ясалма акылның җаны юк. Программа әхлакның, гөнаһның, хиснең нәрсә икәнен белми, җаваплары булмаган сораулар да әле байтак. Хәл белешеп, утырып сөйләшүебез дә мәгънәсез. Шуңа күрә беренче чиратта эшебездә, фикер туплаганда аның ярдәме кешене алыштыра алмавын аңларга кирәк. Без аны инкяр да итмибез, әмма бар эшне аңа ышанып тапшыра да алмыйбыз.
Текстлар турында. Бу инструментны үз эшчәнлегеңдә куллануны динебез тыймый. Әмма һәрвакыт эчке контроль булырга тиеш. Ясалма акыл ясаган текстларны үзеңнеке итеп куллансаң да, аның файдасы юктыр. Текстны язу яисә аны уйлап сөйләү ул – синең акыл эшчәнлегең. Әгәр аны синең өчен кемдер эшләп бирә икән, бу очракта синең өчен үсеш булмаячак. Сөйләм телең үсми, фикерләвең үсми. Әгәр дә инде вакытың юк икән, кулланырга ярый, әмма үсәсең килә икән, бу очракта үз акылың белән шөгыльләнергә кирәк.
Моның әхлакый ягы да бар бит. Чамалап кулланырга тиешбез. Бер караганда, үзеңнең эшең итеп күрсәтсәң дә, ахыр чиктә туры аралашудан соң, башкаларга үзеңнең бернигә дә яраклы түгеллегең аңлашыла бит инде, үз хезмәтең булмавын аңлыйлар.
Ясалма акыл белән эшләгән әйберне нейрочелтәрнеке дип күрсәтергә кирәк. Аның бит кануны да бар күрсәтергә тиешле. Бу канунны дин дә тулаем яклый. Алдаларга ярамый. Моны балаларга аңлату аеруча мөһим.
Сурәтләр турында. Ясалма акыл ясап биргән рәсемдә гаурәтләр, бозыклык сурәтләнсә, гөнаһы сиңа булачак: синең сорау буенча ясады бит, син кабул итеп алдың. Фотосурәтләрне терелтүнең дә зыяны юк.
Үземнең ясалма акылны бөтенләй кулланганым юк. Сорау биргәндә дә, вәгазьләргә әзерләнгәндә дә, текстлар язганда да. Мин аңа ышанып бетмим, әлегә ул камил түгел. Дини тәрбия турында сүз барганда хаталану килешми.
Исеңдә тот:
Ясалма фәһем синең кушуың буенча гөнаһлы әйберләр ясамасын. Яхшы әйбер ясасын. Аның өчен син җавап бирәсең. Начарлыкта куллансаң, гөнаһы да сиңа булачак.





Комментарийлар