Логотип Магариф уку
Цитата:

2017 елда республика мәгариф системасында нинди яңалыклар көтелә?

УЗГАН 2016 ЕЛДА РЕСПУБЛИКАБЫЗНЫҢ СОЦИАЛЬ-ИКТИСАДЫЙ ҮСЕШ СТРАТЕГИЯСЕН ГАМӘЛГӘ КУЮГА НИГЕЗ САЛЫНДЫ. ИҖАДИ МӨМКИНЛЕКЛӘР, КЕШЕ КАПИТАЛЫ ҮСЕШЕ ТӨБӘКНЕҢ ИКЪТИСАДИ ТОТРЫКЛЫЛЫГЫН БИЛГЕЛӘҮДӘ ТОРГАН САЕН ЗУРРАК...

УЗГАН 2016 ЕЛДА РЕСПУБЛИКАБЫЗНЫҢ СОЦИАЛЬ-ИКТИСАДЫЙ ҮСЕШ СТРАТЕГИЯСЕН ГАМӘЛГӘ КУЮГА НИГЕЗ САЛЫНДЫ. ИҖАДИ МӨМКИНЛЕКЛӘР, КЕШЕ КАПИТАЛЫ ҮСЕШЕ ТӨБӘКНЕҢ ИКЪТИСАДИ ТОТРЫКЛЫЛЫГЫН БИЛГЕЛӘҮДӘ ТОРГАН САЕН ЗУРРАК ӘҺӘМИЯТКӘ ИЯ БУЛА БАРА. БУ ИСӘ ҮЗ ЧИРАТЫНДА МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ МАКСАТЧАН ҺӘМ ДӘВАМЛЫ ОЕШТЫРЫЛУЫНА НИГЕЗЛӘНӘ.


 

ТР президенты Р.Н.Миңнеханов 2016 елда Дәүләт Советына юлламасында билгеләп үткәнчә, бүген мәктәпләрдә һәр укучыга сыйфатлы белем бирүнең гомуми дәрәҗәсен яхшырту мәгариф өлкәсендә уртак бурычыбыз булып тора. Ул төп өч юнәлештә: мәгариф оешмаларын кадрлар белән тәэмин итүне, белем бирү технологияләрен, инфраструктура үсешен камилләштерү юнәлешләрендә гамәлгә ашырыла һәм 2017 елга мәгариф өлкәсендәге төп максат-бурычларыбызны билгели.


ТР Премьер-министр урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов 2016 елның ахырында үзенең ТР Дәүләт Советы утырышындагы чыгышында билгеләп үткәнчә, узып киткән ел муниципаль районнар белән эшлекле элемтәдә яңа алымнар булдыру, идарә органнарына кадрлар сайлау һәм билгеләп кую, педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен тәэмин итү, өстәмә белем бирү һәм сәләтле балалар белән эшләүнең яңа формаларын булдыру, балалар хәрәкәте эшчәнлеген камилләштерү, һөнәри әзерлек өлкәсендә халыкара стандартларны гамәлгә кую механизмнарын җайга салу ягыннан аеруча нәтиҗәле булды.


 

Мәгариф өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү


Мәктәпкәчә һәм гомуми урта белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую педагогик кадрларның һөнәри әзерлегенә зур таләпләр куя. Республикабызда Укытучының һөнәри үсеш моделе булдырылды, һәм анда һөнәри осталыкны билгеләүнең педагогик стандартларга җавап бирә торган 5 юнәлеше аерып күрсәтелде. Бу – уңышлы әйдәп баручы, актив граждан, компетентлы педагог, җаваплы остаз, заманча алымнар кулланып эшләүче гамәли хезмәткәр. Әлеге компетенцияләргә теге яки бу дәрәҗәдә республикабызның һәр укытучысы ия булырга тиеш.


2017 елда укытучылар әзерләүнең сыйфатын яхшырту һәм һөнәри үсешен тәэмин итүдә моңа кадәр гамәлдә булган проектлар дәвам иттереләчәк һәм яңалары тормышка ашыралачак. Шул уңайдан мәгариф идарәсе җитәкчеләрен, мәктәп директорларын, директор урынбасарларын төрле дәрәҗәдәге программалар буенча укыту планлаштырыла. «Уңышлы мәктәп», «Иң яхшы директор», «Укытучы-мастер», «Укытучы-остаз», «Укытучы-эксперт», «Иң яхшы методист», «Иң яхшы тәрбия һәм өстәмә белем бирү хезмәткәре» һ.б. грантларга конкурсларны дәвам иттерү күз алдында тотыла.


Гамәлдә булган проектлар нигезендә мәктәп тәмамлаучы яшьләрне укытучылар әзерли торган вузларның мәгариф өлкәсендә аеруча ихтыяҗ булган белгечлекләр бирә торган бүлекләренә укырга кертү, диплом алгач, үз районына кайтып эшләвен матди тәэмин итү тормышка ашырылачак.


Татар телендә белем бирә торган белгечләрне, шул исәптән башлангыч сыйныф укытучыларын һәм балалар бакчасында татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр әзерләүне матди тәэмин итү каралган. Һөнәри белем бирү өлкәсендә кадрлар әзерләүнең сыйфаты бердәм таләпләргә нигезләнеп оештырылачак. Моңа эш белән тәэмин итүчеләр дә җәлеп ителәчәк.


Милли мәгариф үсеше


2016 елда республика Хөкүмәте тарафыннан «Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе» кабул ителде, аны гамәлгә куюның чаралар исемлеге билгеләнде. 2017 елда Концепцияне гамәлгә куюның «Юл картасы» нигезендә эш программаларын яңарту, барлык юнәлешләр өчен дә яңа буын дәреслекләр чыгару планлаштырыла. Төп игътибар программаларны да, дәреслекләрне дә катлаулы тел материалыннан азат итүгә, телне аралашу чарасы буларак укытуга биреләчәк. Яңа стандартлар нигезендә төзелгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү дәвам итә. 50 дәреслек бу исемлеккә кертелүгә әзер. Рус телендә аралашучы балалар өчен яңа буын «Сәлам!» дип исемләнгән укыту-методик комплекты эшләнде. Аны мәктәпләрдә сынап карау дәвам иттерелә.


Республика белем бирү оешмаларында дәүләт телләрен сыйфатлы укытуга мотивлаштыру өчен махсус грант булдырылды. Туган телдә уңышлы белем бирә торган укытучылар грантлар ота алачак.


Туган телләр буенча республика олимпиадалары, татар теле һәм әдәбиятыннан, рус теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада, «Илһам» яшь язучылар бәйгесе, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү эше дәвам иттерелә. Республика олимпиада үзәгендә ачылган ел дәвамында эшли торган «Дуслык» лагере «Сириус» федераль белем бирү үзәге дәрәҗәсендәге оешма булачак һәм ул сәләтле балар белән эшләү, әлеге юнәлешә укытучыларның квалификациясен күтәрү үзәге булып әвереләчәк.


Белем бирү технологияләре һәм сәләтле балалар белән эш


Уку-укыту, тәрбия бирү технологияләрен камилләштерү бәрабәренә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүгә ирешү – республика җитәкчелегенең һәрвакыт игътибар үзәгендә. Белем бирүнең барлык баскычларында да тәрбия бирү 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә һәм Татарстанда тәрбия бирүнең үсеш стратегияләре нигезендә башкарылачак.


2017 елда һәр муниципаль район һәм мәктәп тәрбия эше белән идарә итүнең бердәм моделе һәм стандартлар буенча эшләячәк. Балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, аларга җәмгыятьтә үз урынын табарга булышу министрлыкның төп эш юнәлешләренең берсе булачак. Республика президенты йөкләмәсе буенча әлеге юнәлеш, милли мәгариф үсеше мәсьәләләре белән беррәттән, Мөслим районында узачак август педагогик киңәшмәсенең төп темасы буларак билгеләнде.


Сәләтле балалар белән эшнең төрле формалары бар. Шуларның берсе – предмет олимпиадаларында катнашу. Ел яңалыгы буларак, Россия күләмендә уздырыла торган информатика һәм физикадан олимпиадаларның йомгаклау туры Татарстанда узачак. Республикада беренче тапкыр «Ачылыш» Халыкара проектлар олимпиадасы уздыру планлаштырыла.


Һөнәри белем бирү өлкәсендә яңа технологияләрне гамәлгә кертү уңаеннан, республикада эшче көчләр әзерләү юнәлешендәге ресурс үзәкләре үз эшен дәвам иттерәчәк, яңа ресурс үзәкләре булдырылачак. Ел башында федераль программа нигезендә Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә тагын 2 технопарк ачылачак. Быел биш мең ярым укучы, сынап карау проекты нигезендә, WORLDSKILLS стандартлары буенча әзерләнгән форматта имтихан тотып, 15 юнәлештәге профессия буенча йомгаклау аттестациясе узар дип көтелә.


Эш белән тәэмин итә торган берләшмәләрнең иң зурларыннан «Нижнекамскнефтехим», «ТАНЕКО» һәм КАМАЗ акционерлык җәмгыятьләре белән берлектә Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә «ИнноКам» заманча технологияләр үзәге җирлегендә урта һөнәри уку йортларының чыгарылыш курс укучыларына авыл хуҗалыгы һәм энергетика белгечлекләре буенча сынап карау рәвешендә квалификация сертификациясе уздыру гамәлгә керәчәк.


ТР Президенты теләктәшлеге белән укытучыларга бүлеп бирелгән компьютерларны яңарту 2017 елда да дәвам итәчәк.


Инфраструктураны камилләштерү


Инфраструктура үсеше программасын эзлекле дәвам итү һәр муниципаль районда белем бирү барышын нәтиҗәле оештырырга ярдәм итәр дип көтелә.


2017 елда белем һәм тәрбия бирү оешмалары биналарына капиталь ремонт уздыру махсус план нигезендә дәвам иттереләчәк.


Авыл җирлегендәге мәгариф оешмаларында укучыларның физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүенә шартлар тудыру, яңа спорт корылмалары төзү максатчан рәвештә гамәлгә ашырылачак.


Казанда – 1224 урынга; Чаллыда – 1224; Арча районында 500 урынга исәпләнгән яңа белем бирү оешмасы биналары төзү планга кертелгән.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына нигезләнеп, Сания ӘХМӘТҖАНОВА әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ